Туганайлар

Чишмә көйли “Ак калфак”ны...

Сабантуе алдыннан авылга кайткач, "Салкын" чишмә төзекләндереләчәк икән, дигән хәбәрне ишетеп бик куандым. Тукай районы Яңа Бүләк авылы урман-кырларга гына түгел, чишмәләргә дә бай. Саный китсәң, дистәгә тула язадыр. Һәрберсенең үз исеме, үз матурлыгы, үз тәме. Суы тешләрне камаштырырлык салкын булганга, "Салкын чишмә" дип аталганын аерата яраталар, якын итәләр. Чөнки...

Күпме яшь йөрәкнең бер-берсенә вәгъдәсен ишеткән, авыр сугыш елларында ирләрен сугышка озаткан хатыннарның күз яшьләрен күргән, суын чәчрәтеп уйнаган сабыйларның чыр-чу авазына кушылып челтерәгән чишмә бит ул. Авылдан читтә урнашкан булса да, аннан кеше өзелмәде. Урманга каен себеркесенә килсәләр дә, җиләк яки гөмбә җыярга чыксалар да узышлый тукталып, суын авыз итми китмиләр иде. Иде дим, чөнки соңгы елларда бу сирәк күренешкә әйләнде. Чишмәбезгә төшә торган сукмак та тар гына калып, тирә ягы биек, куе кычыткан, тигәнәк белән капланды. Ә бит кайчандыр бу урын якты бер аланлык булып, һәркемне үзенә тартып торды. Без, мәктәп укучылары өчен дә рәхәтләнеп ял итү урыны иде ул. Җәйге лагерь вакытында да, "Аҗаган" уеннары уздырганда да, кышын чаңгы шуарга да шушында килә идек. Пионерия көнендә рәхәтләнеп ял итүләр, казан асып аш пешерүләр, чәй кайнатулар, чирәмгә кырын ятып, өйдән алып килгән пешкән йомырка белән томатлы балык консервасын ашаулар - әйтерсең, бар да әле кичә генә булды.

Чишмәгә якын гына шомырт агачлары үсә иде. Апа белән бергәләп шунда шомырт җыярга баргаладык. Чем кара шомырт тәлгәшен апа өзеп ташлый бара, мин, чүмләп, чиләккә сала барам. Тулы чиләк белән кайтуыбызны күреп, әни безне "булдыргансыз!" дип мактый. Шомыртларны юып, иттартыргычтан чыгарып, вареньесын ясый, пирожкиларын пешерә. Күршебездә немец теле укытучысы Суфия апа Некратова яши иде. Балалары юк иде аның. Шуңадырмы, урманга җиләккә барасы булса да, төн кунарга иптәшкә дә мине кереп ала иде. Ел да җәйнең бер көнендә мине ияртеп, шушы чишмә аланлыгына алып килә.

- Бүген Питрау, бу көнне үләннәр аерата шифалы була, - дип әле бер төрлесен, әле икенчесен кәрҗиненә сала, миңа да җыярга куша, кайсысы ничек атала, нидән файдалы икәнлеген аңлата. Чәй үләнен танырга, аны дөрес итеп киптерергә дә мине ул өйрәтте. Аның белән Зәй районы Кабан-Бастрык авылында яшәүче тутасында кунак булганым да бар әле минем.

Җәй урталарында башланып киткән чишмә төзелеше көзгә кадәр дәвам итте. Авылыбыз егете, шушы изге эшнең инициаторы, "Агросила Групп" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Гимадиев конрольлеге астында барган эшнең нәтиҗәсе дә куанырлык иде: чишмә тирәсе затлы ял паркын хәтерләтә: басу ташларыннан тезеп ясалган бормалы баскычлары, беседкасы, фигуралы баганалары, утырып ял итәр өчен куелган утыргычлары, чишмәнең бер ягыннан икенчесенә чыгу өчен тимердән бизәкләп эшләнгән кабарынкы күперчеге - әйтерсең, архитектура һәйкәле. Шәһәрдән кайтучылар да, китүчеләр дә машиналарын басу юлына борып, бу эшнең барышы белән кызыксынырга, күреп-карап китәргә гадәтләнде. Чишмә янын корыган ботаклардан, черек агач кисәкләреннән, чүп үләннәреннән арындыру, чистарту эшендә авыл халкы да, мәктәп укучылары да зур көч куйды. Чишмә ачылу тантанасы, чын мәгънәсендә, зур бәйрәмгә әверелде. Килгән кунаклар арасында Татарстан язучылары, оешма җитәкчеләре, җурналистлар да бар иде. Шушы вакыйга уңаеннан кайткан Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты, легендар якташыбыз Илһам Шакировның да тантанада катнашуы авылдашлар өчен зур бүләк булды. Район башлыгы Васил Хаҗиев тантанага килүчеләрне кайнар сәламләп, күркәм вакыйга белән котлады һәм чишмә төзүдә зур тырышлык куйган төзүчеләргә, спонсорларга рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.

- Бу көн, чыннан да, авыл тарихында калырлык. Киләчәктә тә бу чишмәнең суын эчеп, рәхәтләнеп яшәргә язсын! Төзүчеләребез ничек тә матур, кешеләр күңеленә хуш килерлек булсын дип тырышып эшләделәр, аларга аерата зур рәхмәт. Параллель тагын ике чишмә төзекләндерелде. Әле бу башлангыч кына. Шулай әкренләп чишмәләребезнең барын да аякка бастырырбыз дип ышанабыз, - диде сүз алып Илдар Гимадеев. Аның:

- Район хакимияте белән бергәләп Татарстанга гына түгел, даны еракларга киткән җырчыбыз, шушы авылдан чыккан Илһам Шакировка хөрмәт йөзеннән чишмәгә аның исемен бирергә иде дип киңәштек. Авылдашлар, сез дә каршы килмәссез дип уйлыйбыз, - дигән тәкъдиме көчле алкышлар белән кабул ителде.

Тантанада Татарстанның "Җыен" фонды вәкилләре дә катнашты. Алар арасында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим-Гөргери дә бар иде. Ул барлык Казан кунаклары исеменнән матурлыгы җырларга кергән Яңа Бүләк табигатен күрә алуларына, "Илһам" чишмәсенең янәшәсендә басып торуларына чиксез шат булуларын белдерде.

Чишмә ачылу бәйрәме бай эчтәлекле һәм дулкынландыргыч төстә узды. Әле генә язылышып, ап-ак атка җигелгән тарантаска утырып килгән кияү белән кәләшкә авылның ак әбисе белән ак бабасының су юлы күрсәтүе, үзешчәннәр һәм район артистларының чыгышлары, чәк-чәк һәм чишмә суыннан авыз итүләр һәркемнең күңеленә матур, якты мизгел булып күңелләргә уелып калгандыр.

Бу чишмәне картлар "Комбинат чишмәсе" дип тә атыйлар. Чөнки, кайчандыр, 50нче еллар азагы, 60нчы еллар башында бу урында кирпеч заводы булган, аны нигәдер комбинат дип йөрткәннәр. Анда эшләүчеләрнең күпчелеге Зәй якларыннан килгән керәшеннәр булган. Шушы урман кочагында, баракларда яшәгәннәр алар, агачтан арба-чана, тәгәрмәчләр дә ясаганнар, мал-туар тотканнар.

- Чишмә сөт, аерткан катык-каймак салынган савытлар белән чуарланган булыр иде. Ачымасын өчен шулай чишмә суына утыртып куя торганнар иде, - дип сөйләде миңа чишмә ачылу тантанасына килгән өлкәннәр. Алар комбинатның клубын да, кибетен дә әле дә сагынып искә алалар.

- Авылныкына йөрмичә, шушында килдек. Сатучы Федосия нинди генә товарлар алып кайтмый иде, кием дисеңме, продукциясеме - бар да бар иде. Комбинатлылар бик җор телле, яхшы күңелле халык иде. Авыл җилкенчәкләре дә, семьялы яшь парлар да киенеп-ясанып шушында кичке уенга чыга торган идек. Җырлый-җырлый ду килеп биюгә клуб эче тузанга күмелә. Тәрәзәләрен киереп ачып, идәненә бер чиләк су сибеп җибәрәләр дә, тагын биергә тотыналар. Эх, шул вакытлар...

Мәрхүм әтиемнең мин кечкенә чакта өйрәткән җырлары арасында "Ак калфакның табылган чагы...", "Әйдә-әйдә, кая-кая?...", "Бишмәтемдә биш төймә лә..." дип җырлана торганнары бар иде. "Туганайлар"да эшли башлагач кына бу җырларның керәшен җырлары булуын белеп, әтием, татар кешесе, аларны каян отты икән, дип аптыраган идем. Менә хикмәт нәрсәдә булган икән...

Без үскәндә болар берсе дә юк иде инде. Шулай да Урман хуҗалыгында урнашкан "Комбинат кибете" эшли иде әле. Иртәгә Сабантуе дигән көнне, әти белән әни мине мотоциклга утыртып алып барып, шуннан өскә матур күлмәк, аякка яңа сандалилар алганнар иде. Нибарысы дүрт-биш йорты булган бу урманчылыкта да керәшеннәр яшәде. Озак еллар лесничий булып эшләгән Николай дәдәй Семеновны әле дә булса яхшы кеше иде, ул булганда утынга, буралык агачка интекмәдек, дип искә ала Яңа Бүләк халкы. Тумышы белән Мамадыш ягыныкы булган урманчы инде бакый дөньяда, ә менә хатыны Татый (Татьяна) түти исән. Аның иген басуы аша көянтә чиләген асып, Салкын чишмәгә суга баруы әле дә күз алдымда. Шушы шифалы чишмә суын эчеп, саф урман һавасын сулап үскәнгәдер, балалары барысы да карап кына торырлык чибәр кыяфәтле, матур гәүдәле булып буй җиткергәннәр. Спортка тартылу да көчле аларда. Оныкларының спорт мастеры дәрәҗәләре алуларын ишетеп беләбез. Ә кызлары Светлананың улы Илнар, Казанда узган Җәйге Универсиадада катнашып, Татарстан данын яклады - татарча көрәш буенча җиңү яулап, алтын медаль алды.

Менә бит, бер чеп-чи татар авылының чишмәсе керәшеннәр белән бәйле күпме хатирәләрне кузгатты, авыл тарихының онытылып барган мизгелләрен барларга мәҗбүр итте. "Илһам" исеме бирелсә дә, безнең буын теленә "Салкын" чишмә булып кереп калган шушы чишмә булмаса, Казан кунакларының, шул исәптән, Татарстанның халык язучысы Георгий Родионовның, данлыклы җырчыбыз Илһам ага Шакировның туган авылына, Яңа Бүләккә аяк басканнары булыр идеме икән әле, билгесез. Әтиемнең яшьтәше, классташы, комбинат керәшеннәре белән бергә җырлап үскән Илһам Шакировның "Ак калфак"ны зур сәхнәләргә алып чыгып, дөнья биеклегенә күтәрүендә дә шушы челтер чишмәнең өлеше бар, минемчә. Җир куеныннан бәреп чыгып, әйтерсең, ул да үзенең челтер тавышы белән шушы төбәктәгеләр яратып җырлаган "Сарман" көен, "Кара урман"ны, "Ак калфак"ны көйли...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: