Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Художник үз дөньясына чакыра

Алабуга художнигы Илья Максимов дөньяга нинди күз белән карый? Татарстан Халыклары Дуслыгы йортына аның шәхси күргәзмәсе ачылуга җыелучылар 7 ноябрь көнне дөньяга нәкъ аның күзлегеннән чыгып карадылар. Ул үзе дә күргәзмәсен "Минем дөньям" дип исемләгән. Бу искиткеч дөнья - керәшен кавеме яшәгән үзе борынгы, үзе серле, үзе җырлы, үзе моңлы,...

Күргәзмәнең күп өлешен "Нәсел тамгалары" циклыннан төзелгән борынгы тамгалар сурәтләре тәшкил итә. Бу - художник иҗатында яңа юнәлеш. Ул аларны өйрәнеп, тасвирлап кына калмаган, үз нәселенең борынгы тамгасын келәм итеп чигеп, әтисенең, үзенең портретлары белән бәйләп, гаҗәеп бер композиция тудырган.
Күргәзмә ачылу тантанасында Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Алабуга культура училищесы директоры Әлфира Әкбәрова, Дәүләт Рәсем сәнгате музееның өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева, Республика керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, Татарстан фәннәр Академиясенең Тарих институты каршындагы керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров, Татарстан рәссамнары берлеге вәкилләре, күпсанлы коллегалары, дуслары, керәшен хәрәкәте активистлары катнашты.
Алабуга культура училищесыннан килгән "Чуклы җаулык" фольклор коллективы тантанага керәшен бәйрәме төсе кертте. Чыгыш ясаучылар Илья Максимовның зур миссия башкаручы чын халык художнигы булуын билгеләп үттеләр. "Керәшеннәр арасында художниклар аз түгел, тик үз иҗатында этник теманы яктыртучы Илья Максимов кына", - диде Геннадий Макаров, аның иҗатын югары бәяләп.
Күргәзмә художникның 50 еллык юбилее уңаеннан оештырылды һәм ул Халыклар Дуслыгы йортында бер ай буена торачак. Сәнгать яратучыларны әлеге уникаль күргәзмәгә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илья Максимов художник