Туганайлар

Ак мунча

Мунча – кунак сыйлауның бер йоласы. Кунакка чакырып та, мунча якмасалар, Хуҗабайның поты бер тиен

 

Рабит Батулла

Кара мунчаны ак мунча кысрыклап чыгарып бетерде. Ак мунчаның сәкеләре, ләүкәләре чиста, диварлары – сап-сары бүрәнәләр. Корым, сөрем кебек нәрсәнең заты да юк ак мунчада.  Ак мунчаны һәркем үз системасы белән кора. Ак мунчаларда, гадәттә, төнлек булмый.  Чөнки ак мунча миченең төтен юлы – морҗасы-торбасы була.  Морҗада юшкы (эшермә) була, мунча ягар алдыннан шул юшкыны тартып, төтен юлын ачарга кирәк.

Мунча – кунак сыйлауның бер йоласы. Кунакка чакырып та, мунча якмасалар, Хуҗабайның поты бер тиен.  Мунчасыз кунак – ул яртылаш кына сыйлану.  Бәйрәмнәрдә һәр кураның мунчасы ягылган, өлгергән булыр. Килгән кунакны аш ашатмыйча, юл чәе генә эчертеп, мунчага алып китү – олы хөрмәт. Мәкаль дә шул турыда сөйли: “Әүвәл мунча, аннан сумса”.

Уттай кызу эш өстендә мунча ягарга вакыт булмый. Эш өстендә яңгыр явып, урак урырлык булмаса, печән чабарлык булмаса гына бөтен халык мунча яга, мич ашлары пешерә, тәмләп чәй эчә. Бу турыда такмак та сакланып калган:

Яу, яңгыр. Байның йөрәген яндыр.

Яңгыр яуса кайтырбыз,

Мунча кереп ятырбыз.

Авыр эштә алҗыганнарга яңгыр мунча, бәйрәм алып килгән.

Мунча керү кайчан рәхәтрәк була? Кышкы зәмһәрир салкындамы, әллә җәйге челләдәме?

Салкыннан эссе мунчага кереп ятуның никадәр ләззәт икәнен сөйләп торырга да кирәк түгелдер.  Әмма җәйнең иң эссе вакытында шаулап торган мунчага кереп, кат-кат чабынып урамга чыксаң, көн эсселеген син сизмиячәксең дә. Беренчедән, синең тәнеңдә тир калмаган, син тирләмәячәксең. Икенчедән, көн никадәр эссе булса да, мунча эссесеннән күпкә кайтыш, һәм син үзеңне салкынга чыккан кебек, рәхәт хис итәчәксең. Эссе кәнне эссе мунчага барыгыз!

Ташкенттагы, Кыргызстандагы, Казахстандагы гастрольләр вакытында мин һәм артист Ринат Мифтахов Казаныбыздан алып барган икешәр каен себеркесе белән көн саен мунча керә идек, һич сусамыйча, тирләмичә Урта Азия эссесен бик җиңел үткәрә торган идек.

Мунча иясе

(Исламга чаклы булган йолаларның берсе)

Исламга чаклы безнең борынгы бабаларыбыз түркләр утка-суга, агач-ташка табынганнар, ягъни мәҗүси булганнар, дип әйтүчеләр дә бар, ләкин миңа калса, борынгы түркләр асылда мәҗүси булмаган, алар тәңречеләр булганнар, бер Тәңрене табигатьнең хуҗасы, дип уйлаганнар. Ләкин Тәңредән тын һәр нәрсәнең үз иясе бар, дип инанганнар. Су иясе, Урман иясе, Абзар иясе, Йорт иясе, Мунча иясе. Шуңа күрә  ияләргә хөрмәт бик олы булган.

Сулыкларга, чишмәләргә хәер ташлау, акча, җиләк куеп китү, алары да булмаса, киемеңнән бер җеп булса да алып, чишмәгә салырга кирәк булган, һәм бу йоланың чаткысы әле безгә дә килеп җиткән. Урманга барганда ятып су эчкәннән соң, Чишмә иясенә бер берәр нәмә ташлый идек, урманнан кайтканда, чикләвек яки җиләк калдыра идек.  Дөнья буйлап фонтаннарга, сулыкларга тәңкә ташлау әнә шуннан калган гадәт.

Шуңа күрә абзарга, мунчага, йортка кергәндә, хәтта болында печән кибәненә, ашлык эскертләренә якынайганда да кеше тамак кырып, тавыш бирергә тиеш.  Ерактан бер тапкыр  тамак кырырга, ара якынайгач, икенче тапкыр “кыхым”ларга, якын ук килгәч, абзар ишеген, мунча ишеген ачар алдыннан соңгы тапкыр тамак кырырга, ютәлләгән кебек итәргә кирәк.  Бу әдәп, бу кагыйдә, бу йола-гадәт иде. Безне ата-баба шулай өйрәтте.

  • Ни өчен алай итәргә? – дигәнгә җавап:
  •  Әгәр дә син тамак кырмыйча гына кинәт мунча ишеген ачып җибәрсәң, Мунча иясе качып өлгерә алмый да син аны күрәсең, ул сине күрә һәм сиңа аның зәхмәте кагыла.

Бу – тылсым аша  аңлату. Ә аның артында бик зур тәрбия, культура. Әгәр дә хатын-кыз ялгызы яки ир белән хатын мунчада булса, син аларны кисәтмичә генә ишек ачып керсәң, ике якка да никадәр уңайсыз булыр иде, алар да кыенсыныр, син дә оятка калыр идең.  “Кыхым”лап өйгә керү ул: кеше килә, җайсыз вакытыгыз булса, хәзерләнеп өлгерегез, оятка кала күрмәгез! Сискәнеп, тотлыга торган булып кала күрмәгез, дип кисәтү.

Бу – халык тәрбиясе (педагогикасы). Бу – итәгать (этикет).

Әдәбият мунчасы

Сугышта соңгы елларда мунча мәдәният учагы иде. Бөтен гаилә кешеләре мунчада юынып чыккач, мунча сүрелә, ләкин җып-җылы булып кала.

Югарочта Нурзиһитләр мунчасы җылы, шунда җыелабыз.  Без анда әдәбият укырга, әкият сөйләргә, мәзәк тыңларга тарабыз. Сукыр лампа булса – мәһабәт шәй! Ул булмаса, эченә тегәрҗеп тыгып әвәләнгән балавыз шәм вазифасын үти, ләкин аның сөреме борынга, колак тишекләренә кереп тула.  Мин йөгерек укыйм.  Башкалар тыңлый. Фатих Кәримнең “Язгы төндә” китабын мин авыл малайларына мунчада өч тапкыр укып чыктым.  Кайда җылы мунча бар, шунда чакыралар, мин карусыз, кычкырып китап укыйм.  Шәриф Камалның хикәяләрен укыйбыз. “Сәмруг кош”ын кат-кат укыталар, рәхәтләнеп көләләр.  Таҗи Гыйззәтнең  пьесалар китабын укыйбыз. Гармун уйнарга, биергә мунчада өйрәнәбез. Үсмер чакта авыл мунчасы безнең өчен клуб та, укуханә дә, театр да, кино да иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: