Туганайлар

Әгәр миңа йолдыз тоттырсалар…

Зәңгәр күк йөзе, якты кояш нурлары, ел вакытына карап төсен үзгәртеп торучы үсемлекләр дөньясы… Шушы матурлыкны бөтен барлыгы белән күрә, тоя алуыбыз белән бәхетле без. Кызганычка каршы, бу мөмкинлек бар кешегә дә бирелмәгән. Арабызда күрү сәләтеннән мәхрүм булган бик күпләр яши. Дөньяны алар безнең кебек маңгай күзе белән түгел, ә...

Әтисе Иван, әнисе Зөлфия өчен яратып, көтеп алынган бала ул. Сабыйлары тиешле сроктан күпкә иртә дөньяга килгәч, елый-елый, Ходайдан аңа исәнлек сорап, яшәп китә алсын иде дип телиләр. Бары бер кило өч йөз грамм авырлыкта гына туган сабый колпак астына урнаштырыла. Гомере саклап калынса да, күпмедер вакыттан баланың күрмәве билгеле була. Медицина документларын яңадан күтәреп караганнан соң, кислород бирүнең аның күзләренең челтәр катлавы пешүгә китергәнлеге ачыклана. Сүзем Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Альбина Абрамова турында. Көзге каникул көннәрендә ул әтисе белән редакциябездә кунак булып китте.
Кызыбыз шат күңелле, олыларча фикер йөртә торган бала булып үсте, ди әтисе. Ничек тә башкаларга авырлык китермәскә тырышты. Теләсә кайсы бала белән уртак тел табып, бик җиңел аралашты. Бер вакытта да кимсенмәде, үзен ким тоймады. Үз дөньясына бикләнмәсен дип, бәләкәйдән үк кеше арасына алып чыгарга тырыштык. Кая барсак та, үзебез белән алдык. Үзен һәркайда иркен тотуын, "самостоятельный" булуын теләдек. Без аны күрми дип кабул итмибез. Киресенчә, барлык гадәти семьялардагы кебек үк тулы канлы тормыш белән яшибез: өйдә үзенә эшләр дә кушабыз, бергәләп китаплар укыйбыз, фильмнар карыйбыз. Альбина үзе чәйләр куя, ашарга әзерли. Савыт-сабаларны юып урнаштыра. Ул - тормышыбызның яме, мәгънәсе.
Әти кешенең кызы турында шулай яратып сөйләвенә чын күңелдән сокланып утырдым мин.
Альбина башта Түбән Камадагы реабилитация үзәгенә йөреп укый. Брайль методы буенча укырга, язарга өйрәнә. Андагы укытучылар кайсы кая таралышкач, сигезенче класска Лаеш коррекцион-сукырлар интернат-мәктәбенә килә. Быел ул унынчы класста.
- Безгә бу мәктәпне күптән тәкъдим иткәннәр иде. Кызыбызны читкә җибәрәсе килмәгәнлектән сузып килгән идек, барыбер барырга туры килде, - ди әтисе. - Үзебездән каерып, ничек ниндидер бер чит дөньяга илтеп тыкмак кирәк, дип уйладык. Икенче яктан караганда, гел безнең янда булгач, ул ничек тормышка жайлашып китә алсын? Жиденче классны бетергәндә, аны махсус Лаешка алып бардым. Мәктәпне үзе күрсен, тойсын, дип уйладым - күңеле кабул итәрме, юкмы?
- Бу мәктәптә уку сиңа ошыймы, ничек кереп киттең? Укуы бик авыр түгелме? - дип сорашам Альбинадан.
- Мин аны беренче тапкыр килгәндә үк ошаттым. Булачак классташларым, укытучыларым белән танышып, сөйләшкәч, үземдә ниндидер ышаныч тойдым. Бу - үземне киләчәк тормышка әзерләү өчен менә дигән мөмкинлек, дип уйладым һәм шушы яңа дөньяга аяк басарга карар кылдым. Безнең уку-язу гадәти мәктәптә укучыларныкыннан аерыла, билгеле. Дәфтәрләр, китап, каләмнәр дә башкача. Хәрефләр урынына - нокталар. Аларны бармак битләре белән укыйбыз. Уку авыр бирелә димәс идем. Чөнки педагогларыбыз шулкадәр яхшы аңлаталар, "чәйнәп каптыралар", аңламас җиреңнән аңлыйсың. Укытучы дәрестә сөйләгән теманы киредән тыңлый, кабатлый алу өчен плеерга яздырып барабыз. Биредә бөтенләй башка төрле дөнья. Мәктәп тормышының үзәгендә кайнап яшәү минем өчен бик тә кызыклы. Кул эшләре дә тотабыз. Киләсе чиректән бисердан чәчәкләр, «поделкалар» ясарга өйрәнәчәкбез.
- Күптән түгел Республика телевидениесеннән Лаеш интернат-мәктәбендә белем алучыларны бүләкләү моментын күрсәттеләр. Алар арасында син дә бар идең...
- Кесә телефоны формасындагы плеер ул. Сукырлар өчен махсус программага көйләнгән: Интернетта да утырырга була, китаплар, җырлар да тыңлый аласың. Кемнәрне лаек, дип таптылар, шуларга бирделәр.
Альбина оригиналь формада туган көн, туй, юбилейларга багышлап шигъри котлаулар да яза икән. Каяндыр күчереп алганчы, үз күңелеңнән чыкканны бүләк итү яхшырак бит, ди ул. Шулай да иң яраткан шөгыле - җырлау. Шуңа да ул монда килү белән "Росинка" рус вокаль ансамбленә йөри башлый. Үзе белән бергә укучы Илүзә Ибраһимова исемле кыз белән "Сандугачлар" дигән дуэт та оештырып җибәрәләр. Үзе генә дә аерым җырлар башкара. Сигезенче классны бетергәндә, "Росинка" белән Ульяновскига, "Открывай горизонты" дип аталган регионара мөмкинлекләре чикле балалар фестиваленә дә барганнар. Хәер, культура тормышы монда килгәнче дә Альбинага ят булмаган. Түбән Кама керәшен җәмгыяте оештырган концерт-бәйрәмнәрдә, реабилитация үзәге тарафыннан үткәрелгән мероприятиеләрдә чыгыш ясарга гел чакырып торганнар үзен. Хәзер дә шулай. Республикабызда узучы "Туым җондызы" керәшен җырын яшь башкаручылар фестивалендә дә катнаша әле ул.
- Мин аны беренче тапкыр телевизордан күрдем. "Сандугач керде күңелгә" исемле балалар фестивалендә чыгыш ясады ул. 2011 ел. Нишләп без бу кызны белмибез икән? Ул, һичшиксез, безнең "Туым җондызы"нда да катнашырга тиеш, дип уйладым һәм Түбән Каманың "Сүрәкә" фольклор ансамбленә шалтыратып, аның координатларын эзләп таптым. Шулай итеп ул фестивалебезнең йолдызчыгы булды, дип искә алды Татарстан керәшеннәр оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, "Туганайлар" газетасы баш редакторы Людмила Белоусова һәм репертуар сайлый торырга кушып, Альбинаны алдагы фестивальдә дә катнашырга чакырды.
- Күрәм, син күбрәк иҗади дөньяга тартыласың, мөгаен, алдагы тормышыңны да шуның белән бәйләп күзаллыйсыңдыр. Киләчәктә кем булырга телисең?
- Хыялым - җырчы яки радиода алып баручы булу. Шушы ике профессия шулкадәр җаныма, халәтемә якын, үземне башка эштә итеп күз алдыма да китерә алмыйм. Казан культура университетына, Венера Ганиева төркеменә укырга керәсем килә. Анда минем кебек мөмкинлекләре чиклеләр белән эшләгәннәре юк, андыйларны алмыйлар, икән дип ишеттем, анысы. Үзе белән күреп сөйләшмичә, алдан кәефемне төшерәсем килми. Урысча әйткәндә: "Попытка - не пытка". Венера Әхәтовнаның җырлавын шулкадәр яратып тыңлыйм. Ул укытып, сәхнәгә чыгарган егет-кызларның иҗатлары белән кызыксынып торам. Тамашачы күңелен яулый алуларын күреп куанам. Бер укучысы белән хәтта хәбәрләшеп, аралашып торабыз. Радио өлкәсеннән китә алсам, үзем кебек язмыш сынавына дучар булганнар турында тапшырулар әзерләр идем, аларның тормышлары турында сөйләр идем. Аларның проблемаларын киң җәмәгатьчелеккә чыгарыр идем. Медицина үсә, яңа технологияләр барлыкка килә. Аларны шундый яңалыклар белән таныштырып, яшәүгә көч, сәламәтләнүгә өмет уятырга тырышыр идем. Менә шундый хыяллар белән яшим...
Үзем Альбинаны тыңлыйм, үземнең башта уйлар бөтерелә: безнең балалар мәктәпкә эленке-салынкы йөриләр. Дәрес әзерлисе урынга, вакытларын компьютер каршында уен уйнап уздыралар. Кая телиләр, шунда баралар. Сау-сәламәт булуның кадерен аңлап бетермиләр шул. Ниндидер могҗиза белән Альбинаның да күзләре күрә башласыннар иде дә, күңелендә йөрткән хыялларын тормышка ашыра алсын иде!
- Яктылык белән караңгылыкны аера ул, - ди әтисе уйларымны сизгәндәй. - Бу - күзнең нервлары исән дигәнне аңлата. Шуңа без әле өметебезне өзмибез. Башкортстанга, Питерга барып, дистәгә якын операция ясаттык. Тик әлегә файдасыз. Диагнозларын Израильгә җибәргән идек, тискәре жавап алдык. Шулай да кул селтәргә җыенмыйбыз, әлегә унсигез яше тулганны көтәбез. Аннары кабат Израиль клиникалары белән элемтәгә керергә исәпләп торабыз. Без, әти-әнисе, мәңгелек түгел, һәрвакыт янәшәсендә булмабыз. Ә аңа бездән соң да яшисе. Шуңа ничек тә кызыбызны аякка бастыру максаты белән яшибез. 100 процент ук булмаса да, һичьюгы урамга чыгып, үз-үзен йөртә алырлык күрә алсын иде.
- Шушылай синең өчен өзелеп, кайгыртып торучы кадерле кешеләрең булганда, чыннан да, күпкә ирешергә була, шулай бит Альбина? Ә бит тома ятим яки ташлап калдырылган күпме балалар бар, араларында гарипләре дә байтак…
- Андыйларга карыйм да, үзәгем өзелә. Ходайга шөкер, нинди бәхетле бит әле мин, дип сөенеп куям: үз аягым белән йөрим, үзем укыйм, сөйлим, җырлыйм, шатланам-көләм. Акылым бар, тәнем сау. Туганнарым, дусларым күп. Ә иң зур бәхетем - әти белән әнием! Вуз бетереп, үзем теләгән профессиягә ия булырга да насыйп булса - шул чагында дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше булмастыр!
- Тылсымлы таягың булса нишләр идең?
- Әкияттәге кебек тылсымчы булып булса икән ул?! Ялгызым гына калган чакларымда еш уйланам: әгәр миңа тылсымлы йолдыз тоттырсалар, барлык гарип кешеләрне каршыма җыеп бастырыр идем дә, телсезләрнең телен, сукырларның күзен ачтырыр идем. Йөри алмаганнар үз аякларына басар иде, дип хыялланам.
Аның күккә күтәрелердәй булып, очынып сөйләвенә карап, эчтән генә, "Амин!" дип утырдым. Аның эчкерсез, керсез күңеленнән, олы йөрәгеннән, әйтерсең, күзгә күренмәс яктылык, нур бөркелә. Әле яши генә башлаган, якты дөньяны бары күңел күзе аша күргән, бары бармак битләре аша тоемлаган шушы кыз баладагы позитив рух, безгә зарланмыйча яшәргә, булган тормышыбыздан канәгать була белергә кирәклеген искәртә кебек.
10 ноябрьдә Альбинага 17 яшь тулды. Альбина, без, "Туганайлар" газетасы хезмәткәрләре, сиңа изге теләкләребезне юллыйбыз. Барыр юлларың киң булсын, күңел түрендә йөрткән уй-хыялларың тормышка ашсын, дибез. Атлаганда фәрештәләр аяк астыңа канатларын сузып, зур тормышның авырлыкларыннан сакласыннар, якласыннар үзеңне.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: