Туганайлар

Доктор Василиса

Без кайсы гына авылга барсак та, иң беренче эш итеп, Бөек Ватан сугышы ветераннарын белешәбез. Көннән-көн әзәеп бара аларның сафы, сиксәннең өстенә чыккач кына, барлыкларын искә төшереп, хөрмәт күрсәтә башладык. Шул санаулы гына калган ветераннар арасында карендәшләребез дә бар. Игътибарсыз калдырмаска иде үзләрен...

Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында, 17 яше тулар-тулмаста фронтка алынып, анда дүрт ел буе медсестра булып хезмәт иткән Василиса түти Марганова белән күрешергә туры килде. Инде 19 ел Казанда яшәсә дә, иртә яздан авылына кайтып, октябрь башларында гына китеп йөри ул. "Нишләтим, кайтасы килә шул. Карлар эрү белән, йөрәк җилкенә башлый. Авыл, мәктәп җитәкчеләре өчен без инде артык кашык, киселгән ипи булып чутланабыз. 9 май, өлкәннәр көннәрендә дә искә алмыйлар, ә менә авыл кешеләре, күршеләрем көтеп тора", - дип әзрәк үпкәсен дә белдереп ала Василиса түти. Олыгайган саен күңел нечкәрә, югыйсә, аларның күчтәнәчләренә калмаган, пенсияне дә егерме меңнән артык ала. Чакырмасалар, күңелгә барыбер юшкын утыра, ди ул.

Василиса түти - тумышы белән Каз. Чаллы авылыннан. 16 яшендә Чистай медучилищесын бетергәч, аны Актаныш районы Татар Суыксуы авылына фельдшер-акушер итеп җибәрәләр. Берничә көн генә эшләп кала, сугыш башлана. Башта әтисен, озак та үтми, Василисаның үзен дә фронтка алалар. "Авылдан иптәшем - Степанова Надежда белән икәү киттек. "217 нче разъезд" дигән җирдә бер ай тоткач, фронтның алгы сызыгына җибәрделәр. Орлов, Житомир өлкәләрендә кыр госпиталендә хезмәт иттек. Сугышны Берлинга 70 километр гына барып җитмичә, Познань шәһәрендә төгәлләдек. Раненныйларны сортировать иткәч, 1945 елның августында гына өйгә җибәрделәр," - ди Василиса түти. Пуля астында хезмәт итсәләр дә, аларны "вольнонаемниклар" итеп урнаштыралар. Шулай булгач, фронтовик паегы да, обмундирование дә эләкми. Өйдән киеп киткән пальтосын бозып, гимнастерка, итәк тегә. Алар тетелеп беткәч, хәлен әйтеп, авылга хат яза. Әтисе (ул яраланып кайта) җибәргән бер мең сумга госпитальдәге солдатлардан шинель, гимнастерка сатып ала. Шулай өс-башын рәтли.

Госпитальдән беркая чыга алмыйлар. Бер сестрага - 100 яралы. "Урын өстендә йокларга туры килмәде, урындыкта утырган килеш йоклый идек", - дип искә ала ул башыннан кичкән куркыныч көннәрне.

Житомир астында госпитальне берничә тапкыр бомбага тоталар. Яралылар да, врачлар да, сестралар да күп үлә. Станция башлыгының немецларга эшләгәнлеге соңыннан гына беленә: госпитальнең координаталарын ул әйтеп торган икән.

Барысына да түзәләр, тик менә, кулын да, аягын да югалткан, ә үзләре исән калган солдатларның тилмерүләрен күрү - иң авыры була. Үзләренең инде кемгә дә кирәк түгеллекләрен, агач түмәре хәлендә булуларын хәбәр иткән хатларны да медсестралардан яздыралар. Андый чакта якыннарына "солдатны бу хәлдә калдырмагыз, килеп алыгыз", дип үз сүзеңне дә кыстырып куярга туры килә.

Сугыштан кайткач та теләгән җиреңә урнаша алмыйсың, ил кая куша, шунда эшләргә кирәк. Биектау, Урманчы балалар йортларында медсестра булып торганнан соң, фронтовик, II группа сугыш инвалиды Алексей Марганов белән кушылып, Котлы Бөкәш авылында төпләнәләр.

- Сугыш күренешләре бүгенгәчә төшләремә керә. Кайвакыт носилка белән төннәр буе яралы солдатларны ташыйм. Уянып киткәч: "Ходайга шөкер, төш кенә икән әле", - дип, иманнарымны укыйм, ди Василиса түти.

Котлыбөкәшлеләр Василиса түтинең кайтуын әле дә көтеп алалар. Шулай булмый ни, гомер буе аларга хезмәт иткән, сәламәтлекләрен саклаган бит ул. Әле дә кайберәүләр киңәш сорап киләләр. Котлы Бөкәштәге 100 койкалы участок больницасын инде күптән япканнар, больница тоту артык кыйммәткә төшә икән, хөкүмәт шулай исәпләгән. Район үзәгенә эләгү ансат түгел - барырга 50 сум, кайтырга - тагын шуның хәтле. Кул астында "доктор Василиса" булганда, аның янына киләләр. Бушлай да, ышанычлы да...

Василиса түти, "мин сугышта катнашкан кеше" дип, күкрәк киереп йөрергә яратмый. Шулай да бу исем аңа берчак ярдәм итә. Әләксий дәдәй үлгәннән соң, кызы Роза әнисен Казанга алып китә. Ике бүлмәле квартирада аннан башка тагын дүрт кеше яши. Кызы да, кияве дә докторлык диссертациясе язалар, оныклары институтта укый, дәрес әзерләргә шартлар теләгәнчә түгел. Василиса түти ул вакыттагы Татарстан президенты Минтимер Шәймиевнең үзенә хат яза. Моңарчы бернинди гозер белән йөрмәгәнен, кечкенә генә булса да, үзенә аерым бүлмә кирәклеген күрсәтә. Хатның нәтиҗәсе булырына әллә ни өметләнми дә. Берәр айдан президент үз янына чакырып, яңа фатир ачкычы тоттыргач кына, хатының җавапсыз калмаганын белә. Бөтен уңайлыклары булган дүрт бүлмәле фатирда үз почмагы булса да, күңеле әнә шулай Котлы Бөкәшенә ашкына. "Миңа инде 88 яшь. Тагын күпме яз-җәйләрне авылда үткәрә алырмын, белмим, аягымда йөри алганда, кайтам әле" - ди ул. Безне озата чыккан арада да әллә ничә кеше "Нихәл, Василиса апа?" дип, исәнләшеп, хәлен белешеп китте. Шулай булып торганда, кайта әле, ник кайтмасын?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: