Туганайлар

Булганнан – бар да була

Яшьлек яшьлек инде. Әллә нинди уңышларга ирешкән олы затлар арасында әле балалыгы да йөзеннән чыгып бетмәгән сөйкемле, дәрт ташып торган берәр яшь кешене күрсәң, күз иң элек әнә шуңа туктала. Зәй районы Югары Баграж авылына Олимпия чемпионы Федор Симашев музее ачылышына баргач та, шулай булды.

Мәктәпкә килеп керүгә, озын зифа буйлы, күзләрендә шатлык нурлары уйнап торган бер кыз күземә чалынды. Ирексездән, бу - укытучы булса, балалар аны бик яраталардыр, дип уйлап та куйдым. Дөрестән дә, ул укытучы булып чыкты һәм аны укучылары гына түгел, бөтен коллектив та бик ярата икән.
Лариса Тимофеева - Иске Зәй кызы. 2012 елны Алабуга педагогия университетын тәмамлап, Югары Баграж мәктәбенә инглиз теле укытырга кайта.
- Зәйдә дә эш бар иде. Минем монда укытасым килде, - ди ул, - бу әниемнең туган авылы. Балачагымның күп өлеше шунда узды. Авылны яратам. Аның табигате генә түгел, кешеләре дә, хәтта һавасы да икенче төрле якын, кадерле миңа.
Иске Зәйдәге урта мәктәпне тәмамлагач, кем булырга, дип аптырамый Лариса. Үзенең яраткан укытучысы Ирина Валерьевна Кузьмина юлыннан китеп, балалар укытырга тели.
- Ирина Валерьевна безне математикадан укытты, - дип искә ала Лариса. - Шундый төгәл, яхшы күңелле, кирәккәндә таләпчән, үз фәнен ярата торган укытучы. Аның дәресендә йоклап утырып булмый. Ул эшләтә дә эшләтә. Менә минем дә шундый буласым килде. Әти-әни сеңлем белән мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Этика, эстетика, тарихи темалар безнең семьяда аралашып, сөйләшеп утыруларның үзәгендә тора. Төрле түгәрәкләргә дә йөрттеләр. Теләмәгән чакларыбыз да булгандыр, тик, киләчәктә кирәк булыр, дия иде әни. Сеңлем хәзер Россия Юридик Академиясендә укый. Шундый тәрбия, белем биргәннәре өчен әти-әниебезгә бик рәхмәтле без.
Югары Баграж мәктәбе коллективы яшь укытучы кызны колач җәеп каршы ала. Шулай булмый, бердән, авыллар өчен бик тә "дефицит" булган инглиз телен укытачак. Икенчедән, үз күз алларында үскән кыз.
- Лариса Андреевна укытучыга хас барча сыйфатларга да ия, - ди директор урынбасары Роза Гатиевна Меньшикова. - Ул үз фәнен генә түгел, укытучы өчен кирәкле барлык эш-һөнәрләрне дә белә. Кирәксә рәсемен ясап ата, биеп, җырлап җибәрә. Иң мөһиме: балаларны ярата, белгәнен өйрәтә белә. Балалар күңеле бик сизгер, аларны ясалма кыланып кына яраттырып булмый. Ә Лариса укытырга килгәч, барча балалар аның янына елышты. Яшь белгеч, яшьлек дигән төшенчә дә үзенекен итә, әлбәттә. Шуңа күрә, мәктәпләргә яшьләр күбрәк килсен, үзләрендә булган күңел байлыклары белән балаларның күңелләрен дә баетсыннар иде.
Менә шулай, Лариса һәр көнне Зәйдән Югары Баграж авылына йөреп эшли. Балаларны йөртүче автобус белән иртүк килә, кичке якта шул ук автобуска утырып китә. Авыр түгелме, дигәч:
- Юк, әлегә зарланмыйм. Эшкә киләсем килеп тора, - дип җавап бирде. - Монда коллектив бик яхшы. Дус-тату. Директорыбыз Николай Михайлович Иванов шушы коллективны, мәктәпне, укучыларны кайгыртып, безгә яхшы булсын, дип, барын да эшләргә әзер. Музей ачу да аның инициативасы. Минем иң зур теләгем шул: бу мәктәп ябылмасын иде, чөнки ул ниндидер якты, көләч йөзле мәктәп.
Бала үзен укыткан бөтен укытучыны да яратып бетерә алмый. Аның өчен мәктәптә андый укытучы бер, я ике була. Ни өчен бала кайбер укытучыларны гына ярата, дигән соравыма җавап итеп ул өлкәннәр әйтердәй фикерләрен әйтте:
- Укытучы мәктәптә икенче әни була алса, аны яраталар. Өйдә әни белән киңәшләшеп, сереңне сөйлисең, кирәккәндә, ул сине яклый. Мәктәптә дә шулай, укытучыда киңәшчең, сердәшең булырлык сыйфатлар күрәсең икән, аңа тартыласың, аны яратасың.
Дөрестән дә, Югары Баграж мәктәбе үз коллективына шундый укытучыны сыендыра алуы белән бәхетле. Теләсә кайда эшли алып, беркайда да югалып калмасын белгән тәвәккәл Лариса Андреевна бу авыл балаларын әле күп нәрсәләргә өйрәтер. Ә еллар үткәч, ул балалар, эх, безне Лариса апа укыткан иде бит, дип, аны сагынып искә алырлар. Шулай булыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: