Туганайлар

Бераз урыс, бераз француз, бераз керәшен

Май бәйрәмнәре вакытында "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбле Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы авылларында концертларын куеп кайтты. Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү үзәгеннән, керәшен иҗтимагый оешмасыннан, "Туганайлар" газетасы хезмәткәрләреннән торган төркем дә алар белән бергә йөрде, җирле халык белән очрашты. Нагайбаклар дигәч, бер-берсенә нык охшаган, авыл исемнәре, географик урыннары буенча гына аерыла торган...

"Бородино сугышы"ның җиңүчесе кем

Без килер алдыннан гына, Нагайбак җирендә француз делегациясе булып киткән. Алар Фран-циядә нәкъ шул исемдәге, ягъни Фершампенуаз дигән шәһәр-дә яшиләр икән. Мондагы Фершампенуазда халык саны 5 мең 600 ләр чамасы булса, французларныкы - ике мең тирәсе.
1812 елгы рус-француз сугышында без үзебезне җиңүчеләр дип санасак, французлар, киресенчә, безне җиңдек дип уйлыйлар икән. Бородино янындагы сугышта да алар җиңгән, имеш. Тарихны яңадан язарга туры килмәгәе үзебезгә. Авылның Фершампенуаз дип аталуы - нәкъ менә нагайбак казаклары, сугышта җиңеп, Франциягә хәтле барып җиткән хөрмәткә бирелгән бит, югыйсә.
Җиңүчеләр җиңелүчеләргә караганда әйбәтрәк яшәргә тиеш булса да, бу очракта өстенлек - французлар ягында. Аларның Фершампенуазында халык күпкә баерак, юллар төзегрәк, урамнар чистарак, ди. Ярар инде, нишлисең бит, аның каравы, бездә патриотизм көчлерәк. Әгәр ул чын патриотизм булса, коры кукраю гына булмаса, билгеле...
Французлар киләсе булгач, өч көн буена авыл урамнарын тәртипкә китергәннәр. Ни хикмәт, кунаклар гына бу хезмәтне тиешенчә бәяләмәгәннәр:
- Сездә бары да әйбәт, тик бик пычрак яшисез, - дип киткәннәр.
Узган ел ахырында Нагайбак районы төзелүгә 140 ел тулуны бик зурлап үткәргәннәр. Районның гербын эшләгәннәр, гимнын кабул иткәннәр. Аерылышканда, үзләренең гимннарын французларга да тәкъдим итеп карагач, тегеләре генә мондый олы бүләкне кабул итмәгәннәр. Янәсе, аларның алыштыргысыз "Марсельеза"лары бар. Ни өчен Россиядәге Фершампенуазга аерым гимн, герблар кирәк булуын да аңламыйча киткәннәр. Ә менә авыллары арасындагы дуслык күперен ныгытуны һәр ике як та бик теләп хуплаган.

"Үлеләр мунчасы" ягу дөресме

Төп эшебезне башлаганчы, чиркәүгә кереп, андагы батюшкадан бәхиллек алып чыгарга булдык. Иеромонах Евфимий, безне ачык йөз белән каршыласа да, концерт белән йөрүебезне белгәч, канәгатьсезлеген дә белдереп алды. Олы көн уразасы барган чакта, бигрәк тә, кырыс седьмица көннәрендә концерт куюлардан, күңел ачулардан тыелып торырга кирәк иде, диде. Шул ук вакытта:
- Сез инде ирексез кешеләр. Кайчан билгелиләр, кайчан чакыралар - шул графиктан чыга алмыйсыз, - дип, безне акларга да тырышты үзе. Эшләребез уңай барсын дип, бәхиллеген дә бирде.
Ул үзе монда 2005 елдан бирле священник булып тора икән. Тумышы белән - шушы якныкы. Әнисе - Астапый(Астафьево) авылыннан, нагайбачка. Казанда семинария бетереп кайткан. Татарстан духовенствосы белән элемтәдә тора. Казанны, анда калган дусларын сагынып яши.
Дингә карашлары буенча, керәшеннәр кайда да керәшен булып кала бирәләр. Чиркәүгә службага йөрүләре өстенә, халык йолаларын, мәҗүси чордан калган ырымнарны да бик тырышып үтәп киләләр. Без анда булган көнне, бәрмәнчек атнасының чәршәмбесендә, һәр нагайбак семьясында мунча ягылган иде. Бу - гади мунча түгел, ә - үлеләр өчен ягылган мунча. Өйдәгеләр барысы да юынып беткәч, тазга су тутырып, янәшәсенә яңа сабын, мунчала әзерләп калдыралар. Янәсе, бу төнне үлеләр юынырга кайталар...
Отец Евфимий, бу йола чиркәү законнарына туры килмәсә дә, аның белән һәм, гомумән, шундый йөзләгән төрдәге ырымнар белән көрәшүне кирәк санамый. Ул халыкны чиркәүдән бөтенләй биздерү булыр иде, ди. Мондагы чиркәү приход хисабына яши. Бина эче бай, бик матур җиһазландырылган. 1998 елларда монда священник булып отец Андрей тора. Чиркәүне дә төзетә, халыкны да уята. Хәзерге вакытта ул Кизил шәһәрендә священник булып хезмәт итә, православный журнал чыгара. Фершампенуаз чиркәвен дә бөтенләй үк ташлап бетерми, кулыннан килгәнчә, булышып тора икән. Мондый священниклары булган керәшеннәр өчен сөендек. Отец Евфимий - үзенә тартып, акыллы сүзләре белән җәлеп итә торган кеше. Чиркәүгә әлегә 200 ләп кеше йөри. Приходының тагын да артуын теләп, аның белән саубуллаштык.

Чит җирдән кайткач, бөтен нәрсәгә башка күз белән карыйсың

Фершампенуазда ике башлык яши: берсе - районныкы, икенчесе - поселениенеке. Авыл турында язгач, бу очракта, авыл башлыгына тукталыйк. Инде 20 ел буена җирлекне Борис Александрович Сагетдинов җитәкли. Бу кешенең Алып Батырныкы кебек дәү гәүдәсе, теле телгә йокмый торган сөйләме, җитәкчеләргә хас куелган тавышы беренче минуттан ук әңгәмәдәшен үзенә карата. Ерак Казан ягыннан казах иленә атлар сатып алырга дип ниятләп юлга чыккан бабасы, чибәр нагайбак кызын очратып, бөтенләйгә бу җирләрдә яшәп кала. Нагайбачка белән татардан туган балалар да "кан катнаштыруларын" дәвам итәләр. Борис Александровичның әнисе - урыс, әтисе - катнаш гаиләдән. Ул үзе мондый "укмашуларны" хуп күрә: башка халык белән кушылудан туган балалар акыллырак, чибәррәк була, дип саный. Катнаш семья төзү - бер чакрым алга атлау ул, ди. Бик бәхәсле фикер, әлбәттә. Тик һәр кешенең үзенчә уйларга хакы бар. Борис Сагетдинов, башлык булып, егерме ел эшләгән дәвердә ил шактый үзгәрешләр кичерде. Сельсовет дигән урын әллә ни исемнәр белән атала башласа да, аның җитәкчесенең төп вазыйфасы шул килеш калды. Ул - халык белән турыдан-туры якынаеп эшләүче бердәнбер орган. Борис Сагетдинов җитәкче дилбегәсен егерме ел буена тарта икән, димәк, ул халык ышанычын яулаган дигән сүз. Эшеннән, язмышыннан канәгать булып, үзен бәхетле кешегә санап йөргән Борис Александровичка моннан берничә ел элек Америкага барырга җай чыга. Анда күргәннәреннән соң, Нагайбакка бөтенләй икенче кеше булып кайта. Үз илен, үз халкын сөюе кимеми кимүен. Ә менә идарә итүне, экономиканы тамырдан үзгәртергә кирәклегенә тәмам инана. Аларны төрле штатларга алып баралар. Фермерлар белән очраштыралар. Йөз баш эре терлек асраучы фермерга 2-3 эшче кулы җитә. Берничә ай эчендә үгезләрнең авырлыгын 500 килога җиткереп саталар. Малларга арпа, кузаклы культуралар, чиста ашлык бирәләр. Бездәге кебек, көрпә, фураж белән алдамыйлар, ди. 500 килолы печән тюкларын махсус машина 50 метр арага сүтеп тарата, бернинди кул хезмәте кирәк түгел икән. Инвалидларга карата булган мөнәсәбәтне, алар өчен эшләнгән уңайлыкларны күреп тә исе киткән Фершампенуаз башлыгының. Безнең экономиканы яхшы белгән Монтана штаты башлыгы аңа:
- Мин сезнең системаны әйбәтләп өйрәндем. Сездә законнар бөтенләй эшләми. Чиновник күтәрелгән саен, аның бизнесы да киңәя. Закон буенча чиновникка бизнес белән шөгыльләнү тыела, югыйсә. Болай барсагыз, сездә әле озак еллар буена экономика бер урында торачак, - дигән.
Бәхәсләшеп булмый - безне өйрәнгән экономист сүзләре.
Борис Сагетдинов төшенке күңел белән озак йөрүчеләрдән түгел. Аның үз планнары, үз системасы бар.
- Берничә елдан соң килсәгез, безнең җирләрне танымассыз да әле. Алга таба карап яшибез, - диде башлык.
Бирсен Ходай!


Нәрсәдән нечкәрә бу күңел?

Нагайбаклар концерт карарга килерме? Безне иң борчыган сорау - шул иде. Монда да, бездәге кебек, авыл халкы алдан билет алып куймый икән. Шуңа күрә, белмисең - җыелалармы-юкмы. Җыелмаслар дип уйларга сәбәпләр шактый. Үзебезчә сөйләшүне онытып баралар. Яшьләр шәһәрләргә таралган, өлкән кешеләр өйдә телевизор янында утыруны яратарак төшә. Ә иң җитди сәбәп - концертның "үлеләр мунчасы" көненә туры килүе. Клуб халык белән шыгрым тулы дип әйтерлек булмаса да, залда буш урыннар әллә ни күп калмады. "Туганайлар" белән дә кызыксындылар. "Бәрмәнчек" дисклары шунда ук сатылып бетте. Керәшенлек бөтенләй үк китмәгән икән әле Нагайбак үзәгеннән, дип сөенештек. Ике сәгатьлек концертны бер тында карадылар. Залдагы йөзләрне күзәтсәм, бер генә битараф кешене дә табып булмас иде. Моңарчы керәшен җыруларын профессиональ башкаруда ишетмәгән халык хәйран калып тыңлады. Мышык-мышык килеп, әледән-әле күз яшьләрен сөртүчеләр булды. Ә соңгы җырны - "Безнең ил"не аягүрә басып тыңладылар. Күз яшьләрен дә сөртеп тормадылар - артистларны алкышладылар да алкышладылар.
Юк, бу халык үзенең керәшенлеген онытмаган әле. Алар - бераз гына рус, бераз гына француз, күбрәк - керәшен икән. Телләрен югалтып барсалар да, моңнары исән, җаннары сау әлегә. Бу саулык гасырларга җитсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: