Туганайлар

ГЕОРГИЙ ИБУШЕВ: “Туган җиргә шулкадәр нык бәйләнгәнмен”

Гаҗәеп тавыш иясе булуына карамастан, аның белән аралашканда да, сәхнәдә үз-үзен тотышында да бернинди эрелек, ясалмалылык күрмәссең. Гадилек аның табигатенә салынган. Һәр әсәрне җаны-тәне белән тоеп, күңелләрне уята алырлык итеп башкара белә. Уникаль тавышы (тенор альтино) - сирәк очрый торган табигать бүләге. Сүзем Татарстанның халык артисты Георгий Мифодиевич Ибушев турында.

1957 елның 20 сентябрендә Мамадыш районы Владимир авылында дөньяга килгән сабыйны, үскәч танылган җырчы булыр дип, беркем дә уйламагандыр. Балачагыннан моңга тартылуы, җырчы булырга теләве аны Казан дәүләт консерваториясенә алып килә. 1985 елдан, консерваторияне тәмамлаганнан бирле, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли. Георгий Ибушев - чын-чынлап сәнгать кешесе. Ул музыка белән яши, халык арасында аны пропагандалауның төрле формаларын куллана. Уку йортларында студентлар белән очрашып, кызыклы һәм эчтәлекле итеп музыка сәнгатенең мәгънәсе турында аңлата, концерт-лекцияләр бирә, романс кичәләрендә музыкаль жанрның үзенчәлекләре турында сөйли, сәнгать өлкәсендәге белгечләр белән очрашып, җырны тудыручы көй һәм сүзләрнең үзара бәйләнеше, тәэсире турында сүз алып бара.

Бу талантлы шәхеснең бүген-ге көндә нинди уй-фикерләр белән яшәвен беләсе килеп, үзе белән элемтәгә кердек.

- Георгий Мифодиевич, сезнең репертуар бай һәм күпкырлы: опера арияләре, романслар, рус, чит ил һәм шул ук вакытта татар халык җырлары, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Мирсәет Яруллин кебек күренекле композиторларның әсәрләре. Ә менә керәшен җырлары сезнең өчен кайсы урында тора икән?

- Әлбәттә, иң югары урында. Керәшен җырларының бик тә катлаулы һәм шул ук вакытта зур башкару осталыгы сорый торганнары күп. Аларны романслардан, арияләрдән бер дә ким, димәс идем. Кайберәүләр бу җырлар бары халык җырлаганча гына яңгырарга тиеш, дип саный. Дөрес, романс итеп башкарганда, алар азмы-күпме үз асылын югалта да торгандыр, бәлкем. Ләкин бүгенге көндә фольклор белән генә тукталып калырга ярамый. Аны Европа илләрендә дә танытырга, бар матурлыгын, керәшенлеген саклап калып, профессиональ дәрәҗәдә бөтенхалык аңларлык итеп яңгыратырга кирәк.

- Сезне эстраданың бүгенге хәле канәгатьлән-дерәме? Яшьләр өлкән җырчыларны кысрыклап чыгара бармыймы?

- Бу зур проблема. Бәлки кемнәрдер каршы килер, ләкин бу турыда үз фикеремне әйтми кала алмыйм: бүгенге көндә 600 җырчы бар, дип шапырынсалар да, мин эстрадабыз бар, эстрадабыз бай, дип әйтергә батырчылык итмәс идем. Эш санда түгел, ә нинди дәрәҗәдә булуда. Дөресен әйткәндә, үз тавышына җырлаучылар аз: компьютер яза, компьютер төзәтә, чистарта. Болар дан-дәрәҗәгә, акчага кызыгып, халыкның зәвыгын томалау өчен үзләреннән зур өлеш кертүчеләр. "Карурман", "Зиләйлүк", "Гөлҗамал", "Уел" кебек күп кенә халык җырлары онытылып бара. Чөнки аларны башкару өчен такмак әйтү генә җитми, ә чын-чынлап профессиональ тавышка ия булу кирәк. Профессиональ культурага (театр, әдәбият, шигърият, кино, рәсем сәнгате һ.б.) хөрмәт белән карап, аны югары дәрәҗәгә җиткерү, яшь буынга тапшыру өчен ныклы эш алып барылса гына, илдә тәртип булачак! Шул очракта гына дәүләт милли төсен, үз йөзен, үз телен, гореф-гадәтләрен саклап кала алачак. Культура - җәмгыятьне, кешеләрнең җанын чистартып торучы фильтр. Ул бозылса - наркомания, эчүчелек кебек ямьсез гадәтләр калкып чыга. Кызганыч, бүгенге көндә бөтен нәрсә акчага корылган. Шуның артыннан куып, үзебезне тупикка кертеп барабыз.

- Ходай сезгә талантны кызганмаган. Уникаль тавыш-ка ия җырчы булу өстенә, сез менә дигән шигырьләр авторы да. "Рәхмәт сиңа, җыр" китабыгыздагы һәр шигырь тирән эчтәлекле. Шигырьләр язуыгызны дәвам итәсезме?

- Бик күп язам, дип мактана алмасам да, тукталганым юк. Мин көчәнеп язмыйм, үлә-бетә рифмалар да эзләмим, күңелем кайчан тулып ташый - шунда язам. Алар күбрәк кыш айларында языла. Җәй көне мин күзәтергә яратам. Безнең якның табигате бик матур бит. Шунда хозурланып йөрим, күргәннәремне, хис-тойгыларымны күңелемә җыя барам: сызылып таң ата, кошлар сайрый, авыл җиңгиләре көянтә-чиләкләрен асып чишмәгә суга төшкән... Шушындый мизгелләрне күргәч, яланаяклы балачагым искә төшеп, тәннәр чымырдап китә...

- Георгий Мифодиевич, сезне тамашачы ярата, чыгышыгызны алкышларга күмеп, кабат-кабат сәхнәгә дәшә. Шулай булса да үзегезнең сольный концерт биргәнегез юк, сәбәбе нәрсәдә?

- Әйе. Минем зур концертлар биргәнем юк. Филармониядә ун елдан соң гына сольный концерт бирергә ярый иде. Аннары үзгәртеп кору еллары башланды. Күбрәк ничек тә эш югалт-мау, филармониядә калу турында уйладык. Әгәр дә аннан киткән булсам, бәлкем мин дә үз концертларымны оештырган булыр идем. Тора-бара, мәшәкатьләр белән ничектер калынды. Башта кызыксынмадым, аннары вакыт узып китте. Дөресен әйткәндә, мин аңа ашкынмадым да, үкенмим дә. Хәзер ел буена 230ар концертта катнашам. Үземне кайсыдыр яктан кимсетелдем, нидер югалттым, дип санамыйм. Моның өчен мөмкинлекләр булмады түгел, булды. Ләкин, үзең эзлә, үзең билет сат, үзең түлә, кемгәдер кул сузып, "минем билетны алыгыз әле", дип ялынып кер - мондый нәрсә минем характерыма хас түгел. Төп сәбәбе шулдыр да.

- Җәйге ялларыгызны туган авылыгызда уздырырга яратасыз. Бу - туган-үскән нигезнең тартуымы, әллә тынгысыз шәһәр шау-шуыннан онытылып торасы килүме?

- Үзем дә аңламыйм. Туган җиргә шулкадәр нык бәйләнгәнмен, анда кайтмасам, үземне яшәмәгән дә кебек хис итә башлыйм. Бары анда гына үземне чын-чынлап кеше итеп тоям. Басу, тау битләре, инеш буйларыннан бер урап кайту да җанга көч бирә. Кеше әллә кайларга барып ял итә. Үзем беркайчан да андый нәрсәләргә кызыкмадым. Озаграк кайталмый торып, бик нык сагынган чакларда, күзләремне йомып, "авылга кайтып киләм". Шул чакта кинодагы кебек барысы да күз алдымнан уза, хәтта инеш буендагы ташларга кадәр аермачык күренә. Кайвакыт "Әгәр кабат кайталмасам нишләр идем икән", дип куркып та куям. Ходаем сәламәтлектән аермасын!

Авылда минем үз өем, 15 сутый бакчам бар. Печән чабам, утын әзерлим. Җиләк-җимеш, яшеллек арасында йөреп хушланам. Авылдашлар белән аралашып, үземә җан җылысы алып, чистарынып киләм.

- Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

- Инде олыгайдык. Тагын биш ел әйбәт кенә эшли алсам, бик яхшы булыр иде. Үзебезнең композиторларның романсларын, күңелгә ятышлы керәшен җыруларын башкарып, аның матурлыгы, кирәклеге, гомумән, культураның бөеклеге турында кешеләргә җиткерә алсам, үземне бәхетле хис итәр идем.

P.S. Әйе, яшәү мәгънәсен халкына хезмәт итүдә күрүче җырчы ул. Халык мәхәббәте аңа яшәргә, илһамланып иҗат итәргә көч бирә. 55 яшен каршылаган бу көннәрдә иҗатташ дуслары да аның турында бары тик олылап, яратып кына сөйли.

Г. ЕГОРОВА

Мингол Галиев, Татарстанның халык артисты:

- Георгийның 10 класста укыганда Казанга, " Комсомол җыры" конкурсына килүен бүгенгедәй хәтерлим. Ул чакта "Татарстанның унъеллыгы" исемендәге культура сараенда вокал, хор түгәрәге алып бара идем. Үзеннән әллә ни зур күренмәгән пионервожатый кызга ияртеп җибәргәннәр иде аны. Якташ бит, аккомпаниаторсыз булгач, үземнең баянчы кызны бирергә туры килде. Менә сәхнәгә тыйнак, кечкенә генә буйлы, авылча киенгән егет чыгып басты. Залда утыручы яшьләрнең "ни калган инде моңа", дигән сыманрак караш ташлауларын чамаладым. Аккомпаниатр кыз баянда уйнап җибәрде, Георгий кушылды:

Дошман бик күп иде тирә-якта,

Туплар шартлый иде кырларда.

Дошманнарга каршы икәү бергә киттек,

Үткен кылыч алып кулларга..." Шундый матур тавыш белән җырлап җибәрде, икенче куплеттан соң карыйм, бөтен кешенең күзендә яшь. Ул үзенең моңы белән бөтенләй моңа ияләшмәгән публиканың күңелен әсир итте. Конкурс бетте. Җюри йомгак ясап, катнашучыларга уңай-җитешсез якларын күрсәтеп, киңәшләрен, фикерләрен белдерә, ә Георгий турында ләм-мим. Шуннан түзмәдем: "Карагыз әле, бу егет турында бер сүз дә әйтмәдегез бит?" дип сорадым. Әйе шул, онытып торабыз икән, ул конкурсыбызның иң талантлы җырчысы, лауреат ул, диләр. Шуннан соң Георгий белән сөйләшеп, 10 классны бетерүгә, Казанга кил, консервоториягә керү экзаменнары башка вузларга караганда иртәрәк башлана, дип ныклап әйтеп куйдым. Җәй җитте, июль башланды - Георгий юк. Экзаменнар беткәч килгән бу. "Нишләп яттың бу вакытка кадәр, кабул итеп бетерделәр бит инде!" димен, әллә мунча салдык, ди бу. Берәр нәрсә килеп чык-масмы дип, консерваториягә дә, филармониягә дә, училищега да барып карыйбыз. Мин ашыгып тиз-тиз атлыйм, ул көчкә җитешеп бара. Йөри торгач, консерваториягә алабыз дигәннәр иде, Георгий анда кермичә, армиягә китеп барды. Берничә айдан аннан хат алдым. Конверт эчендә фото да бар. Аннан гимнастеркалы, аякны-аякка куеп, таш өстенә утырган мөлаем ир-егет карап тора. Йөзендә елмаю. Андый сихри елмаю Георгийга гына хастыр. (Хәзер дә мәхәббәтле тавышы өстенә, шулай матур елмаеп тамашачыны әсир итә ул.) "Мингол абый, әйбәт кенә хезмәт итәм. Хәтерлим, мине укырга кертергә тырышып, тегендә-монда чабасыз, ә мин эчтән генә, "алмасалар ярар иде, өйгә кайтасы килә", дип телим. Сезнең тырышлыкларны, үземнең ялгышны хәзер генә аңладым..." диеп язылган иде хатта. Армиядән кайткач, консерваториягә керде. Тырышып укыды. Ничә тапкыр лауреат исеменә лаек булды. Георгий, гомумән, тырыш һәм җанга рәхәт кеше. Аны бик ихтирам итәм һәм үсешенә горурланам. Фикердәш булган дустымның һәрнәрсәгә объектив каравы, ризасызлыкларга каршы чыгуы миндә соклану һәм хөрмәт уята. Халкының язмышы өчен чынлап торып борчылучы, гореф-гадәтләрен саклап, тарихта эзле итәргә омтылып яшәүче кеше ул, Георгий.

Галина Казанцева, Татарстанның халык артисткасы:

- Георгий Ибушев белән җырчы буларак та, карендәшем буларак та консерваториядә укыганда гына таныш булсам да, никтер аны бәләкәй чагыннан ук беләм кебек: шушы йомшак күңелле бала бәрәннәрне сыйпап үскәндер, авыл тык-рыкларыннан казлар кугандыр, чишмәләр челтерәвенә дә соклангандыр, су буйларының, урманнарның матурлыгын бөтен күзәнәге белән тойгандыр, әнисенә ялгышып та авыр сүз әйтмәгәндер, күпсанлы туганнарын йөрәге белән яраткандыр... Шулай булмаса, авылдагы нигезен карап, саклап тотмас иде. Сүзгә оста, шигъри җанлы булуы кечкенәдән бөтен тирә-юньнең матурлыгын, байлыгын, юморын үзенә сеңдерә барганнан киләдер. Күңеленең киңлеге, тирәнлеге, нечкәлеге белән ул теләсә кемнең игътибарын үзенә тарта. Табигать тарафыннан бирелгән тенорга ия булуы аңа бик күп классик әсәрләрне башкару мөмкинлеге бирә. Күренекле җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев кебек җыр өлкәсендә профессиональ дәрәҗәсен, үз бөеклеген тота торган кабатланмас шәхес ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: