Туганайлар

Ашы булса – җыры булыр

12 октябрь - авыл хезмәтчәннәре көне Октябрь ае - бәйрәмнәргә бай ай. Өлкәннәр көне белән башланып китә дә, эстафе­таны укытучылар, тәрбия­челәр үз кулларына ала. Уголовный розыскта эшләү­челәрнең һөнәри бәйрәме дә шушы айда. Быел әле мөсел­ман туганнарыбызның Кор­бан Гаете дә октябрь башы­ на туры килде. Санап кител­гәннәрдән тыш та көн саен...

12 октябрь - авыл хезмәтчәннәре көне
Октябрь ае - бәйрәмнәргә бай ай. Өлкәннәр көне белән башланып китә дә, эстафе­таны укытучылар, тәрбия­челәр үз кулларына ала. Уголовный розыскта эшләү­челәрнең һөнәри бәйрәме дә шушы айда. Быел әле мөсел­ман туганнарыбызның Кор­бан Гаете дә октябрь башы­ на туры килде. Санап кител­гәннәрдән тыш та көн саен нинди дә булса бер дата бил­геләп үтелә.
Авыл хуҗалыгы эшчәннәре дә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен шушы айда үткәрәләр. Элгәреге елларда октябрь аендагы иң зур бәйрәмнәрдән саналып, ил күләмендә билгеләп үтелә торган иде ул. Авыл җирләрендә, берничә йорт кешеләренең җыелып, колхоз идарәсе өләшкән ризыклардан ашын, бәлешен пешереп, чәй-мәен китереп, бергәләп ашап-эчеп, җырлашып утырулары матур истәлек булып хәтердә калган. Хәзер әнә, авылда яшәп тә, иген җире чәчелгәнме-юкмы, урып-җыю чоры ничек бара - уңыш амбарга салынганмы, әллә басуда җәелеп ятамы - моның белән бөтенләй кызыксынмаучылар күбәйде. Җиргә хуҗаларча карау юкка чыгып бара.
Мондый нәтиҗәне ашыгыбрак ясаганбыз икән. Кем җиргә мәхәббәт белән туган, кемнең кендеге җиргә бәйләнгән - алар бүгендә иген үстерү кебек авыр эшне башкаралар, авыл хуҗалыгы продукциясен күбрәк җитештерү өчен тырышалар. Чит ил продукциясенә санкция кертелгәч, үзе- безнекен тагын да арттыру кирәклеген аңлап эшлиләр. Мамадыш районы Дүсмәт авылы механизаторы Сергей Гурьянов та - авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырышып хезмәт итүчеләрнең берсе. Илдә нинди генә үзгәрешләр булмасын, иген үстерү өлкәсендә нинди генә исемдәге берләшмәләр барлыкка килмәсен - Сергей Анатольевичның җиргә карата олы мәхәббәте үзгәрешсез калган.
Сигезенче классны тәмамлап, өч ел ГПТУда укуын, аннан соң ике еллык армия хезмәтен исәпләмәгәндә, аның бөтен гомере Дүсмәт авылында һәм аның басу-кырларында үткән. "Башкалар авылдан киткәндә, синең бер дә китәсең килмәдеме?" - дигән соравыбызга каршы, тыйнак кына елмаеп: "Башкалар да, мин дә киткәч, барыбызны да кем ашата соң аннары?" - дип, сорауга каршы сорау белән җавап бирде ул. "Әти белән әнине дә ялгыз калдырып булмый, кечкенә чакта алар безне караса, өлкәнәйгән көннәрендә аларны без тәрбияләргә тиеш бит инде", - дип тә өстәде тагын. Сергей булачак хатынын - Настяны, борынгыдан килгән гадәт буенча, күрше Ташлыяр авылыннан урлап кайткан. Гаилә корып яшәүләренә быел 26 ел тулды. Әтиләре Толя дәдәй белән әниләре Фекла түти аларның өч балаларын тәрбияләп үстергәннәр. Шуннан да зуррак бәхет була аламы өлкәнәйгән кешегә?!
Сергей үзе, армиядән кайткач, беренче тапкыр тракторга утырган көннәрен гомеренең иң якты чоры дип искә ала. Ул чакта "Таң" хуҗалыгын исеме еракларга билгеле булган Зәйнулла Һадиуллин җитәкли. Авылда калган яшь механизаторларның йөрәгенә хуш килерлек җылы сүзен дә, материаль яктан кызыксындыру алымнарын да жәлләми башлык. Үзен шулай бәяләүләрен күргән яшь егеткә тагын нәрсә кирәк: тимер айгыр эчендә җырлый-җырлый җир эшкәртә ул.
Ул вакытлардан соң күп нәрсә үзгәргән. "Таң" колхозы таралгач, аның җирләрен "Вамин" алган. Аннары, "Сөт иле" дип йөртелә башлаган. Исемнәре ничек дип үзгәртелсә дә, эшләгәнеңә карап түләү системасы рәтләнә алмаган. Авыл җирлегендә калып эшләүчеләрнең хезмәт хаклары бүген дә вакытында бирелми (күләме белән дә башка өлкәдәгеләрнекеннән шактыйга ким ул). Алда әйтеп үтелгәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясен читтән кертү чикләнгән заманда, аларның хезмәтенә түләү тамырдан үзгәрергә тиеш, югыйсә... Авылда эшләргә кеше калмады, дип зарланабыз аннары.
Хәер, кемгәдер үпкәләп утырмый Сергей Гурьянов. Үпкәләп утырырга вакыты да юк, характеры да андый түгел. Абзар тулы мал-туар, аларны карыйсы бар. Аннары, узган ел башлаган яңа йортын төзеп бетерәсе, Казанда укучы кече улын аякка бастырасы, тагын әле уйда гына йөрткән дистәләгән планнарын башкарып чыгасы.
Июнь аенда "КСК" комбайнына утырып, люцерна урырга керешкән булса, бүгенге көндә шул ук комбайнда кукуруз җирендә эшли ул. Быел кукуруз каерылып уңган, вакытында җыеп алырга өлгерергә генә кирәк. Кыш көне Сергей "Беларусь" тракторы белән сыер фермасында терлекләргә ризык тарата. Төрле чакларны күргәне бар аның. "Кайсы елларда терлек азыгына зур кытлык була, андый чакта, хайваннарны жәлләп, йөрәк кысыла. Быел алай булмас, Ходай кушса. Кукуруз уңышы әнә ничек әйбәт чыга", - дип, куанычы белән бүлешә ул.
Ризыклары күп икән - сыерларның сөте мул булыр, сөт мул- лыгы - яхшы хезмәт хакы, күңел күтәренкелеге дигән сүз. Һөнәри бәйрәмеңне әнә шулай күтәренке күңел белән каршылауга ни җитә?!
Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: