Туганайлар

Бер сөюнең тарихы

Җәйнең матур бер кичендә иптәшем белән эскәмиядә сөйләшеп утырганда, бер хатын яныбызга килеп, янәшәдә утырырга рөхсәт сорады. Эскәмия сатып алынмаган, сез дә, без дә сыярлык, дип, бераз кузгалып, урын бирдек. Урын кирәклектән генә түгел, безнең белән аралашасы килгәннән сүз катуы икән. Әңгәмә үзеннән-үзе ялганып китеп, бераздан без яңа танышыбызның яшьлек...

Җәйләү авылы сылуларының берсе булып җитешә ул. 13-14 яшьтән үк чибәр кызга күп егетләрнең күзе төшә. Башкаларын күңеленә якын җибәрмәсә дә, берсе - Чумар Санькасы, турларыннан "Шомыртым" көен уйнап үткәндә, йөрәге күкрәк читлегеннән "сикереп чыгам, чыгам" дип тибә аның. Санька төшеп калганнардан түгел, кызны ошатып йөрүен тиз сиздерә. Матур гына очраша башлыйлар. Унсигезе тулгач, Саньканы армиягә алалар, Галина көтәргә сүз биреп, озатып кала. Әтиләре сугыштан кайтмый, әниләренә, ялгыз килеш, дүрт кызны аякка бастыру ансат булмый. Семьяга бераз ярдәмем тияр, дип, Галина, 8 классны бетергәннән соң, Башкортстанның "Чишмә" станциясенә тимер юлда эшләргә яллана. (Яше җитмәгәнгә, үзен алмыйлар, апасы урынында эшли). 1957 елның 4 апрелендә ул авыр фаҗигагә юлыга: рельска аягы эләгеп калып, аның өстеннән 37 поезд вагоны үтә. Әллә ничаклы вакыт комада булып, аңга килгәч тә, ике ай ярым үлем белән тартышып, больнис койкаларында ауный. Шул чагында хыялларын да, сөюен дә, киләчәген дә мәңгелеккә күмә ул. Култык таякларына таянып, авылга кайтып төшкәндә, Санька инде солдат хезмәтеннән кайткан була. Капка төпләренә килеп, төне буе сызгырып торса да, Галинасы күрешергә чыкмый. Икенче кичне дә килә җегет. Тутасы да: "Нишләп кеше тилмертәсең, чыгып кер инде", - дип ялынгач кына, капка төбенә чыга. Елашып күрешәләр. "Нишлисең бит. Бергә булырга язмаган. Син сау-сәламәт кызны табарсың", - ди Галина. Санькасы аның саен: "Ни сөйлисең, матурым, синнән башка миңа берәү дә кирәк түгел", - дип кабатлый. Шулай таңны аттыралар. Ә иртәгесе көнне Саньканың велосипедына утырып, Борды авылына паспорт алырга төшәләр. Кичен Галиналар өенә дулап җегетнең әнисе килә: янәсе, улларының ярәшелгән кызы бар, ә Галина, аксак килеш, араларына кереп, аларның бәхетен җимерә... Паспорт алу белән, Галина яңадан Башкортстанга китә. Врачлар аякның өзелгән өлешенә протез куялар. Уңайлы гына эше дә табыла, тик күңеле авылга тарта шул. 1958 елның октябрендә яңадан Җәйләүгә кайта. Санька аны:

- Менә бит, аякларың үз урынында! - дип, күтәреп алып зыр-зыр әйләндерә. Галинаның яңадан авылга кайтуы Саньканың әти-әнисен кара кайгыга сала. Яшьләрне бер-берләреннән аеру өчен, алар улларын читкә җибәрергә булалар. Туган-тумачадан бурычка акча җыеп, Чиләбе ягына баручы поездга утыртып җибәрәләр.

Санька киткәннең икенче көнендә Галина, Чаллыга барып, тегү комбинатына урнаша. Иртән эшкә барганда, аннан бераз алданрак атлаучы егеткә күзе төшә: "Әнекәем, бу хәтле Санькага ошаса ошар икән, ул гәүдәсе, ул кулын селтәүләре, аяк атлаулары гел аныкы инде," - дип уйлый. Шул минутта теге егет тә артына борылып карый һәм, Галя, дип кычкырып җибәрә. Йөгереп килеп, кочаклап ала. Бу - 1959 елның 9 март иртәсе була. Юл уртасында кочаклашып торган кыз белән егеткә машиналар кычкыртып үтә, чәчрәгән кар суыннан өс-башлары пычранып бетә. Бу минутта алардан да бәхетле кеше булмый. Чиләбедә йөрергә тиешле Саньканың ничек Чаллының Үзәк урамына килеп чыгуы турында бераздан сөйләшәләр. Поезд ниндидер бер станциядә туктаган арада, Санька вокзалга төшә. Куллары кулда булып, бер-берсенә сыенып басып торган бәхетле парны күреп: "Нишлим соң әле мин? Нигә яраткан кешемне калдырып, каядыр китеп барам?" - ди дә, Бөгелмәгә кайтучы поездга күчеп утыра. Әле хәзер Җәйләүгә Галинасы янына кайтуы икән.

- Өйләнешәбез, синнән башка бер көн дә яшәмим, - дип чат ябыша җегет. Галина әти-әни рәнҗеше төшүдән курка. "Әйбәтләп сөйләшеп кара, может риза булырлар", - дип, Саньканы Җәйләүгә кайтарып җибәрә. Тик Чумар Илҗәсе үз сүзеннән кире чигенми: "Юк дигәч, юк", - дип, улын куып чыгара. Әнисе күчтәнәчкә дип әзерләп куйган бер кадак майны да капка баганасына чыгарып бәрә. Башка чара калмый: яшьләр Чаллы ЗАГСына барып язылышалар да, яңадан Чиләбе ягына чыгып китәләр. Бу юлы инде бергәләп!

Биатаеның энесе Мәкчем дәдәй бик әйбәт кеше булып чыга. Карчыгы белән үз балаларын каршылаган күк каршылыйлар, киендерәләр, сыендыралар. Авырга калгач, Галина иреннән яңадан Җәйләүгә алып кайтуын сорый. Олылар бәхиллеген алмый торып, бала китерүдән курка ул.

Алар кайтканда, Чумарларда бәрәңге утыртып яталар. Ул заманда орлыклык бәрәңгене шыттырырга өйгә чыгаралар. Орлыгын алгач, идән сайгаклары нихәлдә калуын күз алдына китереп була. Тегеләр бәрәңге утырткан арада, Галина ерак чишмәдән ун көянтә су китерә, бөтен җирне ялтыратып юып чыгара. Бакчадан кергән биатасы моны күреп, борын астыннан:

- Һ-м, болай икән әле бу..., - дип куя. Шул көннән башлап, Галина бу семьяның якын кешесенә әйләнә.

Протезлы аякның проблемаларын ул үзе генә белә. Озаграк эшләсә, чиләнеп, төне буе сызлап чыга. Бөтен кеше йоклап киткәч кенә, "аягын салып", урынга ята, башкалар уянганчы торып, киеп куя. Санькасы белән бергә булу, сөеп-сөелеп тору бу җайсызлыкларны оныттыра. Вербовка белән Төмән якларында булып кайтканнан соң, алар Чаллы янындагы Кама поселогында төпләнәләр. Галина бухгалтер-кассир булып эшкә урнаша, Санька УМСта шофер була. Машина алгач, көн аралаш диярлек, Җәйләүгә әти-әниләре янына кайтып йөриләр. "Дөнҗа - күләсә, бер әйләнә, бер баса" дигәндәй, биеме белән биатасы гомерләренең соңгы көннәрен Галина тәрбиясендә үткәрәләр.

- Безнең әти баллы ризыклар яратты. Үзем эшкә киткәндә, кесәсенә конфет-ирислар тутырып калдырам. Төш вакытында кайтып, кайнар ризык ашатып китәм. Аллага шөкер, икесе дә үз кулларымда җан бирделәр, - дип, бераз хәл алды да, яңадан сөйләвен дәвам итте ул.

Санька дәдәй белән Галина түти матур тормыш кичерәләр. Берсе баянда уйный, икенчесе аңа кушылып җырлый, шулай итеп табын түрләрен ямьләп, бер-берләренә карата ярату хисләрен сүндермичә, 49 ел буе бергә яшиләр. 2008 елның 13 январена хәтле шулай була... Ә 13 январь иртәсендә Санька дәдәйнең йөрәге кинәт кенә тибүдән туктый. Әйтәсе сүзләрен дә әйтә алмыйча, әкрен генә, хатынының кулларына ишелеп төшә ул. Галина түтинең бөтен шатлык-куанычлары, өмет-хыяллары яраткан иренең салкын гүренә күмелә. Әле дә ярый, балалары, оныклары килеп хәлен беләләр, атна саен Җәйләүгә алып кайталар. Кайтканда, Санькасы андадыр кебек, ниндидер ашкыну кичерсә дә, үзләре икәүләп төзегән яңа йортны йөреп чыккач, күңеле тагын сагышка, өметсезлеккә бирелә. Менә шундый сөю тарихы... Мондый сөюне кинода гына күрсәтәләр, дисәк, янәшәдә генә яши, үлемнәр дә аны өзә алмый икән.

Галина түти иренә багышлап язган шигырьләрен дә биреп җибәрде. Аларның һәр юлында ярату, сагыну хисләре ташып тора.

Шахта көйләренә уйный идең,

Җырлый идек икәү өздереп.

- Елама инде, күзең бетәр, - диләр,

Йөрәкне шул булмый түздереп.

Җәйләүдәге өйләр дә караңгы,

Син булмагач, ут та кабынмый.

Сыңар канаткаем каерылды,

Бер минут та үтми сагынмый.

Янәшәмдә син булганда гына

Күтәренке иде күңелләр.

Бер-береңне сөеп яшәгәндә,

Бик тиз үтә икән гомерләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим