Туганайлар

Ана — бөек исем, нәрсә җитә ана булуга!

«Әни» диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый «Әни» сүзен таптарга. З. Туфайлова Әйе, Ана - ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, тудыра, бала тугач, ул аңа үзенең күкрәк сөтен...

Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала үсеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит. Менә шушы вакыйга, шушы проблема кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Бәлки оныта торганнардыр, ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.
Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә. Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә:
Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан,
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.

Минемчә, һәрбер әни булган кеше үзенә аерым атап язылган шигырьгә лаек. «Әни» сүзе - үзе үк бик матур шигырь бит ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: