Туганайлар

Атна буе туй иткәннәр

Лаеш районы Ташкирмән авылында булып кайтуыбызга инде бер ел чамасы вакыт үтсә дә, киң күңелле, җор телле кунакчыл Ташкирмән кешеләре әле һаман да күңел түрендә яши. Очрашкан-күрешкән минутлар сагындырып искә төшә. Күңелгә якын булып кереп калган ирле-хатынлы Катя түти белән Владимир дәдәй Романовлар белән дә әле кичә генә сөйләшеп утырдык...

- Мине Владимир дәдәгез урамнан алды инде. Сигез яшемдә ятим калдым. Әти сугышка китеп үлде, әни әтине югалтудан сагышланып китеп барды. Дәдәм белән урамда калдык. Әнинең дәдәсе - Федор дәдәй фронттан кулсыз булып кайтты. Исәбе - Ташкент якларына чыгып китү иде. Сукыр әбине, без ятимнәрне карарга дип китми калды. Гомере буе Ташкентны сагынып яшәде үзе, - дип искә ала Федор Николаевичны Катя түти. Бер кулы белән плотник булып эшләп, бөтен авылны өйле, капкалы итә дәдәсе. Буй үстергәч, дәдәсе йортыннан Владимирларга килен булып төшә Катя түти.

- И, ул чактагы туйларны күрсәгез, гел әкәмәт инде. Атна буена сузыла иде килен-кияү төшерү ашлары, - дип тезеп китә ул.

Кызны алып кайткач, туган-тумача бер җыела. Икенче көнне махмырга килә. Өченче кичтә - олы туй була. Аннан - мунча көне, аннан - килен токмачы, дия-дия, һәрбер көнне искә төшереп, ул чакта булган хәлләрне күз алдына китерергә тырыша ул. Килен күрергә килгәндә, кунаклар үзләре белән ботка пешереп килергә тиеш була. "Рәхмәт әйтеп, ботканы алганда, киленнең "теле ачыла". Аңарчы ниндидер сүз әйтү, сөйләшү - тыйнаксызлык булып санала.

Бер-берләрен алдан белешмичә, димләп кенә өйләнешсәләр дә, бик матур гомер кичерәләр. Мәхәббәттә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр алар. Владимир дәдәй күпчелек вакытын балыкта үткәрә, ә Катя түти гомер буе сыер сава. Сыерлар янына утрауга көймә белән чыгып йөриләр. Көймәгә үзләре дә төялә, сөтле флягаларны да төйиләр. Ничек әйләнеп капланмаганнар, диген. Башкалар бәрелмәсен өчен, бензинлы чүпрәккә ут ягып, маяк итеп тоталар.

Катя түти икесе өчен дә сөйли, Владимир дәдәй, хатыны сөйләгәнгә баш ия-ия җөпләп, икесе өчен дә тыңлап утыра. Карашларында, хәрәкәтләрендә бер-берсен аңлау, санлау күренеп тора.

- Без хәзер икебез бер кеше инде. Картаюыбыз җитте. Төпчек улыбыз белән бергә торабыз. Без аларга терәк, алар - безгә, дип, онык-ларын сөеп куя Катя түти.

Картайдык дисәләр дә, җир җимертеп эшләп йөриләр. Маллар карау өстенә, әле ун баш умарталары да бар.

- Умарта - иптәш инде ул. Эше, мәшәкате күп булса да, сые да, дәвалау файдасы да бар, - дип, сүзгә катнаша Владимир дәдәй дә.

Бергә яшәп олыгайган кешеләр, чынлап та, бер-берләренә ошап, бер-берләрен тутырып торалар икән. Күзәткәндә, шуларны ачыкладык. Гомерне алар кебек үткәрсәң икән ул, дигән ак көнләшү хисе дә сызылып үтте күңел түреннән. Күз генә тимәсен үзләренә, исән-сау яшәсеннәр. 55 ел бергә гомер кичергәннәр. Ходай биргән гомерләрен тагы да шулай, бер-берләренең күзләренә карап, аркадашлар булып, бәрәкәтле итеп үткәрсеннәр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: