Туганайлар

Җаны олының эше дә олы

Мең еллык тарихлы Алабугада психоневрологик авырулар интернаты шәһәрнең иң борынгы учреждениеләренең берсе. I гильдия сәүдәгәр, сәүдә эшчәнлеге белән генә түгел, хәйрия эшчәнлеге белән дә хөрмәт казанган (шулай ук бик күп керәшен чиркәүләре төзелешенә дә акча белән булышкан) Иван Стахеев төзеткән бу оешма "Дом призрения" дип аталган.

Авыру балаларга, картлыктан ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә хәйрия ярдәме күрсәтелә торган оешмаларны шулай атаганнар. 1840-1870 елларда архитектура һәйкәле булырлык итеп торгызылган корпуслар, авырулар өчен чиркәү бинасы шул заманнарда да психик авырулы кешеләргә медицина ярдәме генә түгел, рухи ярдәм дә күрсәтелсен дигән максат белән төзелгән. Тарихка күз салсак, төрле елларда биредә инвалидлар шәһәрчеге дә, авыру балалар йорты да оештырылган булган. 1972 елдан бүгенгә хәтле әлеге оешма Алабуга психоневрологик интернаты дип йөртелә.
Бүген анда 450 гә якын авыруга 182 кеше хезмәт күрсәтә.
Йомыш төшеп, Алабугага баргач, тиз генә энемне күрергә кирәк булды. Эш урынына киттем. Алабуга психонервологик авырулар интернатында директор урынбасары булып эшли ул. Сюрприз ясап, бик тиз генә эш урынына үтмәкче идем, монда керүләре бик үк ансат түгел икән. Кәрәзле телефон номерын җыеп, үзен чакырып чыгарырга туры килде. 1-2 сүз алышкач, минем бер күз белән генә булса да, ишегалдына карап аласым килде.
Энем Владимир Семёнович Пасыев җиденче елын инде биредә эшли. Хезмәттәшләренең хөрмәт итүен, авыруларының яратып эндәшүен күреп сөендем. Ник дисәң дә үз энем бит.


- Шушындагы авырулар кемнең кем икәнен шулкадәр яхшы тоя, кешенең күңелен сизә белә, - дип сөйләп китте ул, - акыллы гына тоелган кеше янына бөтенләй килмәскә, ә тышкы кыяфәте белән усал, җитди тоелган кеше янына килеп, матур гына сөйләшә башларга мөмкиннәр.
Авыруларның төрлесе: тумыштан акылга зәгыйфь булганнары да, кайчандыр югары социаль статуска ия булып, шушында килеп эләккәннәре дә бар икән.
Ишегалдына килеп керүгә мондагы тәртипкә, гөлләр патшалыгына шаккаттым. "Ай-яй матур монда", - дип сокланып торганда, энем кул ишарәсе белән генә бер мөлаем хатын-кызны чакырып алды.
- Галина Николаевна Гая-зетдинова була бу, якташыбыз, Мамадышның Җөри кызы, чәчәкләр, теплица, бакча өчен җаваплы кеше, - диде ул.
Чыннан да, бу ханымның күп хезмәт куйганы турында сөйләп тә торасы юк, болай да ачык күренә. Шактый зур җиләк-җимеш бакчасына да, кыскасы, 5 гектар территориясе булган интернатта чәчәк үстерүгә дә җаваплы икән якташым.
Владимир миңа территория буенча экскурсия ясый, тегесе-монысына эш кушып китә, минут саен кәрәзле телефоны шалтырый, 1-2 сәгатьтән ниндидер тикшерү буласын хәбәр итәләр...
Менә монысы ашханә. Элек чиркәү булган. Совет заманында ашханә итеп үзгәртергә карар кылганнар. Минем эчкә кереп карау теләге туды. Тышкы кыяфәтендә чиркәүнең эзе калмаса да, хәйран биек, түгәрәкләнеп менгән түшәме чиркәү булганына шик тудырмый. Башта керәшеннәр эзләү максаты белән кермәсәм дә, Владимирның татарчалатып: "Вера Николаевна, бу юлы тикшерүчеләр белән түгел мин",- дип елмаюы булды, сораштыра да башладым: Анисимова фамилияле бу ханым Кукмара районының Лубян авылы кызы икән. Биредә шеф-повар булып эшли.
2 этажлы артык зур булмаган бинада медицина пункты урнашкан. Интернатның медицина бүлеген врач-психиатр, медицина фәннәре кандидаты Илнур Рәхимов җитәкли. Дарулар бүлеге өчен җаваплы фармацевт булып, Алабуга районы Шүрнәк авылында туып-үскән Нина Карманова хезмәт куя. Авыруларга дарулар белән дә, тәмле-ягымлы сүзе белән дә булышырга әзер ул.
- Шулай да керәшеннәр күпме оешмагызда? - дип кызыксынам.
- Шактый, хезмәткәрләр арасында уникеләп кеше бар дип йөрим, - ди энем. - Бертуганнар да бар әле. Ефремова Эльза кассир булып эшли, Натальясы - санитарка. Алабуганың Үтәгән авылы кешеләре. Алай бик кызыксынсаң, туган җирләрен дә язып, исемлекне әзерләп бирермен, яме.
Торак корпуслары яныннан узганда ул: "Эчкә дә кереп чыгасың килмиме соң?" - дип сорады. Төрле авырулар бардыр, кызгану хисемне яшерә алмам дип, бу тәкъдимен кире кактым. Тәртип, чиста-пөхтәлек булуында болай да шигем калмаган иде инде.
Интернат китапханәсенә дә күз салыйм дип кергән идем, анда авыруларның кул эшләреннән күргәзмәне күреп шаккаттым. Ясалган рәсемнәр, чигелгән, бисер белән эшләнгән панноларны күреп, сокланудан исем китте. Аларның күбесендә мәчет, чиркәү рәсемнәре ясалган. Кулдан ясалган иҗат җимешләре - әллә ничә төрле икона тезелеп киткән. Кешегә нинди халәттә булса да Алла кирәк шул. Интернатның ике бүлмәсе - Алла йорты - мөселманнар һәм христианнар өчен аерым җиһазландырылган. Алла беркемне дә ярдәменнән ташламасын инде берүк.
Мин биредә "кунак" булган көнне "Алабуга психоневрологик интернаты" директоры Рәшит Рәхмәтуллин Казанга Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына киткән иде.
- Директорыгызның өйдә булмавы яхшы булды әле, иркенләп йөри алмаган булыр идек, - дип куйдым мин, күңелдәгесен әйтеп.
- Юк, Рәшит Нуретдинович начар кеше түгел ул, монда күңелең якты булмаса, эшләп тә булмый. Биредәге эш торышы, алда торган бурычлар, киң күңелле хезмәткәрләр турында бик теләп сөйләр иде ул, - диде Владимир, аннары тикшерүчеләрне каршыларга ашыкты. Җитәкче һәм хезмәткәрләр бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсенең куйган хезмәтләрен күреп, аңлашып эшләгәндә генә бердәм коллектив туплана, тәртип була, игелекле эш алга бара шул. "Җаның олы булса - һәр эшең олы" дигән халык мәкале нәкъ менә монда эшләүчеләргә атап әйтелгән кебек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: