Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Көнләшерлек Тазовлар

Сарман районы Лә­ке авы­лын­да го­мер ки­че­рүче Оль­га һәм Иван Та­зов­лар­ның яз­мыш­ла­рын бер­гә бәй­ләү­лә­ре­нә бы­ел 53 ел бу­ла. Алар икесе дә шушы авылда туып үскәннәр. Балачаклары сугыш елларына туры килгәнгә, "тиз үсеп җитәләр" алар. Мәктәптә укып, колхозда, өй хуҗалыгында хезмәт итәләр. Сугыш бетеп тормышлар әзрәк рәтләнгәч, 1961 елда алар өйләнешеп матур...

Сарман районы Лә­ке авы­лын­да го­мер ки­че­рүче Оль­га һәм Иван Та­зов­лар­ның яз­мыш­ла­рын бер­гә бәй­ләү­лә­ре­нә бы­ел 53 ел бу­ла. Алар икесе дә шушы авылда туып үскәннәр. Балачаклары сугыш елларына туры килгәнгә, "тиз үсеп җитәләр" алар. Мәктәптә укып, колхозда, өй хуҗалыгында хезмәт итәләр. Сугыш бетеп тормышлар әзрәк рәтләнгәч, 1961 елда алар өйләнешеп матур тормыш корып җибәрәләр. Ике ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.

-Та­ту яшәү­нең се­ре - бер-бе­ре­ңә юл куя бе­лү­дә, - ди Иван дә­дәй.

Бүгенге көндә алар күпләргә үрнәк. Кайвакыт әле яшьләрне көнләштереп тә китәләр. Менә шулай, алар күптән түгел уздырылган "Татарстан - минем Республика" фотоконкурсында катнашып, җиңү яуладылар. Кон­курс­ка бар­лы­гы ике мең­нән ар­тык та­тарс­тан­лы рес­пуб­ли­ка­ның ма­тур га­и­лә­лә­рен, та­би­га­те­нең гү­зәл­ле­ген тас­вир­ла­ган дүрт мең­нән ар­тык фо­то­рә­сем җи­бәр­гән бул­ган. Ал­ты но­ми­на­ци­я­дә өчәр җи­ңү­че бил­ге­ләнә. Узган атнада Ка­зан фе­де­раль уни­вер­си­те­ты­ның фи­ло­ло­гия һәм сән­гать инс­ти­ту­тын­да кон­кур­ска йомгак ясалды. Ольга һәм Иван Тазовлар "Гаилә" номинациясендә I урынны яуладылар. Җи­ңү­че­ләр­не рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты ап­па­ра­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Алек­сандр Те­ренть­ев тәб­рик­лә­де. Со­ңын­нан бү­ләк­ләү тан­та­на­сы бул­ды. Җиңүчеләргә дип­лом һәм кыйм­мәт­ле бү­ләк тап­шыр­ды­лар. Ахырдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән истәлекле фотога төштеләр.

Тазовларны әлеге вакыйга белән кайнар котлап, исәнлек-саулык, гаилә шатлыгы, тыныч матур көннәр, алга таба да сокланырлык үрнәк гаилә булып калуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев