Туганайлар

Бер җырламый, йөрәк басылмый

Тумыштан талантлы булып та, җыр-моң күгендә йолдыз булып балкымаган, исеме мәшһүрләр арасына керә алмыйча югалган кешеләр бар. Дөрес, андый талант барыбер үзен бер күрсәтә. Җил җилләми томан ачылмый, бер җырламый йөрәк басылмый, ди бит халык. Бер җыру башкарганда ук гөлчәчәкләр арасыннан күтәрелеп, җан кылларын чиртеп, кайтаваз булып назлап, йөрәк түренә...

Җырлап эшләсәң, җырлап яшәрсең

Балык Бистәсе районына керүче Казаклар Чаллысы, зур авыл булмаса да, күп данлыклы кешеләр биргән. Нәкъ шул салада 1931 елның 14 январенда Чәнди Кирилы белән Марҗыеның өченче баласы булып дөньяга килә ул. Аңа Күчти (Константин) дип исем кушалар. Әти-әни өчен һәрбер баланың тууы зур сөенеч, барысын да изге теләкләр теләп багалар. Күчтине дә кечкенәдән керәшен җырулары җырлап йоклаталар. Шундый җырлы өйдә үскәнгәме, әллә Ходай сәләтне мулдан биргәнгәме, моңсар малай була ул. Бала чагында ук мәҗлесләргә чакырып җырлата башлыйлар. Мәктәптә укыганда, авыл клубында үткән барлык концертларда катнаша, поп урынына иман җырулары җырлый. Җырлый-җырлый үсеп, җегет була. Армиягә алалар. Хезмәтен тутырып өенә кайткан елны язмыш аны әле танылып кына килүче, яшь җырчы Анастасия Васильева (Нәфисә Василова) белән очраштыра. Кыз егетне Казанга килергә чакыра, шунда мөмкинлекләр ачылачагын әйтә. Җегет үзенең җырга сәләтле икәнен белә, әмма ничек җырчы булырга икәнлеген генә күз алдына китерә алмый. Шулай да, тәвәккәлләп, Казанга китәргә була. Авыл кешесен шәһәрдә колач җәеп көтеп тормыйлар шул. Күчти, шәһәр буйлап эш эзли торгач, "Спартак" аяк киемнәре берләшмәсенә эшкә урнаша. Тулай торактан урын ала. Җырлый-җырлый станок артында эшләгән егеткә бик тиз игътибар итәләр. Цех начальнигы да, мастерлар да соклана егеткә. Ә бер көнне начальнигы: "Син, Костя, Горький клубына бар. Ул безнең берләшмәгә карый, сине анда кабул итәрләр", - ди.
Горький клубында аны танылган композитор Сара Садыйкова янына алып керәләр. Керәшен җыруларын җырлап, аны да сокландыра Күчти. "Без күктән көткән тылсымлы тавыш иясе үзебезнең цехтан килеп чыкты ләбаса. Син көн дә клубка кил", - ди аңа Сара Садыйкова.
Җырлап эшләсәң, җырлап яшәрсең, ди халык мәкале. Шушы көннән башлап, егетебез шушы принцип белән яши башлый. Константин Денисовның тумыштан талант иясе, ягъни самородок икәнен ул вакытта танылып өлгергән артистлар да сизеп ала. Аңа Казан музыка училищесына укырга барырга тәкъдим итәләр. Бәхет сынап карау теләге белән, тәвәккәлли. "Бу чын талант, сәнгать күгендә йолдыз булырга тиешле кеше", - ди экзамен алучылар. Аны ике куллап укырга алалар.
Талантлы студентны танылган артистлар үзләре белән концертларга алып йөри башлый. Берчак шулай аны озак гастрольләргә дәшәләр. Карусыз егет ризалык бирә. Гастрольдән кайткач, укытучылары: "Син кайда йөрдең, нишләп укырга килмәдең", - дип сорый. Беркатлы Күчти алдый белми шул. Дөресен әйтә. "Ә-ә син инде артист булдыңмыни? Концертлар ук куясыңмыни? Дипломсыз гына җырлап йөр алайса", - диләр дә, икенче көнне үк училищедан озаталар.

Денисовлар семьясы тулы составта. Басканнар: Константин, дәдәсе Михаил, тутасы Вера. Утырганнар: сеңлесе Полина, әтисе Кирилл, әнисе Мария, сеңлесе Екатерина

Күчтидән - Камилгә

Училищедан куылуын белгәч, Сара Садыйкова аны үзенчә юата: "Кайгырма, мин синнән үзем җырчы ясыйм", - ди ул. Алар бергә эшли башлыйлар. "Синең исем-фамилияң татарча түгел. Константин бик озын исем. Сине урыс яисә чуаш, дип әйтәчәкләр. Әйдә, Камил Даутов дип әйтик, афишаларга шулай языйк", - ди аңа бер көнне остазы. "Исемемне үзгәртсәгез дә, фамилиямне алыштырмыйм. Аннан соң мин авылга ничек кайтыйм", - дип, Күчти аяк терәп каршы төшә. Шул көннән соң ул "Камил Денисов" булып йөри башлый.
Сара Садыйкова белән бергә эшләү елларында ул халыкның яраткан җырчысы булып танылып өлгерә. Аның белән бергә клубта җырлаучылар да артист булып китәләр. Болар - Габдулла Рәхимкулов, Флёра Сөләйманова, Рабига Сибгатуллина, Таһир Якупов. Менә шул дуслары белән бергә ул сәхнә тота башлый.
Күчти "Спартак" берләшмәсендә эшләвен дәвам итә. Ә концертларга аны эшеннән сорап алалар. Талантына табынган җитәкчеләре каршы килми.
- Миңа да җырчы булып китәргә була иде, - дип сөйләде ул миңа. - Әмма Сара апа каршы килде. Мин сине үзем йолдыз итәм, дип юмалап алып калды. Ул киткәч, безнең белән Айдар Садыйков эшләде. Ул вакытта шактый яшьләр килде. Хәзер безнең клубтан чыккан Зөфәр Хәйретдинов, Габделфәт Сафин кебек җырчыларны бар кеше белә.
Бер концертта аңа Таһир Якуповтан соң җырларга туры килә. Ул сәхнә артына кергәч, Таһир аңа открытка суза: "Булдырдың, чукынчык керәшен, мине дә уздырдың", - дип язылган була анда. Күчти дәдәй открытканы хәзер дә кадерле истәлек итеп саклый.
Сара Садыйкова үзенең тәр-биясендәге җырчы Константин Денисов өчен махсус көйләр дә язган. "Беренче мәхәббәт", "Син яшь диләр" җырлары шундыйлардан. Ул бу җырларның беренче башкаручысы.

Җырчылар белән Казан телевидениесендә. Сулдан беренче басып тора - Константин Денисов, утырган - Сара Садыйкова

Мәскәүлеләрне сихерләгән тавыш

Константин Денисов Горький исемендәге клуб ансамбленә йөри башлагач, үзешчәннәрнең смотр-конкурсын үткәрү турында карар чыга. Конкурс башта республика күләмендә үтеп, анда җиңүчеләр Бөтенсоюз конкурсында катнашырга тиеш була. Сара Садыйкова Күчтине конкурска әзерли башлый. Тавышын көйли, моңлы җырлар өйрәтә. Аның республика конкурсында җиңүен белгәч, Мәскәүгә барырга әзерләнә башлыйлар. Менә башкалада җырлар вакыт та җитә. Константинны дулкынлану хисе биләп ала. "Анда жюрида зур артистлар булачак бит. Беркемгә билгесез бер керәшен малаен алар ошатырмы?" Әмма сәхнәгә чыккач, бу уйлар аның башыннан чыга, ул җыр дөньясына кереп чума. Жюри членнарының сүзе бер: "Бу егет зур артист булырга тиеш". Үзенең смотр-конкурс лауреаты исеменә лаек булуын белгәч, иңнәренә канатлар үскән кебек итеп тоя ул. Шуннан соң аның җырларын радиодан яңгырата, телевизордан күрсәтә башлыйлар.
90 нчы елларда Казан керәшеннәр оешмасы керәшен җырулары фес-тивальләре үткәрә башлады. Күчти дәдәй әлеге оешмага да актив йөрде. Цирк бинасында үткән фестиваль минем истә яхшы сакланган. Константин Денисов аренага чыгуга, халык ду килеп кул чаба башлады. Бөтен бинаны яңгыраткан җырчыны тамашачы сокланып кабул итте.
- Зур җырчы булалмасам да, гомерем буе җырлап яшәдем. Казанга килүем миңа сәхнә юлындагы томанны таратырга ярдәм итте. Шуңа күрә үземне бик бәхетле саныйм. Безнең өйдә Илһам Шакиров еш кунак булды. Шундый артистлар белән аралашып яшәү - үзе бер шатлык. Җырлавым ошамаса, үз итмәс иделәр, - дип сөйләде Константин Денисов.

Озын гомерле мәхәббәт

Казанга килгәч, Күчти күп кызларга күз ата. Әмма кем белән генә сөйләшеп китсә дә, татар кызы булып чыга. Шулай керәшен кызын эзли торгач, яше утызга якынлаша. Клубка йөрүче бер кыз аңа: "Минем белән бергә Малмыж ягыннан килгән бер керәшен кызы эшли. Сине шуның белән таныштырам әле", - ди. Кыз Майя исемле икән. Егет аны бер күрүдә ошата. Мәхәббәт уты ике йөрәктә дә кабынган, күрәсең. Берничә ай очрашып йөргәч, алар өйләнешәләр. Уллары Олег туа.
- Мин хатыннан уңдым. Җырлавымны яратты. Концертларга киткәндә дә барысын да җыеп, хәстәрләп җибәрә иде, - дип сөйләде үзенең семья хәлләре турында Күчти дәдәй.
Алар икесе дә сигез дистәне тутырганнар инде. Уллары Олег белән бергәләп Татарстан урамындагы квартираларында тату гына яшәп яталар. Озын гомер телик үзләренә. Ә Константин Денисов исеме халык хәтереннән югалмаска тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим