Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Таныш булыгыз: Валентина Семенова

Озак еллар дәвамында тәрҗемәче булып эшләүче Валентина Михайловна мактаулы исем иясе

Семенова Валентина Михайловна Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында туган.
 - 1966 елның 11 гыйнварында туганмын. 1983 елда Котлы-Бөкәш урта мәктәбен алтын медальгә тәмамладым. Шул ук елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультеты милли мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. 1988 елда укуны тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген Казан шәһәре Мәскәү районы 71нче урта мәктәбендә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укытучысы вазифасында башлап җибәрдем. Язмыш кушуы белән 1993 елда “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясендә эшкә урнаштым. Бүгенгәчә биредә тәрҗемәче булып эшлим. Минем төп бурычым Хөкүмәт карарларын, норматив-хокукый актларын, республика җитәкчелегенең эшлекле сәфәрләреннән, төрле чараларыннан оператив материалларны, гомумән, тормышның төрле өлкәләре буенча, икътисадның төрле тармаклары буенча материалларны рус теленнән татарчага бик төгәл һәм дөрес тәрҗемә итүдән гыйбарәт. Моннан тыш үзем дә җәмгыятьне борчыган төрле темаларга язам. Шулай ук газетаның җомга санында “Серле сандык” дигән даими тематик кушымта (тормышта кирәкле киңәш-табышлардан торган кушымта) чыгарам.
Хезмәттәге уңышларым өчен дәүләт бүләкләренә ия булдым. “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләндем. Ә инде 2014 елда “Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булдым.
Тормышымнан да бик канәгатьмен. Гаиләм, ике улым, өч оныгым бар. 

 

instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев