Туганайлар

Җаннарны кузгаткан моңлы кич

5 декабрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары югары музыка сәнгатен сөюче чаллылыларны "Энергетик" мәдәният йортына җыйды. Үлемсез дөнья шедеврлары саналган әсәрләрне үз эченә алган бай эчтәлекле концерттан тамашачы канәгать калды.

Концертта опера, оперетта һәм мюзикллардан өзекләр, арияләр, дуэтлар, халык җырлары, романслар һәм башкалар яңгырады. Теге яисә бу әсәрне башкарыр алдыннан аның кайсы төр жанрда булуы, авторы, эчтәлеге, язылу тарихы турында кыскача әйтеп кителде.

Оперетта жанрының, мәсәлән, итальян те-леннән тәрҗемәсе - кечкенә опера, дип аталуын күпләр белмәгән булгандыр. Зур, җитди операдан аермалы буларак, опереттада төп геройлар музыкаль һәм бию номерлары арасында, гадәти драматик театрдагы кебек, бер-берсе белән сөйләшә дә алалар. Оперетта беренче карашка җиңел жанрдыр кебек тоелса да, башкаручыдан тиешле дәрәҗәдә куелган опера тавышына ия булудан тыш, сәхнәдә үз-үзеңне тоту, дөрес хәрәкәт итү осталыгы да сорала. Филармония артистларының әйтеп үтелгән әлеге сыйфатларны үзләренә туплаган булулары һәр чыгышта ачык күренде.

Концерт оперетта жанрының иң күренекле вәкилләреннән берсе булган, музыка сөю-челәргә вальс короле буларак билгеле италияле Иоганн Штраусның "Летучая мышь" опереттасыннан "Граф Орловс-кий тосты" белән башланып китте. Сәхнәдә Джакомо Пуччининың "Богема" операсыннан башкарылган өзек, данлыклы поляк композиторы, пианист Фредерик Шопенның вальсы, француз композиторы Жорж Бизеның "Кармен" операсыннан Хабанера, рус композиторы, ике меңнән артык җырлар авторы Матвей Блантерның "Черноглазая казачка"сы кебек данлыклы әсәрләр белән беррәттән, үзебезнең танылган татар ком-позиторларыбызның да кабатланмас әсәрләре яңгырады. Салих Сәй-дәшевнең "Зәңгәр шәл" музыкаль драмасыннан Мәйсәрә җырын, Мирсәет Яруллинның "Яшьлек дустыма", Рөстәм Яхинның "Оныта алмыйм" романсларын, "Башмагым" музыкаль комедиясеннән Кәрим бай куплетын залдагылар рәхәтләнеп тыңлады. Соңгысын Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев башкарды. Аны һәм концертны оештыручы Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтованы тамашачы аерата яратып, зур алкышлар белән каршы алды. Лидия Әхмәтова "Карамболина-Карамболетта" һәм Фредерик Лоу иҗат иткән "Моя прекрасная леди" мюзиклыннан Элиза җырын башкарды. Публика аны сәхнәдән җибәрмичә, тагын-тагын җырлатырга теләсә дә, ике сәгатьтән артык барган концерт азагына якынлашкан иде шул. Аның шулай бер тын белән сизелми дә үтеп китүе концертның чыннан да профессиональ дәрәҗәдә оештырылган булуын күрсәтә. Шулай булмаса, һәр артистның чыгышы "Браво" кычкырып, көчле кул чабуларга күмелер идемени. Тагын бер нәрсә - коллективта аерата яшьләр күп булуы игътибарны җәлеп итте. Бусы - җитәкчеләре Лидия Әхмәтованың зур талантка ия булган яшь профессионалларга танылырга, үсәргә, карьера ясарга мөмкинлек бирергә омтылуыннан.

Кыскасы, филормония артистлары куйган максатларына иреште бу көнне. Эстетик дәрәҗәдәге музыканың гади тел белән генә аңлатып бирә алмастай сихри көче күңелләргә рухи байлык, көч һәм ниндидер затлылык өстәгәндәй булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: