Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Мәктәп – авылның тоткасы

1 сентябрь ‒ Белем көне уңаеннан, Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылы урта мәктәбендә тантаналы линейкада булып кайттык.

Мәһабәт биналы мәктәп ишегалдында кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, матур итеп киенеп, ярым каушап, ярым кызыксынып һәм күпмедер дәрәҗәдә горурланып, 1 нче класска укырга килгән балалар беренче дәрескә дәшүче кыңгырау чыңын көтеп басып торалар. Сабыйларын белем иленә озата килгән аналарның, сөенечтән күзләрендә яшь җемелди... Инде икенче өйләренә әверелгән мәктәпләренә 11 нче класска укырга килгән егетләр һәм кызлар, зур дулкынлану хисе белән, соңгы уку елына әзерләнә. Укытучылар да, җәйге каникул дәвамында сагынган укучыларын ихлас күңелдән каршы алалар. Иртәдән үк елмаеп чыккан кояш бу матур күренешкә тагын да ямь өстәп торды.

Бәйрәм линейкасын мәктәп директоры Надежда Макарова ачып җибәрде. Укучыларны, укытучыларны һәм килгән кунакларны Белем көне белән котлап, яңа уку елында уңышлар теләде. Төрле район, республика, халыкара конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулаган укучыларны һәм укытучыларны мактау грамоталары, дипломнар, сертификатлар белән бүләкләде. Бәйрәмдә Кайбыч муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров та бар иде. Ул үзе һәм Кайбыч муниципаль районы җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Хуҗа Хәсән авылы укучыларын Белем көне белән котлап, 1 нче класс укучыларына бүләкләр тапшырды. Шулай ук тантанада "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең Хуҗа Хәсән бүлекчәсе җитәкчәсе Валерий Поляков та матур теләкләре белән тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән балаларга бүләкләр тапшырды.

‒ Быел мәктәбебездә ремонт ясарга Рөстәм Миңнеханов тарафыннан зур гына күләмдә акча бүлеп бирелде. Түбә алыштырылды, пластик тәрәзәләр куелды, җылыту системасы тулысынча яңартылды. Бүгенге көндә мәктәптә ремонт төгәлләнеп ята. Шушы зур, якты, җылы мәктәптә укытучыларга авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телим. Укучыларга тырышып укырга язсын. Татарстаныбыз көннән-көн матурлана, яктыра, таныла бара. Рөстәм Нургалиевич һәрбер мәктәп, һәрбер бала өчен җан атып тора. Авыл җирләрендә эшләр булып торсын, балалар саны артсын, яшьләр читкә чыгып китмәсеннәр, дип тырыша. Боларның барысын да күз уңында тотып, 13 сентябрь көнне барыгызны да сайлауларда көтеп калам. Һәммәгезгә саулык-сәламәтлек, бәхет телим, - дип чыгыш ясады җирле үзидарә җитәкчесе Светлана Петровна.

Бәйрәмгә ветеран укытучы Зоя Канашова да чакырылган иде. "Инде лаеклы ялда булсам да, укытучылар һәм укучылар, һәр көн диярлек, үзләренең уңышлары белән мине сөендереп торалар. Беркайчан онытмыйлар, мәктәптә оештырыла торган бәйрәмнәрдә дә кадерле кунак мин", - дип рәхмәтен белдерде мөхтәрәм укытучы.

Котлаулардан соң, сүз укучыларга бирелде. Алар матур-матур шигырьләр, җырлар белән, бүгенге шатлыкларын бүлештеләр. Чыгарылыш класс укучылары, 1 нчеләргә, изге теләкләр теләп, символик "белем ачкычы" тапшырдылар. Яраткан укытучыларына рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Һәм иң дулкынландыргыч минутлар җитте ‒ 11 нче класс егете җилкәсенә нәни 1 нче класс кызын утыртып, белем иленә дәшеп, кыңгырау чылтыраттылар. Көчле алкышлар астында, укучылар беренче дәрескә, классларына таралыштылар.

Шушы мәктәптә завхоз булып эшләүче, олы кызын тәүге тапкыр мәктәпкә озатучы Людмила Юлчиева да:

‒ Бүген минем өчен бик истәлекле көн, күзләрем яшьләнде хәтта. Үземнең яшь чакларым да искә төште. Исән-сау, яхшы гына укысын балам, - дип үзенең шатлыгы белән бүлеште.

11 нче класс укучылары өчен быелгы беренче сентябрь шатлыклы да, бераз моңсу да. Чөнки алар туган мәктәпләренә быел соңгы уку елына килде. "Дулкынландыра торган көн бүген - күңел тула. Яраткан мәктәбебездә соңгы елны әйбәт кенә укып, имтиханнарны уңышлы тапшырырга язсын, дип телим",- диде чыгарылыш класс укучысы Ксения Гаврилова.

Чыннан да, укучыларның мондый зур, якты биналы мәктәптән дә, көчле укытучылар коллективы белән дә бер дә аерыласы килмидер шул. Хуҗа Хәсән авылы мәктәбе гөрләп тора әле. "2001 елда 162 укучыга исәпләнеп ачылган мәктәп бу. Быел ‒ 81 укучы. Сигез бала 1 нче класска укырга керде. Былтыр унбер бала чыгарган идек, быелгылары ‒ дүртәү. Укучыларыбыз мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларына керәләр, андагы уңышлары белән дә безне сөендереп торалар. 10-11 нче классларда профильле укыту алып барыла. Алдагы елларда гуманитар, химия-биология юнәлешләрендә укысалар, быелгы уннар агротехнологияне сайладылар. Бүгенге көндә 18 (Куш-Күл авылындагы филиал белән ‒ 19) укытучы балаларга белем бирә. Укытучыларыбыз үз эшләренең профессионаллары. Дистанцион конкурсларда, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә, фән олимпиадаларында укучылар, укытучылар ярдәме белән катнашып, призлы урыннар яулыйлар", - дип сөйләде 29 ел буе шушы мәктәптә эшләүче, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Костюкова.

Ничә еллар инде мәктәпнең үз музее да эшләп килә. Анда авыл тарихын, халык көнкүрешен чагылдырган, үзләреннән чыккан атаклы шәхесләргә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бүлекләр бар. Мәктәпнең уңышларын күрсәтеп, һәр елны фотолар белән ясалган альбомнар да монда соклана.

Хуҗа Хәсән авылы мәктәбе укутучылары балаларга төпле белем биреп кенә калмый, аларда хезмәткә мәхәббәт тә тәрбияли. Мәктәп яны тәҗрибә бакчасында хезмәт сөючән егетләр һәм кызлар, җәйге каникулда нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә үстерми. Рәт-рәт тезелеп утырган кәбестә, кишер, чөгендер, бәрәңге, суган уңышларына исең китәрлек.

Алмагачлары алмадан сыгылып тора. Карлыган, кура җиләге дә бик уңган булган. Быел соңгысының җирен тагын да зурайтканнар. "Бакча уңышыннан балаларга кыш буе мәктәп ашханәсендә тәмле-тәмле ризыклар пешерәләр. Артып калганын авылда сораучыларга сатабыз, Казанга ярминкәләргә дә алып барабыз", - ди Ольга Васильевна. Мәктәп чәчәкләргә күмелеп утыра дисәм дә, бер дә ялгышмам. Монда аларның ниндие генә юк! Бакчаларына матур-матур композицияләр ясап куйганнар. Барысы да матур әкият почмагын хәтерләтә.

Мәктәп янында зур гына спорт мәйданчыгы ачылган. Җәен, укучылар гына түгел, авыл яшьләре дә монда туп типсә, кыш көне хоккей уйныйлар икән. Өлкән буын сөйләвеннән аңлашылганча, мәктәп элек-электән авылның "дөрләп янган учагы" булып торган, яшьләрнең күңелле вакытлары шушында үтә икән.

Авыл уртасында матур, зур, укучыларга бар мөмкинлекләр тудырылган мәктәптә, бүгенге көндә тормыш гөрләп тору ‒ хуҗахәсәнлеләр өчен иң зур бәхет. Балаларны үзләренә чакырып торган укытучылар, белемнең, хезмәтнең кадерен белгән укучылар һәм һәрвакыт ярдәмгә ашыгып торучы кешеләр булганда гына, мәктәпләр дә ябылмас, авылларыбыз да моңаеп калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев