Туганайлар

ЕЛМАЮ БҮЛӘК ИТҮЧЕ ҺӨНӘР ИЯСЕ

Чаллы шәһәре 2нче номерлы теш дәвалау поликлиникасы врачы, терапевт Анатолий Васильевич Новиковның пациентларына, бергә эшләүче коллегаларына "Ул нинди?" дигән сорауны бирсәң, һичшиксез, "Алтын куллы, Ходайдан бирелгән табиб" диячәкләр. Күптөрле дәвалау приборлары белән җиһазланган кабинетка килеп керүгә каушап, куркып калучылар да аның ачык йөзен, ягымлы тавышын, үз-үзенә булган ышанычын күреп, бик...

Анатолий Васильевич Балык Бистәсе районы Мәшләк авылында туып үсә. Гомер буе механизатор булып эшләгән әтисе Бәчели дәдәй белән әнисе Аннук түти балаларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп, тәрбияле итеп үстерәләр. Анатолий - җиде бала арасында иң кечесе, ахыргысы. Мәктәпне тәмамлагач, теш врачына укырга китәм, диюенә өлкән тутасы каршы килә:

- Әти-әни өлкән яшьтә, аларны төпчек бала карарга тиеш,- ди ул аңа. Шулай да бәхетен сынап карау теләге белән Казанга юл ала егет. Теләге - Казан дәүләт медицина институтының стоматология факультеты студенты булу. Тик институт аңа кочагын җәяргә ашыкмый. Укырга керә алмаса да, авылга борылып кайтмый ул, Чаллы шәһәренә килеп, двигательләр заводына оператор булып урнаша.

- Мин мәктәптә яхшы укыдым. Шундый аттестат була торып, ничек югары белем алмыйсың да, берәр яхшы һөнәр үзләштермисең, ди инде. Ул чакта да медицина институты иң дәрәҗәле уку йортларының берсе иде. Заводта чакта авылдашларны, танышларны очратсам, күрмәсеннәр, Новиков мазутка батып эшләп йөри икән, димәсеннәр, дип кача торган идем, - дип елмаеп искә ала Анатолий Васильевич. Бер елдан егет тагын документларын шушы институтка тапшыра, тагын керә алмый. Шуннан инде үзе теләп армиягә китә. Ике ел Чехословакиядә хезмәт итә. Кайтырга приказ булгач, яхшы хезмәт иткәне өчен командование аны үзе теләгән вузга конкурстан тыш укырга керү өчен юллама белән бүләкли. Билгеле инде, Новиков ике уйлап тормый, кайту белән Казан дәүләт медицина институтына гариза яза.

Анатолий Новиковның хезмәт кенәгәсендә бары бер эш урыны язылган - 1989 елдан бирле шушы 2нче поликлиникада хезмәт куя ул.

Эшемне, чыннан да, бик яратам. Яхшы, дәрәҗәле эш, - ди ул. - Тик стоматологиядә эшеңне ярату гына җитми - кул осталыгы да, психолог була белү дә, белемеңне арттырып тору да кирәк.

Анатолий Василье-вичның хатыны Тәскирә Набиулловна да биредә эшли. Ул - теш технигы. Гаилә династиясенә уллары Дмитрий да килеп кушылган. Ул бүген кайчандыр әтисе тәмамлап чыккан вузның өченче курсында укый.

Миңа да Анатолий Васильевичның эш кабинетында булырга туры килде. Билгеле инде, форсаттан файдаланып, югары квалификацияле белгечкә тешләрне саклау, тәрбияләүгә кагылышлы сорауларны бирми кала алмадым.

- Анатолий Васильевич, теш эмале какшаган икән, җимерелү процессын ничек туктатырга?

- Иң яхшысы - теш врачына мөрәҗәгать итү. Әлеге процессны туктату өчен иң элек авыртуны басучы укол ясап, тешнең эмален шлифовкалыйбыз һәм өстеннән эмаль белән каплыйбыз. Махсус теш авыртуын баса торган стоматология препаратлары бар. Бу - фторлак һәм француз препараты - LACALUT. Без шуларны кулланып эшлибез. Әгәр дә эмаль ныграк чатнаган икән, тешне тишеп, чистартып пломба куябыз.

- Тешләрне ныгытучы нинди дә булса витаминнар комплексы бармы?

- Витаминнарны яшьтән үк куллану кирәк. Фторлы таблеткаларны мәктәпләрдә балаларга биргәлиләр, ләкин бу гына аз. Ата-аналар, үзләре дә сатып алып, балаларына ун яшькә кадәр эчерсәләр, әйбәт булыр иде. Ничек, кайчан кабул итәргә икәнлеге инструкциядә язылган. Алар тешне ныгытып кына калмый, кариеска каршы профилактика чарасы да булып торалар. Шулай ук, балаларны кечкенәдән үк теш чистартырга өйрәтү, шоколад, конфет ише баллы ризыкларны коры килеш түгел, су яисә чәй белән ашарга кирәклеген аңлату кирәк.

- Кечкенә баланың сөт теше селкенсә, тешләр тигез үссен дип, аны тартып алучылар бар. Бу дөресме?

- Үзе төшсә яхшырак, билгеле. Бик нык селкенмәгәндә, кагылу кирәк түгел.

- Балаларга брекетны ничә яшьтә кидерергә ярый?

- 14-16 яшьтә. Иртәрәк тә ярый. Тик ул яшьтә баланың тешләре ныгып җитмәгән була әле. Ул бит тимердән эшләнгән. Шуңа да тешләрнең какшавына, селкенүенә китерергә мөмкин.

- Акыл тешен алдыру кирәкме?

- Борчымый икән, кагылмавың яхшырак. Әгәр дә дөрес чыкмаса, комачауласа, авыртса - алдырырга. Акыл тешенең авыртуы дөрес йокламаудан да килә. Бер як яңакка гына ятып тору авырга килә. Өстәге акыл тешләре тиз чыга. Астагылары теш казнасын кисеп чыгарга ашыкмый, авырттырып күрше тешкә төртеп тора башлый. Кеше кайсы теше сызлаганны аңламаска да мөмкин. Андый очракта пациентны башта тешнең снимогын ясатырга җибәрәбез, аннары шуның буенча карап, алып ташлыйбыз.

- Кариес булмасын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Ул бер тештән икенчесенә күчәме?

- Кариесның кайчан килеп чыгасын белеп булмый. Ул иммунитетның какшавыннан да, дөрес тукланмаудан да башланырга мөмкин. Гигиена таләпләрен тиешле дәрәҗәдә үтәү, кимендә елга ике тапкыр стоматологка күренеп тору - аны булдырмый калуга киртә булып тора. Кариес бер тештән икенчесенә күчмәсен өчен вакытында дәвалау кирәк. Шулай ук, күбрәк сөт продуктлары - катык, кефир, эремчек белән туклану яхшы нәтиҗә бирә.

- Һәркайсыбызның, бигрәк тә, хатын-кызларның ап-ак тешле буласыбыз килә. Теш агарту процессы зыянлымы? Өй шартларында агарту өчен нәрсәләр кулланырга була?

- Тешләрне агарту кирәк ул, ләкин еш түгел. Ярты елга бер тапкыр булса җитә. Ул - тешләргә сак кына шлифовка ясап, фтор кушылмаларының барлык үзлекләрен үзенә җыйган флюкоал геле белән каплаудан гыйбарәт. Агартучы теш пасталары куллану яисә сода белән чистарту да тешнең төсен матурлап, яңартып җибәрер. Ләкин артык каты ышкырга ярамый, ник дигәндә, эмале юкарып, тешнең сизүчәнлеге артырга мөмкин.

- Пломбалау материалларының нинди типлары бар? Кайсысын куйдыру отышлырак?

- Алар күптөрле. Үзебездә эшләнгәннәре дә, чит илдән кайтартканнары да бар. Светоотверждаемая пломбалар күпкә кыйбат. Безнең поликлиникада тешләрне дәвалау түләүле түгел, талон системасы белән эшлибез. Дөрес, түләүле кабинетлар да бар. Импорт материаллар кайтарту кыйммәткә төшү сәбәпле, химик пломбалар белән генә эшләргә туры килә.

- Тешләрне чистарту өчен нинди паста һәм щетка яхшырак?

- Мин электрон теш щеткаларына кызыкмагыз, дияр идем. Чөнки алар артык каты чистарталар, шул сәбәпле, тешнең эмален бетерәләр. Уртача катылыктагы теш щеткасы һәм артык кыйммәт булмаган теш пастасы куллану яхшы. Мин үзебездә эшләнгән гади "Новый жемчуг" пастасын тәкъдим итәр идем. Гаиләбез белән үзебез дә шуны кулланабыз.

- Шикәрсез сагыз чәйнәүнең тешләргә файдасы бар, диләр. Чыннан да шулаймы, әллә бу реклама гынамы?

- Әйе, дөрес әйтәләр. Мондый сагыз, беренчедән, авыздагы исне бетерә, икенчедән - чистарта. Составында күпмедер дәрәҗәдә фтор булуы белән дә яхшы. Тик сагызны, нинди булуына карамастан, бары ашаганнан соң гына кулланырга кирәклеген һәм 10-15 минуттан да артык чәйнәү теш казналары һәм ашказаны системасы өчен зыянлы булуын истән чыгармаска кирәк.

- Бүгенге протезлау методлары һәм чаралары турында да аңлатып китсәгез иде?

- Протезларның күперсыман (мостовидный), салынышлы (съемный), металло-керамик һәм пластмасс төрләре була. Авызда бер генә теш юк икән, протез куйдыру кирәк түгел. Бигрәк тә, яшь кеше өчен. Ник, дигәндә, буш урынның ике ягындагы сау тешләрне кырырга туры килә. Бу - аларны күрәләтә бозу. Бу очракта алынышлы бер пласт-масса теш куйдырсаң яхшырак. Ул чын тештән аерылмый. Керамик протезлар ак, матур, алтыннан эшләнгәне - организмга файдалы, әмма алар - бик кыйммәт.

- Теш кую түләүлеме? Түләүле икән, ташламалар каралганмы, мәсәлән, ветераннарга?

- Әйе, теш протезлары кую түләүле. Бездә ташламалар системасы бар, эшли. Бюджеттан бүлеп бирелгән акча хисабына Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хезмәт ветераннарына һәм кайбер төр инвалидларга тешләрне бушлай куябыз. Аларны үзебез список буенча чакыртып алабыз.

- Күпләр дәвалауны авыртулы процедура санап, тешне алдырып атуны кулайрак күрә. Бер авырта да бетә, янәсе...

- Чыннан да, кайберәүләргә психик әзерлек кирәк, бигрәк тә, балаларга. Хәзерге вакытта теш дәвалауда бернинди дә авырту сиздерми торган күптөрле уколлар бар.

- Бездә стоматология заман белән бергә атлый, дип әйтеп буламы?

- Чит илдән кертелгән материаллар ярдәмендә бүгенге көндә бездә стоматология бик нык үсештә, теш дәвалау дөнья дәрәҗәсенә җитте, дип әйтергә була. Протезлар кую да калышмый. Бу алга китеш түләүле клиникаларда аерата ачык күренә. Тик менә бюджетта утыручы дәүләт поликлиникаларының хәле, акча җит-мәгәнлектән, бик мактанырлык түгел әле.

- Анатолий Василье-вич, сезне һәм коллегаларыгызны һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим