Туганайлар

Чиккән кулъяулык иясе

Түбән Кама районы Олы Аты авылында яшәүче Анна Антонова 2 август көнне гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен каршылады. Ул яшькә җиткән өлкәннәр шактый. Аларның күбесе туксан яшен урын өстендә ятып, "инде артыгын яшәдем бугай" дип, күңел төшенкелеге белән үткәрә. Аннук җиңги (авылда аны олылап, "җиңги" диләр) андыйлардан түгел. Кайбер...

Чиккән яулык - вәгъдә билгесе

Җиденче классны бетергәч, Аннук күрше Кызыл Чапчак авылына телефонистка булып урнаша. Бер елга якын күрешеп-озатышып йөргән Макарлар малае Санька белән бер-берсенә биргән вәгъдәләре дә бар. Көз көне - Покрау тирәләрендә туй итәргә исәпләре. Вәгъдә билгесе итеп, Аннук сөйгәненә чиккән кулъяулык бүләк итә. Кыр-кырларына матур җепләр белән: "Санькага Аннадан мәңгелек истәлек" дигән сүзләрне теркәп куя. Тик яшьләрнең уй-планнарын сугыш дигән афәт челпәрәмә китерә.
Ширәмәт военкоматына уникегә килеп җитәргә, дигән повест-каны Саньканың кулына тоттырганда, Анна күрше авылда телефон төбендә утыра. Постны бер минутка да калдырырга ярамый. Калдырдыңмы - хәрби закон буенча хөкем көтә үзеңне. Шулай итеп кыз яу кырына чыгып китүче егете белән саубуллаша да алмый. "Чиккән кулъяулыгың Макарлар Санькасы кулында иде. Язулары да аермачык күренде. Егетең, күз яшьләрен сөртә-сөртә, авыл күмелгәнче, шул яулыгын болгады," - ди сугышка китүчеләрне озата барган әнисе кызына.
Чиккән яулык. Нәкъ шуның аркасында Саньканың исән каласын әле ул вакытта берәү дә белми...

Якташлар

Александр Антоновка блокададагы Ленин-град янында Икенче удар армиянең 276нчы миномет полкында сугышырга туры килә. Ике тапкыр яралана, бер тапкыр контузия ала. Кыр госпитальләрендә "ямаштырып" чыгарганнан соң, тагын утка керә. 1944 елның 27 июнендә сул аягына тигән пуля сөякләрен чәрдәкләп уза. Күп кан югалтудан аңы томалана. Махсус төркем мәетләр җыеп йөргәндә, инде аның яшәү билгеләре бөтенләй күренми. Үлеп ятучы сугышчының ке-сәсеннән күренеп торган канлы кулъяулык шул тирәдән үтеп баручы бер солдатны сискәндерә. "Мондый үрнәктәге кулъяулыкны бары безнең як кызлары гына чигә", - дигән уй йөгереп үтә аның башыннан. Кулъяулыкны алып карыйм, дисә, аның белән бергә, кесәсеннән өчпочмаклы хат та килеп төшә. Бу хат Ширәмәт районы Олы Аты кызы - Анна Шатровага адрес-ланган була. Үлеп баручы солдат - аның якташы түгелме соң?
Кеше кагылгач, авыртуы көчәепме, үләсе кил-мәү теләге кабынганмы - яралы солдат шунда ыңгырашып куя, җаны чыкмаганлыгын белгертә. Үтеп баручы теге солдат - Ширәмәт районы (хәзерге Түбән Кама районы) Кушай авылы егете Яков Иванов - яралыны, якташы икәнлеген белә торып, ташлап китә алмый. Инде суына башлаган гәүдәне иңенә салып, медсанбат эзләп үрмәли. Гомере бетмәгән була Аты егетенең. Гангрена башланган сул аягын кисәргә бирмичә, озак тарткалаша ул. Берничә хәрби гос-питальдә дәваланганнан соң, аны Кама буйлап Алабугага баручы пароходка утыртып, туган ягына озаталар.
1945 елның җәендә Олы Атыга кайтып җитә. Күрүчеләр, коры сөяккә калып, култык таякларына таянып торучы бу кешенең моннан 4 ел элек илен сакларга киткән Макар Санькасы булуына ышанмыйлар хәтта. Шундый хәлдә булса да, аның исән әйләнеп кайтуына барысы да сөенәләр. Араларында иң куанган кеше - Анна Шатрова була, билгеле. Култык таякларында сикереп, свиданиеләрдә әллә ни йөреп булмый. Тимерне кызуында суга Санька - Кач-манудан соң туй итәләр.

Ультиматум

1946 елда беренче балалары - Иваннары туа. Аннары - Катя, Саша, Тамара, Мария, Феодор, Лиза, Алексей, Варвара, Надеждалары дөньяга аваз сала. Барысы - 10 ба-лага тормыш бирә Антонов-лар.
Аннук түти, ярым шая-рып, ярым чын итеп, ни өчен шулхәтле бала табуын болай аңлата.
- Иван тугач, күп тә үтми, биемем үлде. Үзем совхозга эшкә чыктым. Өй дә җиткерәсе бар. Шул чакта икенче балага йөкле икәнемне белдем. Саньканың да ярасы ачылды. Тормыш дилбегәсен тарту тагын да авырлаш-ты. Йөклелектән котылырга булдым.
Дару эзләп актарынганда, Санька кайтып керде. Нишләргә җыенуымны каян белгән диген? "Әгәр ул баланы төшерсәң, мин бу йортка яңадан аягымны да басмыйм", - дип, дулап чыгып китте.
- Кызыбыз туды, Катя дип исем бирдек (бианамның исеме). Чи-гүле күлмәк тегеп киерттем үзенә. Башына җепәк яулык бәйләттем дә, кырыйдан сокланып карап торам. Үзем: "И Ходаем, җазыкландырмаганың өчен рәхмәт Сиңа. Менә бит нинди кызлы булдым", - дим. Бүгенге көндә шул кызым тәрбиясендә яшим, Катям бигрәк акыллы инде", - дип, кызын мактап куйды Аннук түти.

"Аерымнар"га сан юк

Антоновлар, колхозга кермичә, аерым хуҗалык булып яшиләр. Ә андыйларның хәле - бишләтә авыр. Көчең җитмәслек итеп налог салалар. Башкаларның бәрәңге бакчасы 25 сутый булса, "аерымнар"га шуның яртысына гына утыртырга рөхсәт бирелә. "Синең ун балаң бар, ашарга сорыйлардыр", - димиләр.
Санька дәдәй күрше авылларга балта эшенә йөри. Әҗере әллә ни түгел - тамак хаклык кына. Авыл кешесенең төрлесе бар. Аерым хуҗалык булгач, аларны яратмаучылар да очрый. Шундый бер очракны сөйләде Аннук түти.
- Берчак шулай иртән, балаларны мәктәпкә озат-кач, ипи салырга әзерләнеп йөрим. Кыш көне алар күрше авылга трактор чанасына утырып төшәләр. Өй алды ишеген ачып кына берәү кычкырды: "Улыңны чанадан төшереп калдырганнар, бер-бер хәл булмасын, йөгер тизрәк", - диде. (Соңыннан белдем: "Бу - колхоз тракторы. "Аерымнарга" ничу безнең чанага утырып йөрергә", - дип бәйләнгәннәр икән).
Өстемә дә кияргә онытып, чыгып чаптым. Тышта - күзачкысыз буран. Адашып, урманга таба кереп китсә - мәңге табармын димә... Исемен әйтеп кычкыра-кычкыра, мәктәпкә хәтле барып җиткәнмен. Расписание буенча аларда беренче дәрес физкультура икән. Залга керсәм - улым шунда туп тибеп йөри. Беркемгә берни әйтмичә, киредән, авылга йөгердем. Кайтып җиткәнче, күзләремнән яшь бөртекләре тәгәрәде.

Медаль түбәле итте

1967 елда, клубка чакырып, күкрәгемә "Герой-ана" медале тактылар. Залда, һи-һи килеп, мыскыл итеп утыручылар да булды. Нинди геройлык инде ул бала табу, янәсе.
- Балаларны табу гына түгел, әле аларны яхшы итеп үстерәсе дә бар. Аллага шөкер, берсе дә йөз-гә кызыллык китермәде. Сезгә дә шундый игелекле балалар телим, - дидем сәхнәдән. Шым булдылар.
Медальне алып кайтып, сандыкка салып куйдым. Шул елны үзебезгә тиешле 12 сутыйдан тыш, 5-6 сутыен арттырып, бәрәңге утырттык. Килеп үлчәп, законны бозгансыз, дип тиргәп киттеләр. Инде түләнгән налог өстенә, тагын шуның хәтле түләргә дип, язу килде.
Кич утырып, үзебезчә итеп, хат яздым. 10 бала үстерүебезне дә, ирем сугыш инвалиды булуын да, яралары ачылып, эшли алмавын да бәйнә-бәйнә аңлаттым. Аннары күрше кызыннан русчага күчерттердем. Түшемә "Герой-ана" медалемне тактым да, районга киттем. Туры райисполком җитәкчесе янына кердем.
- В чем дело? - ди бу, кырыс кына миңа карап.
Язуымны кулына тот-тырдым. Үзем, булдыра алганча, хәлемне аңлатыр-га тырышам. Берәүне чакыртып кертте дә:
- Без үзебез ярдәм итәргә тиеш урында, икеләтелгән налог салганбыз. Хәзер үк чутлап, артык түләнгән акчасын бу хатынга кайтарып бирсеннәр, - диде ул.
Теге кешегә ияреп, салым җыю конторасына киттем.
Акчаларымны кайтарып бирделәр. Шул акчага балаларыма күп итеп күчтәнәчләр алдым да, җиңүче булып, авылга кайттым.
"Герой" медаленең файдасы өй түбәсен ябарга калай юнәткәндә дә тиде.
Балаларыбызны, кем-нәндер нәрсәдер өмет итеп түгел, үзебез өчен таптык. Ходайга шөкер, олыны олы, кечене кече итә белүче игелекле, ярдәмчел кешеләр булып үстеләр.

Яңа чиркәү

Олы Аты авылы элек-электән чиркәүле, динле авыл була. Башка җирләрдәге кебек, тора-бара, монда да чиркәү бинасы искереп, ишелеп төшү хәленә килә. Бөтен-ләй җимерелеп төшкәнче, чиркәүне сүтәргә кирәк, диючеләр дә табыла. Бер җыелышта шул турыда сүз кузгалгач, авыл картлары: "Чиркәүне сүтәргә бирмибез, стеналарын сипләп яңартсаң, тагын йөз ел тора әле ул", - дигән тәкъдим белән чыгалар. Башкалар моны күтәреп ала. Шулай итеп, авылда зур эш башлана. Халыктан акча җыю, отчетын алып бару кебек хезмәтләргә җаваплы итеп Анна түтине билгелиләр. "Өйгә китереп бирерләр, дип, ике-өч көн көттем дә, берәү дә китереп бирмәгәч, өй борынча акча җыярга чыктым", - дип искә ала Анна түти ул вакытны. Боз кузгалгач, калган мәшәкатьләр дә үз көенә җайлаша. Чиркәү төзелешен финансларга спонсорлар да табыла. 1990 елда чиркәүне җиткереп керәләр. Ба-тюшканың беренче яр-дәмчесе шулай ук Анна Антонова була. Бүген бу чиркәүдә отец Михаил белән матушка Валентина хезмәт итә. Антоновлар гаиләсе - аларның да уң куллары. Һәрбер игелекле эшнең дәвамы һәм дәвамчылары булырга тиеш. Бу яктан да күңеле тыныч ананың: Катерина исемле кызы шәмнәр кую-чы булып тора. Үзләре денсез яшәмәде, балалары да хак юлдан чыкмас, Ходай кушса.
Хөрмәтле Анна Гурьяновна! Сезне "Туганайлар" коллективы исеменнән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә күп куанычлар, тән сихәтлеге һәм җан тынычлыгы телибез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: