Туганайлар

50 яшьтә әле гомер башлана гына

Туган авылның, туган җирнең ни дәрәҗәдә кадерле икәнен беләсең килсә, шактый гомереңне читтә үткәреп карарга кирәк, диләр, Зәй районы Керәшен Мәлемендә яшәүче ирле-хатынлы Зинаида белән Иван Тихоновлар. Үзләренең тормыш тәҗрибәләреннән чыгып әйтәләр. Моңарчы авыл җиреннән беркая да чыкмаган кешеләрнең күбесе хәзер мал да асрамый, бәрәңге җире дә тотмый. Мәшәкатьле, расходлы,...

Туган авылның, туган җирнең ни дәрәҗәдә кадерле икәнен беләсең килсә, шактый гомереңне читтә үткәреп карарга кирәк, диләр, Зәй районы Керәшен Мәлемендә яшәүче ирле-хатынлы Зинаида белән Иван Тихоновлар. Үзләренең тормыш тәҗрибәләреннән чыгып әйтәләр.
Моңарчы авыл җиреннән беркая да чыкмаган кешеләрнең күбесе хәзер мал да асрамый, бәрәңге җире дә тотмый. Мәшәкатьле, расходлы, янәсе. Ә менә 30 елдан артык гомерләрен шәһәрдә яшәп үткәргән Тихоновлар башкачарак фикер йөртә. "Бөтен байлык аяк астында бит: печәнен кирәк кадәр чабарга була, беркем бер сүз әйтми. Малны да күпме тотсаң да ярый - ачуланучы юк. Итен сату (үзең теләгән бәягә), урнаштыру бик ансат түгел анысы, алай да сатылмыйча калганы юк әле", - диләр. Сиксәненче еллар яшьләре буларак, алар да, башкалардан күрмәкче, читкә чыгып китәләр. Читкә дигәч тә, әллә ни еракка түгел-түгелен - Түбән Кама якларына. Икесе дә "химия"дә эшли. "Тормыш корганда, үзебезнең кешене сайлагыз", - дип тукыган әти-әниләренең сүзләрен истә тотып, бер-берсенә "шашып" ярату аша түгел, ә кан-кардәшлек буенча тартылалар. Ә ярату тойгысы, бергә яши башлагач, бер-бер артлы алма күк балалары тугач килә. Хәер, ул чакта сөю хисе булганмы-юкмы, аны тикшереп торырга вакыты да тими бит әле. Балаларны карау, садикка йөртү өчен, икесенең ике сменада эшләве кирәк. Берең кайта, икенчең чыгып чаба. Чабышкы ат күк юртып, 30 ел гомерләре үткән дә киткән. "Химия"дәге стажлары - икесенекен кушсаң, 62 елга тула. Ярый әле хөкүмәтнең "зарарлы цехта эшләүчеләр"не пенсиягә иртәрәк чыгара торган законы бар. Чын яшәүнең ни төсле булганын бөтенләй дә күрмичә калырлар иде. "Шәһәрдә яшәгән елларыбыз - яшәлмәгән еллар, әрәмгә узган гомер, тормышыбыз әле яңа башлана", - ди Тихоновлар, ярым шаяртып.
Гектары белән сад бакчалары, бәрәңге басулары сузылган. Ничек эшләп өлгерәсез, дигәнгә: "Бакча эшен эшкә санамыйбыз инде аны. Җәй буе шунда саф һавада кыштыр-мыштыр киләсең - ул бит үзе - сәламәтлек", - ди бакча хуҗасы Зинаида. Ә Иван җәй көне мал ризыгы әзерли, каралты-кураны яңарта. Безнең күзлектән караганда, анда нидер кагу, нидер төзү урынсыз - барысы да идеаль хәлдә сыман. Юк, чын хуҗаның күзе үткен, башында яңа планнары туып кына тора.
Өйләрен әле Түбән Камада яшәгән чакта ук төзи башлаганнар. "Гараж җиткереп куйдык та, өй төзегәндә, шунда яшәп тордык. Йорт күтәрү ансат түгел - 10 елга сузылды. Үзебезнең проект буенча, ашыкмыйча гына, хатын белән икәүләп төзедек. Һәр сантиметрны исәпләргә туры килде. Читтән керә торган акчабыз булмаганга, хезмәт хакының һәр тиенен эшкә яраттык", - ди Иван.
Тихоновлар күченеп кайтканга, үзләреннән бигрәк, Мәлем халкы сөенә. Элек авыл читендә - алар нигезе торган урында, гомер-гомергә чүплек оясы торган. Кемнең нинди артык нәрсәсе бар, кеше-мазар күрмәгәндә, шунда чыгарып атканнар. Ул тиреслекне чистартырга гына да яңа хуҗаларның никадәр көче киткән. Хәзер әнә ул җирләргә карап, күз сөенә. Зинаиданың сад бакчасындагы чәчәкләре генә дә тирә-юньгә никадәр ямь тарата.
Каралты тирәсендә ник бер артык әйбер, аунап ятучы чүп очрасын. Кайберәүләрнең өй эче дә андый пөхтә булмый.
Өй эче дигәннән, монда да хуҗаларның ни дәрәҗәдә оста куллы булулары күренә. Туалет, ванна кебек урыннарны Иван җиренә җиткереп эшләп куйган. Андагы сантехниканы күргәч тә, бер кабат аһ итәсең.
Авылга күченгәндә, берьялгызы яшәүче түтиләрен дә үзләре белән иярткәннәр.
"Уңайлыклары - шәһәрнеке кебек, ә башка яклары - шәһәрнекеннән мең кат артык. Чыгып йөрим дисәң, урманы да, болыны да бакча артында гына, очтомакта яшибез инде", - ди Агафья түти, тормышына куанып.
Зинаиданың җәе бакчада үтсә, кыш көне ул кул эшләре белән мавыга. Стенада рамка эченә алынган, берсеннән-берсе матур чигешләр эленеп тора. Араларында роза чәчәкләре дә, утлап йөрүче ат рәсеме дә, Тәре бабай сурәте дә бар. "Чигәргә тотынсам, аерылып китә алмыйм, нәтиҗәсенә караганда, эшләп утыру халәтен яратам", - ди хуҗа хатын. Сатарга түгел, җаны теләгәнгә, күңелен сөендерергә чигә ул әлеге рәсемнәрне. Ул чигешләрне күргән кешеләр дә күңелләренә әллә никадәр матурлык, рәхәтлек алалар. Һәрхәлдә, без үзебез, ул эшләрне күреп, әнә шундый рәхәтлек кичердек.
Зарлансак, тормыштан гел зарланып торырлык. Шөгылең булса, дөрес итеп яшәү рәвешен тапсаң - гел сөенеп кенә яшәрлек. Менә шушы Тихоновлар шикелле!

Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: