Туганайлар

"Айбагыр" озын гомерле булсын!

10-25 август көннәрендә "2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" һәм "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программалары нигезендә Татарстан Республикасы керәшен оешмасы тарафыннан "Лето" балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә оештырылган "Айбагыр" этнолагере эшләячәк. Быелгы смена,...

10-25 август көннәрендә "2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" һәм "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программалары нигезендә Татарстан Республикасы керәшен оешмасы тарафыннан "Лето" балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә оештырылган "Айбагыр" этнолагере эшләячәк. Быелгы смена, гадәттәгечә, Яшел Үзән районы Ильинка авылы янындагы нарат урманында урнашкан "Мечта" сәламәтләндерү лагере базасына туплана.

"Айбагыр"ның ишекләре ачылуга санаулы көннәр генә калып бара. Белгәннәрнең исенә төшерү, белмәгәннәрне таныштыру максаты белән, редакциябезгә "Бәрәкәт" республика керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе Светлана Максимованы кунакка чакырдык.

- Светлана, "Айбагыр" этнолагере белән күп гаиләләр инде таныш. Шулай да лагерь, аның эш юнәлеше, максаты белән таныштырып китсәң иде.

- "Айбагыр" этнолагере, беренче чиратта, керәшен балалары өчен оештырылган махсус лагерь. Халкыбызның гореф-гадәтләре, фольклоры, традицияләре, үзенчәлекләре буыннан буынга күчеп, сакланып барсын өчен, инде балачактан ук бу культура белән таныш булып, аны өйрәнеп үсәргә кирәк. Кеше гомере бик кыска вакыт бит ул. Әгәр дә керәшен хәрәкәте яшәсен, булсын дибез икән, димәк, кечкенәдән үк алмаш үстерергә тиешбез. Кеше гомере бик кыска вакыт бит ул. Әгәр дә керәшен хәрәкәте яшәсен, булсын дибез икән, димәк кечкенәдән үк алмаш үстерергә тиешбез. "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасын гына алыйк. Яшьләр оешмага килеп, берничә ел актив булып йөрергә дә өлгермиләр, гаилә корып яки карьера ягын кайгыртып юкка да чыга башлыйлар. Шуңа күрә, һәрдаим алмаш үсеп килсә, бик яхшы булыр иде. Иң төп бурычыбыз шушы. Ә эш юнәлешенә килгәндә, керәшен халкының гореф-гадәтләрен һәм традицияларын өйрәнү белән беррәттән, әлбәттә, балалар лагере булгач, программаны да кызыклы итәсе килә. Конкурслар, экскурсиялар, спорт ярышлары, төрле атаклы шәхесләр белән очрашу - болар барысы да программада каралган.

- Лагерь август аенда өченче сезонын ача. Быел балаларны нинди дә булса үзгәрешләр, яңалыклар көтәме?

- Әйе, "Айбагыр" этнолагере быел өченче тапкыр үткәрелә. Быел аның өчен Экономика министрлыгыннан 300 мең сум күләмендә грант оттык. Зур булмаса да, шактый чыгымнарны капларга җитәчәк. Без һәр елны Раифа монастыренә һәм Казан Кремленә экскурсияга бара идек, быел бу маршрутны бераз үзгәртербез дип торабыз. Ял итәргә килүче балаларның да саны шактый артыр дип көтелә, димәк, ярышлар һәм конкурслар да бераз кызурак үтәчәк. Быелгы программаның аерым бер тематикасы, үзенең фишкалары булачак, тик алары әлегә сер булып калсын. Шулай да, лагерь программасының концепциясе сакланачак.

- "Айбагырга" теләге булган һәркем кабул ителәме?

- 10-16 яшьтәге һәр керәшен баласы кабул ителә. 10 яшьтән дә кечерәкләрне алмаска тырышабыз, чөнки аларның кызыксыну дәрәҗәсе башкарак, безнең программа аларга үзләштерү өчен авыррак. Ни өчен нәкъ менә керәшен балалары булсын дибез, аз гына булса да культура белән таныш булу да мөһим, чөнки төрле биремнәр бар, команда белән эшли торган вакытлар була.

- Инде ике ел рәттән лагерьда ял итеп, быел да килергә теләк белдерүче балалар бармы?

- Андый балаларыбыз күп. кагыйдә булаак, беренче тапкыр лагерьгакилгән бала, адаптация вакытын авыр уза. Адаптацияне безнең балалар җиңелрәк үтә дияр идем, чөнки инде икенче ел рәттән килгәннәре бер-берсенә дусларча ярдәм итә. Алар, смена беткәч, Интернетта да аралашып, киләсе сменаны көтеп яшиләр. Хәтта, лагерь җитәкчеләре дә безнең балаларның дуслыгына, тәртиплелегенә сокланып, "алтын балалар" дип әйтәләр иде. Чыннан да, без балаларыбызны яратабыз.

- Лагерь булгач, вожатыйлар да кирәк. Аларны сайлап алу критерийлары нинди?

- Аллага шөкер, вожатыйларны эзләп интеккәнебез юк. Аларны да шулай ук керәшен яшьләре арасыннан сайлап алабыз. "Айбагырга" балалар белән эшләргә төрле елларның титуллы "Керәшен чибәрләре" һәм "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасының активистлары килә. Кайсыберләре быел шулай ук инде өченче тапкыр барырга җыена. Вожатый, беренче чиратта, балаларга үрнәк булырга тиешле кеше. Алар белән алдан очрашу үткәрелә, тест язалар, психологлар белән сөйләшәләр, аннан соң гына сайлап алабыз. Әлбәттә, бернинди дә начар гадәтләре булырга тиеш түгел: тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр эчү, тәртип бозу лагерь территориясендә катгый тыела. Вожатый ул - көчле рухлы, үз артыннан отрядын ияртүче дә, йомшак күңелле, балаларның дусты да булырга тиеш. Вожатыйлык тәҗрибәсе булганнарга һәм ир-егетләргә өстенлек бирелә. Закон буенча 18 яшьтән эшләү мөмкинлеге бар.

Мондый педагоглар, организаторлар, вожатыйлар булганда, әти-әниләрнең дә күңеле тынычтыр. "Айбагырда" балалар ял итеп, яшьтәшләре белән аралашып, яңа дуслар табып кына калмый, рухи яктан ныгып, бай тәҗрибә туплап, иң мөһиме, үз халкының тарихы, мәдәнияте, сәнгате белән якыннан танышып кайталар. Светлана, Сиңа да, "Айбагыр" этнолагерен оештыручы башка җитәкчеләргә дә, әлеге зур, җаваплы эштә уңышлар телибез. "Айбагыр" озын гомерле булсын дигән теләктә калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: