Туганайлар

Авыл җанлы бизнесмен

Аларны бүгенге көндә нинди исемнәр белән генә атамыйлар: эшмәкәр, алыпсатар, бизнесмен, предприниматель... Эш башлаганда, үзләренә дәүләт тарафыннан бернинди ярдәм күрсәтелмәсә дә, эшләре көйләнеп, инде үргә менә башласа, аларны шунда ук күреп алалар. Син бай, шуңа-шуңа ярдәм итәргә тиеш, дип, төрле яктан тарткаларга тотыналар. Аннары китә тикшерүләр... Нишлисең, безнең илдә әлегә...

Аларны бүгенге көндә нинди исемнәр белән генә атамыйлар: эшмәкәр, алыпсатар, бизнесмен, предприниматель... Эш башлаганда, үзләренә дәүләт тарафыннан бернинди ярдәм күрсәтелмәсә дә, эшләре көйләнеп, инде үргә менә башласа, аларны шунда ук күреп алалар. Син бай, шуңа-шуңа ярдәм итәргә тиеш, дип, төрле яктан тарткаларга тотыналар. Аннары китә тикшерүләр... Нишлисең, безнең илдә әлегә шулай, чит җирләрдә бизнес ачарга теләүчегә, бәлки, мөнәсәбәт башкачадыр.

Бизнесменнар тормышын әнә шулайрак итеп күз алдына китерәбез. Ә чынында, нинди икән ул эшмәкәрлек юлы? Башка һөнәрләр белән чагыштырганда, аның нинди плүсләре, нинди минуслары бар? Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең һөнәри бәйрәме якынлашканда, шул хакта гапләшеп алырга булдык. Кунагыбыз - Чаллы шәһәрендәге ООО "Медтехника" берләшмәсе директоры - Климентий Дмитриевич Малов.

- Климентий Дмитриевич, үзегез алып барган эш турында төгәлрәк сөйләгез әле.

- Исеменнән күренгәнчә, безнең бизнес медицина приборлары, аппаратлары белән бәйле. Ике юнәлештә эшлибез. Беренчесе - аларны табып кайтарып, заказчикка сату булса, икенчесе - медицина техникасын монтажлау, эшләтеп җибәрү, төзәтү, русча әйтсәк, аппаратураны обслуживать итү. Болар икесе бергә үрелеп барса да, үзләре аерым-аерым тармаклар. Лицензия, сертификатлар да һәр юнәлешкә аерым әзерләнә.

Иң элек поликлиника, больницалар биргән заказны өйрәнәбез. Ул прибор кайларда чыгарыла, бәясе нинди, стандартка туры киләме, аны кайтарту, монтажлау нинди чыгымнар сорый? Шуларны исәпләгәч, оптималь вариантны сайлыйбыз. Без сораган аппаратурага башка заказчиклар да булса, товарның бәясе уйный башлый. Инде заказ безнеке дигәндә, поликлиникага бүлеп бирелгән акча килеп җитмәскә мөмкин. Күп чакта рискка да барырга туры килә. Врачларга үзебездә чыгарылган инструментлар ошый, алар яхшы материалдан эшләнә. Шунда кемдер, стандартка туры килгән, әмма бәясе түбәнрәк булган товар тәкъдим итә. Очсызлысына кызыгалар. Кытайда эшләнгән инструментлар, берничә тапкыр кулланганнан соң, бөтенләй яраксызга әйләнә. Иң кызганычы, әнә шулай, бер тиен экономиялим, дип, берничә сумны җилгә очыруда. Ләкин бу поликлиника җитәкчелегеннән тормый, аларга дәүләт бюджеттыннан "мизер" күләмдәге акча бүленә - бөтен хикмәт тә шунда.

- Бизнесыгызның икенче тармагы - медтехниканы көйләү, эшләтеп җибәрү, ватылса - төзәтү, дисез. Бу эшне нинди специалистлар башкара? Сезнекеләр көйләп җибәргәч, аларны дөрес эксплуатацияләрлек медицина белгечләре бармы?

- Чыннан да, бүгенге приборлар бик катлаулы. Аларны инженер-электронщик белгечлеге булганнар гына монтажлый ала. Аппаратураның 50 проценты анны эшләтә белмәү, дөрес басмау, дөрес кулланмау аркасында сафтан чыга. Белгечләр булмау сәбәпле, "мертвый груз" хәлендә торучы аппаратлар да күп. Бигрәк тә район больницаларында мондый хәл еш күзәтелә: кыйммәтле аппаратура урнаштырыла, аның белән эшләрлек специалист табылмый. Аппаратура шулай еллар буе тузан җыеп тора.

- Техниканы инженер-электронщиклар көйли, дисез. Аларны махсус укыталармы?

- Кызганычка каршы, бүгенге көндә медтехниканы ремонтлау өлкәсе игътибардан бөтенләй төшеп калган. Элек андый специалистларны Санкт-Петербургта, Мәскәүдә укытканнар, курслар оештырганнар. Ә хәзер белгечне кем ничек таба. Элегрәк мәктәпләрдә радиоэлектроника белән кызыксынучылар өчен түгәрәкләр эшли иде. Андыйлар арасыннан менә дигән белгечләр үсте. Бу өлкәгә дәүләтнең бөтенләй игътибар бирмәве, бюджета моның өчен акча каралмавы бик үкенечле хәл.

- Соңгы вакытта СМИ аша теге яки бу авыруга чит илдә дәвалану өчен акча җыю акциясе үткәрү модага керде. Нишләп, чит илдә андый операцияне ясыйлар да, үзебездә ясамыйлар?

- Мин үзем мондый операцияләрне бик хуплап бетермим. Үзебезнең шәһәрләрдә дә ясап була торганнарны "мир белән" теләнеп җыйган акчага чит илдә ясатуның мәгънәсен күрмим. Чаллыдагы БСМПны, Балалар Диагностик үзәген генә алыйк. Әллә нинди катлаулы операцияләрне ясыйлар бит хәзер. Сыйфатлары чит илдәгедән кимдер дип уйламыйм. Шулай да мондый алга киткәннәре күп түгел. Сәламәтлекне саклау өлкәсенә бүлеп бирелә торган акчаның күләме бүгенгечә калса, медицинабыз чит илләр дәрәҗәсенә менеп җитәр, дигән уйны онытырга туры киләчәк.

- Медицинаның хәле шәптән булмагач, бу сезнең бизнесыгызга да суга торгандыр. Акчасы булмагач, сатып алу мөмкинлеге дә юк дигән сүз бит.

- Алда сөйләгәннәрем - киләчәктә болай барса, дип, сагаеп, кисәтеп, чиновникларга хәлне ишеттерергә теләп әйтүем. Әлегә заказларыбыз да күп, планнарыбыз да масштаблы. Әле менә яңа нокталар ачып, киңәергә торабыз.

- Мондый эштә конкурентларсыз булмый торгандыр. Белүебезчә, якында гына Түбән Кама "Медтехника" җәмгыяте бар. Алар инде күптәннән эшләп килә - "тешле" конкурентлар.

- Геннадий Муллин җитәкләгән "Медтехника" безгә конкурент түгел, без - партнерлар. Геннадий Николаевич мине бу өлкәгә җитәкләп диярлек кертеп җибәрде, мин аңа бик рәхмәтле. Башка конкурентларга килгәндә, алар бар, элеккеләре өстенә яңалары өстәлеп тора. Без дә бер урында таптанмыйбыз, үсәбез бит. Төрле юлларны эзлибез, эш барышыннан зарлана алмыйм.

- Кырым, Украина белән бәйле хәлләр экономика өлкәсенә үзгәрешләр кертте. Сезнең дә Украинада партнерларыгыз булгандыр.

- Әйе, шактый приборларны, бигрәк тә гинекология өлкәсенә караганнарын Украинадан кайтарта идек. Бүген без аларны Белоруссиядән сатып алабыз. Без түгел, украиннар күп нәрсә югалтты. Бөтен өлкәдә дә яңа партнерлар табып була.

- Шәп бизнесмен икәнегезне белдек. Бу бизнеска килгәнгә кадәрге гомер дә бар бит. Анысы белән дә таныштырыгыз әле.

- Мин - Мамадыш районы Владимир авылы малае. Ишле гаиләдә үстем - тугыз бала идеек без. Рәхәтлеге дә нәкъ әнә шул - күп балалы семьяда үсүгә бәйләнгән. Үзебездә - 9 бала, аның өстенә, өч чакрымлы Уладимыр урамының калган балалары да безнең тирәгә җыела. Йорт эшләребез бүленгән: кем идән юа, кем бәпкә саклый, кем тирес чыгара... Бездән башка уенны башламыйлар. Ничек көтеп торсыннар, ди? Эшләрне бергәләп башкарабыз. Иң үзәккә үткәне - бәпкә u1089 саклау. Тиз генә эшләп ташлап булмый. Җитмәсә, башка балаларныкы кебек, әби-бабайларыбыз да юк. Алар әнә, бәпкә саклап интекмиләр. 5 минуттан әйләнеп килергә булып ташлап китәсең дә - дөньяңны онытасың. Сиңа караганда, тилгән өлгеррәк булып чыга...

Авыл тормышының бөтен тәмен тоеп үскәнгәдер инде, һөнәремне авыл хуҗалыгы буенча сайладым: инженер-механиклыкка укыдым. Армия хезмәтен үтәп, авылга кайтуыма, минем һөнәрнең кирәклеге калмаган иде - колхозның бөтен техникасын талап, таратып бетергәннәр... Шәһәргә китәргә туры килде.

- Гомер буе авылыннан аерылмады, авыл җанлы булып калды, яшеренеп кенә шигырьләр дә яза әле, ди якыннарыгыз сезнең хакта.

- Кендегең белән шул җиргә береккәч, авыл баласы булудан туктап була димени? Безнең авыл аерата матур. Чишмәләребезнең суын эчеп караган Кеше аның тәмен гомере буе иреннәрендә саклый. Владимирда үстә, шигырь язма, имеш. Шигырен генә түгел, җырын да язабыз әле (күршебез - җырчы Георгий дәдәй Ибушев әйтмешли!). Читләр җырласынга түгел, үзебез өченгә генә.

Колхозларны таратмасалар, инженер-механик, аннары, бик тырышсам, колхоз председателе булыр идем. Корыга интегүче җир, үсәргә азапланучы шытымнар турында кайгыртыр идем. Ә хәзер ярдәм көтеп ятучы авырулар, аларга кирәкле аппаратураны тизрәк юллап кайтарту турында уйлыйм. Тормышта бит бернәрсә дә очраклы түгел, барысы да бер-берсенә бәйләнгән. Димәк, бүген әле мин шушы урында кирәк.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Һөнәри бәйрәмегез белән сезне!

Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: