Туганайлар

Евгений Ипеев: “Булачак чемпионнар бездә тәрбияләнә”

Чаллы шәһәрендә Ипеевлар гаиләсен белмәгән кеше сирәктер. Семья башлыгы - Николай Петрович күп еллар буе тренер, спорт мәктәбе директоры булып эшләгән. Ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Әниләре - Райчка Дмитриевна озак еллар буе олимпия резервы спорт мәктәбе директоры, Чаллы администрациясендә спорт эшләрен җитәкләгән кеше, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре. Әлегә...

- Профессияләрнең ниндиләре генә юк. "Престижный" дип аталганнары күп. Белүемчә, спорт мәктәбендә эшләүчеләргә өеп акча бирмиләр. Ни өчен спорт юлын сайладыгыз?

- Минем спортка килүем - гаҗәпләнерлек хәл түгел. Әти-әнием, белгәнегезчә - спорт кешеләре. 6 яшемдә әтием белән дзюдо залына килдем. 7 яшьтә "Олимпийский " йөзү спорт мәктәбенә йөри башладым. Беренче класста укыганда, мин, 50 метр дистанциядә яшьтәшләремне артка калдырып, 1-нче урынны яуладым. Уңышлар күңелне күтәрсә дә, мин әтием янына дзюдога йөрдем. Шәһәр, республика, Бөтенсоюз күләмендә уздырылган дзюдо ярышларында уңышлы гына чыгыш ясадым, призлы урыннар алдым, "спорт мастерына кандидат" нормасын үтәдем. Бер ярышта тез күмәчемне имгәтеп кайттым. Шул сәбәптән, дзюдо көрәше белән шөгыльләнүне туктатырга туры килде.

1994 елда Чаллы Сабан туенда беренче тапкыр кул көрәше (армрестлинг) спорт төре ярышларын күрдем. Моңынчы әтием дзюдога йөргән малайлар арасында гел кул көрәше буенча ярыштыра иде. Әлеге спорт төре миңа ошап китте, үз-үземне сынап карарга булдым. Сөенечемә каршы, бөтен көндәшләрне җиңеп, беренче урынга чыктым.

Чаллыда бу спорт төре ул елларда әле оешып кына килгән чор иде. Сергей Федорович Попов һәм Олег Борисович Соломахин, Сабан туенда минем чыгышны күреп, үз группаларына чакырдылар. Бу вакытта Волгоград дәүләт физкультура институты филиалында укый идем. Ул вакытта мин Россия беренчелегенә Брянск шәһәрендә уздырылган ярышларда граната ату буенча 3-нче урынны яулап кайткан идем инде. Шулай да тренерларга чын күңелемнән ышанып, кул көрәшенә теләп йөри башладым. 1994 елдан алып 2011 елга кадәр кул көрәше буенча Татарстан, Идел буе Федераль округы ярышларында ир-егетләр арасында 2-нче, 3-нче урыннарны яуладым, Россия чемпионатында 6-нчы урынны алдым, ә 2006 елда Татарстан чемпионы булдым. 1997 елда кул көрәше буенча "Спорт мастеры" булдым, 1998-1999 елларда Россия армиясе сафларында хезмәт иткән чорларда да спорт ярышларында гел катнашып килдем, призлы урыннар яуладым. Соңгы елларда, директор булып эшләү сәбәпле, ярышларга әзерләнү өзекле бара, әмма мин әле соңгы сүземне әйтмәдем.

Сайлаган профессиям минем үземә ошый. Бер чорда, акча күп эшләргә дип, предприятиегә эшкә киткән идем. Тик мин анда эштән тәм тапмадым, спорттан башка яши алмавымны аңлагач, тагын кире кайттым. Балаларны спортка әзерләү - яшәвемнең төп мәгънәсенә әйләнде.

Дзюдо серләренә өйрәтүче әтием белән

- Сез бүген 400 ләп баланы берләштергән спорт мәктәбен җитәклисез. Бу мәктәп кайчаннан бирле эшли? Уңышларыгыз бармы?

- Безнең мәктәп 2000 елның 1 мартында ачылды. Соңгы 4 елда директор булып эшлим. Мәктәбебез чагыштырмача яшь булса да, горурланырлык уңышларыбыз бар. Коллективта 12 тренер эшли. Барысы да зур спортта үзләрен тапкан кешеләр. Титкин Сергей Викторовичның тренер булып Чаллыга килүе безгә зур уңышлар китерде, нәтиҗәләребез яхшырды. 2011 елда Кытайда узган Бөтендөнья Универсиадасында бездә шөгыльләнүче Арсен Цинаридзе җиңү яулады. Бу көннәрдә Лондонда бара торган олимпиадада Алексей Денисенко дигән көрәшчебез катнаша. Беренче урынны алырлык мөмкинлеге бар, шуңа өметләнәбез. Киләсе елны Казанда узачак Универсиадага тхэквондоны программага кертсәләр, безнең спортсменнар да җыелма командага эләгер дип торабыз.

- Спорт мәктәбенә нинди балалар йөри? Спорт күрсәткечләре яхшы булганнарны гына аласызмы, әллә теләгән һәр бала йөри аламы?

- Максатыбыз балаларны олимпиадага әзерләү генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше алып барырлык кешеләр тәрбияләү, урам мохитыннан тартып алу. Шулай булгач, теләгән һәр бала безнең мәктәпкә йөри ала. Физик яктан әзерлекләренә килгәндә исә, балаларның төрлесе очрый. Семьясында җитәрлек дәрәҗәдә туклана алмаганнары да, тренировкага йөрергә юллык акчасы булмаганнары да бар. Замана балаларын компьютер тирәсеннән кузгатып, яшәү урыннарына якын булган спорт секцияләренә, спорт мәктәпләренә йөрергә мөмкинлекләр бар. Шулай ук әти-әниләргә, балалары белән бергәләп, җәен велосипедта йөрергә, кышын чаңгыда чыгарга киңәш итәсе килә. Хәзер прокат пунктлары җитәрлек эшли, теләгән инвентарьны алып, рәхәтләнеп йөрергә була.

- Бөтен җирдә самофинансирование турында сөйлиләр. Түләүле спорт күренешләре оештыруны, магазин, кафе ише объектлар ачуны таләп итәләр. Боларны булдыру түгел, сезнең әлегә үз бинагыз да юк. Акчасыз гына алга таба нәтиҗәләрне үстереп буламы?

- Бүгенге көндә бик көчле тренерларыбыз бар. Алар - спорттан башка яши алмаучы патриотлар. Әйе, үз бинаң, җиһазланган спорт залларың булса, сүз дә юк, уңышларыбыз шәбрәк булыр иде. Заманча приборлары булган медицина бүлмәсе дә кирәк. Әлегә булганы белән канәгатьләнергә туры килә. Әти-әниләр, урта мәктәп директорлары, урта һәм югары уку йортлар җитәкчеләре белән элемтәне ныгытабыз. Баланы ярышка әзерләгәндә, әти-әнисе акча тапмаса, мәктәп директоры дәрестән җибәрмәсә, ничек эшләр идең? Соңгы елларда безнең спорт мәктәбенә Татарстан Республикасы тхэквондо ВТФ Федерациясе Президенты Мусин Рафис Габсәләмович зур ярдәм итә. Ул спортчыларны ярышларга алып барырга транспорт, акча табыша, республикада эшләүче тренерлар белән тыгыз элемтәдә тота.

- Кече Ипеевларның үзләренә генә хас традицияләре бармы? Спортчы Ипеевлар династиясе исеме алга таба дәвам ителерме?

- Хатыным Елена мәктәп елларында "Комсомолец" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә гимнастика белән шөгыльләнә. Балаларыбызны - алар икәү - Кирилл белән Диананы - кечкенәдән спортка тартабыз. Бүлмәләренә спорт почмагы ясадым. Баскычтан менәләр, канаттан үрмәлиләр, турникта күтәреләләр. Кирилл ике ел инде йөзү белән мавыга, Диана акробатика белән шөгыльләнә. Икесе дә "Олимпийский" спорт резервы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри. Зур спортчы булырлармы-юкмы, тик, әби-бабалары үрнәгендә спорт белән дуслыкларын гомер буе сакларлар, дип уйлыйм. Хәзер велосипедта чабалар, кышын чаңгыга басалар. "Өлкән Ипеевлар"дагы традицияләр "Кече Ипеевлар"да да саклана. Бертуганым Наташаның да малайлары Максим, Никита Казанда йөзү спорт мәктәбенә, Теннис академиясенә йөриләр.

Менә күпме алар спортчы Ипеевлар

- Спортсменнар ярышларга барганда ниндидер саклагыч-талисман йөртәләр. Синдә андый талисман бармы?

- Юк. Кирәк санамадым. Ярышка барганда күп очракта, үземнең нинди урын алачагымны, көндәшемне җиңәмме-юкмы икәнне алдан чамалый торган идем. Бу - ниндидер психологик кыенлык та тудыра иде. Мин көрәшкән залда әниемнең утыруын күрсәм, җиңелә идем. Ярар, килмим, дип вәгъдә биреп калса да, килеп, миңа күренмичә генә карап торуы билгеле була иде.

- Иң татлы, истә калган җиңүең кайчан булды?

- 6 яшьтә чагымда "Эллада" дигән спорт-сәламәтләндерү лагеренда ял иттем. Урыннан озынлыкка сикерү буенча шунда җиңүче булдым. Миннән зурраклар да бар иде, югыйсә. Миңа җитүче булмады. Бүләккә "ачкычлар наборы" бирделәр. Түбәм күккә тигән иде шул чакта. 2006 елда, ниһаять кул көрәше буенча Татарстан чемпионы исеме яуладым. Үз-үземә ясаган иң зур бүләгем шул булды. Ярышларда катнашырга алга таба да мөмкинлекләрем бар иде, яшь үскән саен, ничектер, сүлпәнләнелде. Спорт мәктәбен җитәкләргә алынгач, спорт белән шөгыльләнергә бөтенләй вакыт калмый башлады. Шулай да тренировкаларны бөтенләй ташлап бетермим.

- Чаллы шәһәрендә уза торган спорт ярышларында судьялык итүегезне беләбез. Җәмәгать эшләренә еш тарталармы?

- Шәһәрдә узучы Сабантуй, Төзүчеләр көне, Шәһәр көне, Республика көне кебек бәйрәмнәрдә күмәк сценарийлар төзелә. Режиссура группасы составына мине дә кертәләр. Бергәләп төзибез. Судьялык иткәндә хәрәмләшүне, ялганны күтәрә алмыйм, һәрвакыт объектив булырга тырышам, шуңа күрә бу эшне миңа ышанып тапшыралар.

- Физкультурниклар бәйрәме уңаеннан, коллегаларыгызга әйтер сүзләрегез бардыр.

- Иң беренче, үземнең әти-әниемне профессиональ бәйрәмебез белән котлыйсым килә. Үзем җитәкләгән спорт мәктәбендә укытучы коллегаларны, тренерларны, монда шөгыльләнүче балаларны тәбриклим. Гомумән, спортка мөнәсәбәте булган һәр кешене бәйрәм белән котлап, зур уңышлар телисем килә. Шәһәребездә физкультураны яратучылар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар күбәйсен иде.

- Мин дә сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Спорт яратучы укучыларыгыз югары күрсәткечләр белән гел шатландырып торсын үзегезне. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: