Туганайлар

Бардыр бер чишмә, “Кәмпер” диләр...

«Кәмпер» дигән сүзне ишетсәм, күз алдыма төрле яктан такыр сукмаклар килеп тоташкан, челтерәп аккан салкын сулы чишмә килеп баса. «Кәмпер» чишмәсенең уң ягында «Тукран» чишмәсе, сул ягында «Сатый» чишмәсе. Чишмәләрдән кояш нурлары кебек төрле якка таралган сукмаклар елның һәр вакытында да ялтырап яталар: салмак кына кар яуганда да, көчле бураннарда...

Караңгы төн үзенең пәрдәләрен ача башлауга, яшь киленнәр, әниләр, әбиләр чиләкләрен көянтәгә асып, «Кәмпер» чишмәсенә юнәләләр. Ә анда инде чират: кемдер бабайлар ясап куйган агач улакларда кичтән юган керләрен чайкый, кемнәрдер алдан килүчеләрнең чиләкләре тулганны көтеп, кичә һәм төнлә булган яңалыкларны сөйләшәләр: кем килен керткән, өйләнгән, кияүгә чыккан, бала тапкан, ә кемдер дөнья куйган. Безнең авылда иң күп яңалыкларны чишмә янында, көтү куганда ишетергә була иде. Ирләре, балалары, биемнәре торганчы, киленнәр салкын чишмә суын кайтарып куялар. Аны эчкәч хәл, көч, дәрт керә, макмырдан да булыша, диләр. Ә менә Акбаш Әндрей дәдәйнең чатнаган башын чишмә суы төзәтмәгән. Шуңа күрә дә чишмәгә багышлап, шигырь язган, аны көйгә салган. Анда ул чишмәне дә, алачыкны да, Кәчтейне (бригадир Яковлев Федор) дә искә алган.
Ә инде язгы ташулар башланып, безнең кечкенә генә инешебез ярларыннан чыкканда, инеш аркылы салган басмалар агып китә, бердәнбер күперебез дә ыргылып аккан болганчык су астында кала иде. (Күперне әтиләребез, бабаларыбыз нык итеп салганнар, аны зур-зур бозлар да кузгата алмады). Язның шундый үзенчә матур да һәм шул ук вакытта куркыч та булган көннәрендә (чөнки су буенда төзелгән мунчалар, утын әрдәнәләре, хәтта маллар агып китә), безнең яшь киленнәр, әниләр, әбиләр, кояш калкып суны арттырганчы, резина сапогиларын киеп, ташу калдырган лайны җырып, күпер аркылы Лукалар коесына йөгерәләр иде.
Күңелле иде Пидәрдә, һәр авылдашның йөзендә шатлык балкый, җиде авылны берләштергән мәктәбе гөрләп тора иде. Иң галим, иң күркәм, иң гүзәл укытучылар безнең мәктәптә укытты. Без, бала-чагалар, мәктәпкә барырга чыкканда, инде тракторлар басуга киткән була, мал караучылар агач тәгәрмәчле арбаларга җигелгән атларда иртәнге ашка кайталар. Аннары алюмин битуннарга «Кәмпер» чишмәсенең суын салып, аңа катык катып, тагын эшкә йөгерәләр иде: кемдер чөгендер тәпкеләргә, кемдер печән чабарга. Әндри әбәтләрендә шул катыклы суны эчеп җибәрсәң, тәндә рәхәтлек гизә, күңел генә түгел, максатлар да күтәрелә: тагын бер буй чабыйк әле, тагын бер кишәрлек тәпкелик әле...
Авылыбыз кешеләре һәр чорда булган зур вакыйгаларда катнашкан: сәнәкчеләр сугышында, революциядә, гражданнар сугышында. Патшаны да саклаганнар, тик исән-имин алып кала гына алмаганнар. Пидәрдә дә күмәк хуҗалыклар оештыралар, хәллерәкләрнең мал-мөлкәтләрен тартып алып, үзләрен сөргенгә куалар.
Инде тынычланып, күтәренке планнар төзеп, матур гына яши башладык дигәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Армиягә яраклы дип саналган ир-атлар сугышка алына. Барлыгы 155 кеше китә, 87 кеше төрле фронтларда һәлак була, 68 ке-ше авылга җиңү алып кайта.
Вакыт уза, яралар төзәлә, хуҗалыклар төзекләнә башлый, салам түбәләр тольга, калайга, шифрга әйләнә. Бишьеллык планнарны срогыннан алда үтәп, матур гына яшәп ятканда, перестройка башлана, явыз фашист булдыра алмаган хәл: 15 республикадан торган Бөек Ватаныбыз СССР таркала, Мая-ковский мактаган «пурпурный» паспортларыбыз да, аларда язылган «СССР гражданины» дигән горур сүзләр дә юкка чыга. Күмәк хуҗалыкларыбыз тарала, урман кисеп ясалган чәчүлек җирләре инде авылдашларымны кызыксындырмый...
Туган авылым, биек таулы, тирән чокырлы, ямьле, гүзәл Пидәрем боега, моңая, картлар дөнья куя бара, яшьләр читкә китә. Чишмәләргә алып бара торган такыр сукмаклар тигәнәк, кычыткан, алабута үсеп югалалар, кайчандыр чишмә буенда күләгә ясап үскән таллар, картаеп, авып бетәләр. Чишмәләребез, йөрәккә сагыш салып, сазлыкка әйләнә.
100 ел элек Пидәрдән чыгып киткән авылдашларыбызның дүртенче, бишенче буыннары бүгенге көндә авылыбызның зур бәйрәме булган Тройсынга кайталар, зиратка барып, туганнарын искә алалар, өслә-рен чистарталар, череп ауган качлар урынына фоторәсемле таш памятниклар куялар. Авылга кайтучылар, иң элек, «Кәмпер» чишмәсенә төшеп су алалар.
Шундый зур вакыйгалардан соң, Бөек Ватан сугышы бетеп, 60 ел узгач, авылыбыз яңадан сулыш алды. Хәлле һәм битараф булмаган авылдашларыбыз тарафыннан зират чистартылды, коймасы тотылды, бурадан өй салынды. 1921 елда ачлыктан үлгән авылдашларыбыз җир-ләнгән урынга монумент куе-лып, ул җир койма белән тотып алынды. Сугышта катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл дә яңартылды, сугышта катнашучыларның исемлекләре тулыландырылып, ташка язылды. Нефть табучылар ярдәме белән авыл урамнарында аркылы чыга алмаслык итеп тракторлар изеп бетергән юллар төзекләндерелде, табигый газ кертелде. Тик авылда яшәүчеләрне бик күп эшләрдән арындырса да, аның начар ягы бар: авылда кирпечтән чыгарылган зур пичләр сүтелде. Иртән хуш исләре аңкып безне уяткан, яшь киленнәр, әниләр, әбиләр шул пичләрдә пешергән көлчәләр, тәбикмәкләр, дурычмаклар һәм инде бар нәрсәгә баш булган, күкрәккә кысып, кадерләп киселгән, кабарып пешкән ипиләр дә сагынып сөйләргә генә калды. Бик кызганыч... Нәрсәне сакларга була, соңга калмыйк, саклыйк. Шул ук чишмәләребез дә бездән ярдәм көтә. Чистартыйк, яннарын тотып алыйк.
Кадерле авылдашлар, 2013 ел экология елы дип игълан ителде. Барысы да бездән тора. Теләк булса, ярдәмчеләр табыла, халык әйтеме дә шуны раслый - кычкырып еласаң, сукыр күздән дә яшь тама! Безнең авылда истәлекле чишмәләр күп бит: Кәмпер чишмәсе, Тукран чишмәсе, Сатый чишмәсе, Пауал чишмәсе, Татар сазы чишмәсе, Түбән саз чишмәсе, Иске тегермән чишмәсе һәм башкалар. Быелгы елны игелекле эшләр башкару елы итеп үткәрик.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим