Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Яшәү, сиңа кайттым

Мария Логинова-Пашина Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында сигез балалы ишле семьяда төпчек булып үсә. Сигезьеллык мәктәпне бетергәч, урта белемне күрше Кызыл Чапчак авылында ала. Кечкенәдән үк шигырьләр язган Мария-дан еш кына, "Бу осталык сиңа каян килде, әллә бик матур табигатьле авылда яшисеңме?" дип сорыйлар. - Бездә елга-инешләр дә, урманнар...

Мария да башка авыл балалары кебек яшьтән үк эшләп үсә. Утын өйгән арада да үзе белән үзе сөйләшеп, хикәяләр, шигырьләр уйлап чыгара. Язганнарын классташ кызларына да укыткалый. Үзләре авылында укыганда Розалия, Кызыл Чапчакта - Рабига апалары (икесе дә татар теле укытучылары) зур игътибар биреп, язганнарын аерым альбомга җыеп баралар. (Ул альбомнар хәзер дә саклана. Бер елны мәктәпкә очрашуга кайткач, аларны Мария Логинованың үзенә дә күрсәтәләр). Һәрвакыт мактап, үсендереп - киләчәктә журналистика юлыннан китәр, дип өметләнәләр. Мария үзе дә журналист булу турында хыяллана. Әмма Казанга китеп, югары уку йортына керергә кыюлыгы җитми, документларын Түбән Кама шәһәренең 66нчы Һөнәр училищесына илтеп тапшыра. Биредә укый башлагач, ни сәбәпледер, язу сәләте бөтенләй юкка чыга...
Язмышы Фәнис Яруллинныкына охшаш Марияның тормышын "Травмага кадәр һәм аннан соң" дип икегә аерып карарга була. Семья корып, берсеннән берсе матур кыз белән малай үстереп яшәп ятканда, шундый зур бәхетсезлеккә очрармын, дип кем башына китерсен...
1996 ел. Мария кыз туганының юбилеена ашыга: 10 яшьлек улы Роман белән 7 яшьлек кызы Катяны алдан ук килеп алып китәләр. Тиз генә өйдәге эшләрне карап бетерәм дә, чыгып китәм, дип юган керләрен эләргә балконга чыгып, бауга сузылуы була - бишенче каттан егылып төшә. Үлемнең үзе белән күзгә-күз очрашып, озак вакытлар больницада хәрәкәтсез яткан Марияның сызлануларын, уй-кичерешләрен бер сүз белән генә сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек булмый... Балаларым да ул чакта минем аркада вакытыннан алда олыгайдылар, дип искә ала ул. Шул нарасыйлары хакына ничек тә сынмаска, рухи яктан нык булырга тырыша ул. Кыз туганнарының да һәрвакыт янәшәсендә булуы, һәрьяклап ярдәм кулы сузулары яңадан яши башларга көч бирә. Нәкъ менә шундый авыр чакта терәк-таяныч булырга тиешле ире генә тормыш сынавы алдында көчсез булып чыга, эчүгә сабыша. Бер-ике ел интегеп яшәгәннән соң, семья дигән тулы савыт кыл урталайга ярыла.
- Ташлап китмәде ул мине. Аның турында начар да сөйлисем килми, ачу да тотмыйм. Бары бәхетле булсын, дип кенә телим. Сәламәтлегемне югалттым, ирем белән аерылыштык, дип беркайчан да уфтанмыйм. Әгәр дә тормышым шулай үзгәрмәгән булса, мин бәлки бүгенге көндәге кебек бәхетле була алмаган булыр идем, - ди Мария.
Гариплегенә ризалашса да, балалары, туганнары алдында бер кирәксез, хәрәкәтсез булып түшәктә ятуы белән берничек тә килешәсе килми аның. Көн саен яшьле күзләрен түшәмгә төбәп, "Нинди дә булса юл күрсәт, кешеләргә файдам тисен. Һичьюгы берәр сәләт бир!" дип Ходайга ялвара. Шундый җаны бәргәләнгән көннәрнең берсендә ул төшендә саклау-чы фәрештәне күрә. Әллә төш булган, әллә чынбарлык, әлеге фәрештәнең нинди төс-кыяфәттә булуын, йөз-чалымнарын әле дә хәтерли: бронза төсендәге озын кием, шундый ук озын чәчләр, иң өстендә ап-ак, зур канатлар. Хатын-кыз кыяфәтендәге әлеге зат аңа бары бер җөмлә әйтә: "Барысы да яхшы булыр!" Шушы хәлдән соң кисәк шигырьләр яза башлый ул. Кайчандыр юкка чыккан язу сәләте кабат әнә шулай кайта.
- Шулкадәр сусаганмын күрәсең, күңелемдә шигырь артыннан шигырь туа тора - язып кына җитеш. Әлеге шигырьләр балачактагылары белән чагыштырганда - җир белән күк арасы, бөтенләй икенче эчтәлектә, тирән мәгънәгә ия шигырьләр иде алар. Бу талантның Ходай тарафыннан бирелгәнлегенә чын-чынлап ышандым. Яңа сулыш алып яши башладым, - ди Мария. - Әйтерсең, үземнең дә иңнәремә канатлар үсеп чыкты. Бер-бер артлы китаплар чыгара башладым. Әле дә язам.
- "Әгәр дә тормышым шулай үзгәрмәгән булса, мин бәлки, бүгенге көндәге кебек бәхетле була алмаган булыр идем", дигән сүзләрең фамилияң үзгәрү белән дә бәйлеме әллә?
- Шулай. Икенче тапкыр кияүгә чыктым. Беренчесе үземнән ун яшькә зуррак иде, бусы унике яшькә кечерәк. Элегрәк инвалидлар өчен концерт, цирк ише чаралар, "Юбилейный" спорткомплексында дискотекалар оештырыла иде. (Хәзер дә оештыралар, безнең соңгы арада анда йөргәнебез юк). Мине дә алып бардылар. Шул дискотекаларның берсендә Евгений белән таныштым. Элек тә күреп йөри идем үзен. Бик акыллы, әйбәт. Женя - балачактан инвалид. Ул да коляскада хәрәкәт итә. Балаларның аерата игътибар таләп итә торган авыр күчеш чоры. Женя башта балалар белән дуслашты. Бик яратты, якын күрде аларны. Тегеләр дә бик тиз аңа тартылдылар. Кунакка йөрешә башладылар. Тора-бара балалар үзләре үк: "Кайчан өйләнешәсез инде?" дия башладылар. Бу адымга барыр алдыннан мин озак уйладым. Икебез дә инвалид. Туганнар ни әйтер, дип курыктым. Аларның сүзе минем өчен һәрвакыт беренче урында. Әйткәч, тормышымда иптәш табуыма сөенделәр генә. Терәк, таяныч булыр, диделәр. Өйләнешүебезгә 11 ел инде. Ирем компьютер программалары өстендә эшли, үзлегеннән юристпруденция, философия, психологияне өйрәнә. Шигырьләр, музыкалар яза. Балаларым инде зурлар, икесе дә үз тормышларын кордылар. Берсе биш яшьлек, икенчесе 4 айлык ике оныгыбыз бар. Кайвакыт гарип калуым Женяны очратырга булгандыр, дип тә уйлап куям. Чөнки шулкадәр бәхетлемен, Аллага шөкер, берүк күз генә тимәсен!

Мария балалары һәм ире Евгений белән


- Китапларыгызны чыгаруда кем дә булса ярдәм итәме?
- Әйе, барлыгы биш китабым чыкты. Иң беренчесе - "Нәниләргә бүләгем" дип атала иде. Ул бик тиз таралып бетте. "Адашкан җан" исемле китабымны ирем белән үз көчебезгә чыгардык. Татарстан китап нәшриятында өч китабымны бастыруда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев ярдәм итте. Беренче тапкыр шигырьләремне күтәреп баргач: "Башта укып карыйм шигырьләреңне, күңелемне уята алса - бастырырбыз", диде. Нәшриятның баш редакторы Харрас Әюпов белән дә сөйләшеп, аралашып тордым. Ул үзенең киңәшләрен бирә иде.
- "Адашкан җан" повестен аерыла алмыйча, бер тында укып чыктым. Анда сурәтләнгән кайбер вакыйгалар тормышыгызның чагылышы бугай?
- Чыннан да шулай, күп нәрсәләр үзебезнең тормыштан алынды. Мин анда Женя белән икебезнең мәхәббәтебезне сурәтләдем. Әгәр үлеп китсәм, барыбер аны онытмас идем, дигән уйлардан соң туган мистик әсәр ул.
- Шигырьләрең арасында әти-әниеңә багышлап язганнары да байтак. Аларда ярату да, юксыну да, аларны бочулардан сакларга тырышуың да ярылып ята.
- Әйтәм бит, шигырьләр көтмәгәндә күңелгә килә. Берсендә авылга кайткач, төне буе аягым сызлады. Сизәм, әни мине жәлләп, кызганып, елап ята. "Нык бул, кызым, ни сөйләмәсләр, кеше сүзләрен күңелеңә якын алма", дип гел әйтә торган иде. Аның белән гел сөйләшә, серләшә идек. Әтинең үлемен күтәрә алмады ул. Елады да елады. Кисәк хәтере югалды. Инсульт булгач, гел әтине күрә, саташа башлады. Чәй эчәргә чакырсак та, "Башта атагыз керсен инде", ди торган иде.
Әтием мин егылып, бер ай үткәч үлеп китте. Аны соңгы юлга озатырга кайта алмадым. Икесе дә олы яшьтә булгач, аларга минем турыда, эштә егылган, аягын гына сындырган, дигән булганнар. "Яхшы" кешеләр бар бит инде арада, кемдер әтигә:
- Синең кызың балконнан ук егылып төшкән, бөтен җирен сындырып бетергән, дип әйткән. Шушы хәбәрне күтәрә алмаган ул. Мунчага кергән җирендә йөрәге тоткан... Чыннан да, икесен дә бик юксынам. Үземнең бәхетле икәнлегемне әйтеп, үзләрен тынычландырыр идем.
- Шигырьләрегезгә көй язучылар юкмы?
- Мин үзем, көй языгыз әле, дип йөри торган кеше түгел. Шигыремне алалар, көй язалар икән - мин моңа шат кына. "Туган авылыма" - үзебезнең шәһәрдә яшәп иҗат итүче композитор Флер Гайнемөхәммәтов һәм "Әни ясап куйган чәй тәме" шигыренә Рамил Мифтаховлар көй яздылар. "Барысы да яхшы булыр" дигән җырыңны "Саф кызлар" төркеме башкара, дип килеп әйттеләр. Үземнең ишеткәнем юк. Көен кем язган икәнлеген белмим. Җыр язу өчен күп шигырьләремне сорап алалар, заказ белән яздыручылар да булды.
- Мария, белүемчә, өйдә язып кына ятмыйсың, төрле концертларда да катнашасың. Раиса Мищихина белән бергәләп сәхнәдә чыгыш ясавыгызны күреп сокланган идем. Бөтен зал аягүрә басып алкышлады үзегезне.
- Рая - бик якын дустым. Ул да керәшен кызы. Икебезнең язмышлар охшаш безнең. Бер-беребезгә якын яшибез, аралашабыз. Башта бергәләп минем "Иҗат кичәсен" уздырган идек - мин шигырь сөйлим, ул коляскада бик матур итеп бии, икәүләп җырлыйбыз. Шуннан дәртләнеп китеп, коляскалылар өчен "Таң" дип аталган иҗат төркеме оештырып җибәрдек. Баштарак йөрүчеләр булса да, соңрак, нишләптер, берәм-берәм таралышып беттеләр. "Халык иҗаты йорты"ндагы чараларда, хәйрия концертларында катнашабыз. Кайда чакырсалар, шунда барабыз. "Сүрәкә" керәшен фольклор ансамбле составында да чыгыш ясыйбыз. Шәһәр керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова икебезгә дә сәхнә өчен керәшен киемнәре тектерде.
Спорт чараларыннан да кал-ган юк. Күптән түгел Лениногорскига шашка-шахмат ярышына бардык. Ирем шахмат уйнады, мин дә төрле районнардан килгән 139 кеше арасыннан беренче унлыкка кердем. Җәй көннәре инвалидлар өчен оештырылган Сабантуйларда да актив катнашабыз - җырлыйбыз, үзебезнең һөнәрләрне күрсәтәбез.
- "Ветераннар йорты"нда да ветераннар һәм инвалидлар өчен "Таң" ("Рассвет") дип аталган сәнгать үзәге ачып җибәргәнсез икән. Анда нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
Әйе, "Ветераннар йорты" безне үзенә сыендырды. Анда төрле кул эшләренә өйрәнәбез: бисердан бәхет агачлары, төсле тасмалардан кабартып ясалган чәчәкләр беркетеп, кечкенә мендәрләр тегәбез, салфеткалар читлибез, чигәбез, бәйлибез. Интернеттан үрнәкләрен табып, Рая белән башта үзебез өйрәнәбез, аннары башкаларга өйрәтәбез. Безгә күп киләләр, теләп йөриләр. Бер егетнең бисердан искиткеч матур роза чәчәкләре җыюына шакката идек. Шулкадәр вак эш, җитмәсә - сукыр. Димәк, бармак битләре тоемлый, күңел күзе күрә аның. Йөрәк җылысын, ярату-назын кушып ясаган шул розаларны сөйгән кызына да, әнисенә дә бүләк итеп бирде ул. Тагын бер кыз бар, Нина исемле. Полиартрит анда - кул бармаклары кәкерәеп, катып калган. Менә шул кыз ясаган әйберләр - үзе бер сәнгать дөньясы! Яшьләре сиксән ягына чыккан әбиләр дә килә. Биредә өйрәнеп, башка танышларына да өйрәтәләр. Өйләрендә бәйләп саталар. Кемгәдер ярдәм итә алуыбызга без шат кына. Үзебез ясаганнарны да сатып, акчасын авыр хәллеләр хисабына бирәбез.
"Мелосердие" реабилитация үзәге белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар белән бергә конкурста катнашып, 80 меңлек грант оттык. Шул акчага үзәк өчен компьютер, тегү машиналары һәм башка күп кенә кирәк-яраклар алдык.
- Сәламәтлеге чикле кешеләрнең генә түгел, таза-сау булганнарның да проб-лемалары җитәрлек. Сезне ниләр борчый?
- Безнең үзебезнең махсус аралашу урыныбыз юк. Шуңа күрә сәнгать үзәген ачтык та инде без. Үзебезгә атап бирелгән бер бүлмә булсын иде. Үзәкне дә үстерәсе килә. Үзегез беләсез, квартплаталар артып тора, пенсияләр зур түгел. Бирегә йөрүчеләр кул эшләнмәләреннән үзләренә материаль файда алсалар, начар булмас иде. Ясаган әйберләр җыела бара. Елга бер булган ярминкәдә генә аларны сатып бетереп булмый. Кая да булса кибетләргәме, башка җирләргәме куеп сатасы иде. Шулай да быел, Ходайга шөкер, Алабугада өч көнлек Спас ярминкәсендә катнашып, үзебезгә чиста керем эшли алдык.
- Инвалидларга хәрәкәт итү өчен Түбән Камада мөмкинлекләр бармы?
- Түбән Кама ул - "барьерсыз" шәһәр. Без, инвалидлар өчен, монда күп эшлиләр, кайгырталар. Бөтен җирдә бандуслар куелган. Автобус-трамвайларга да коляска белән керергә мөмкинлек бар. Җәй көннәрендә безнең өйдә утырганыбыз да юк. Коляскада рәхәтләнеп шәһәрнең теләсә кайсы почмагына барырга була. Женяның коляскасы - үзйөрешле. Бәясе 150 мең сум. Аларны да, култык таягы, медицина матрацлары һәм башка кирәк - яракларны да бушка бирәләр.
- Кешеләрнең битарафлыгы белән очрашып, хәтерегез калган чаклар булмадымы?
- Башка җирдә ничектер, белмим. Безнең шәһәрдәшләр бар да бик игътибарлы. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торалар. Туктап калсаң, япь-яшь егетләр, кызлар, "Ярдәм кирәкмиме", дип йөгереп килеп җитәләр. Хәтта кечкенә мәктәп балаларына кадәр әллә каян эндәшеп, исәнләшеп узалар.
- XII "Ел хатын-кызы" Республика конкурсында катнашуың турында да ишеткән идек.
- Әйе. Сау-сәламәт кешеләр арасында мин берүзем идем. Үзебездәге сайлау, Чаллыдагы зона турларына да җиңеп чыктым. Казанда узган йомгаклау турында "Женщина - культура и духовность" номинациясендә җиңү алуга ирештем.
Р. S. Аңа сокланып, чын йөрәктән гашыйк булып кайттым мин. Килгәндә, саксыз кагылып, ялгыш сүз әйтеп, күңелен рәнҗетмәсәм ярар иде, дип борчылган идем. Киресенчә, үзем аннан әйтеп бирә алмаслык рухи көч, җан тынычлыгы алып, һәрвакыт нәрсә дә булса эшләргә, һәр минутның кадерен белеп яшәргә кирәклекне аңлап кайтып киттем. Нинди генә хәлдә калсаң да, авырлык-ларны җиңеп чыгып, үз эчеңә бикләнмичә, бәхетле яшәп була икән бит! Ә инде озат-канда Марияның коляскасыннан күтәрелеп аякларына басуын күргәч, сөенечтән күзләрем яшьләнде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалид инвалидлар декадасы