Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Ел әйләнәсендә күңелемдә керәшен җырлары

Яңа ел алдыннан тормыш режиссеры сәхнә һәм мәйдан режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Кәримовага ике "5"ле куйды. Шушы көннәрдә аңа 55 яшь тулды. Әлфия ханым менә инде сигез ел Мамадыш районының Җөри авылында узучы Питрау бәйрәмен мәйданга чыгара һәм аны иҗатының җимеше дип саный. Юбилее уңаеннан, сүзне аның үзенә...

Балачакның тылсымлы хатирәсе

Миңа өч яшь ярым булгач, әтием мине, Казан кызын, беренче мәртәбә авылга алып кайтты. Апас районының Кара Борнаш авылы Кильдураз станциясеннән бер километр читтәрәк урнашкан. Без, җигүле кызгылт атка утырып, әтиемнең үзен тәрбияләп үстергән апасы белән бабасына кунакка кайтабыз. Чалт аяз, матур, кояшлы көн. Такыр юл иге-чиге күренми торган кыр уртасыннан уза. Кыр минем исемне китерә, сок-ландыра - ул чиксез дәрья кебек, күк йөзедәй күксел зәңгәр, гәрәбәдәй сары, уттай янып торучы кызыл чәчәкләр белән тулган...

Үз гомеремдә кайларда гына булырга туры килмәде! Ләкин шушы чәчәкле зур алан минем хәтеремдә балачакның иң газиз, сихри бер истәлеге булып, күңелдә уелып калды.

Гомеремдә икенче тапкыр шундый матурлыкка мин Мамадыш районының Җөри авылында юлыктым һәм шушы авылның табигатенә үлеп гашыйк булдым. Ул төз агачлары күккә ашкан тылсымлы урман, ул гөрләп торган каз-үрдәкле елга, ул хуш исле чирәмле болын, ул мәһабәт таулар... Миңа шушы җирләрнең матурлыгын ачкан Иван Михайлович Егоровка чиксез рәхмәтлемен. Үзе күңелле, үзе сихри, үзе табигый Питрау бәйрәме өчен дөньяда моннан да кулай урынның булуы мөмкин түгел.

Официаль бәйрәмнәргә караганда, табигатькә бәйлеләрен күбрәк яраттым. Мин әкият җене кагылган кеше, үз гомеремдә аларны бик күп укыдым һәм куйдым. Тормышта нинди дә булса тылсымлы вакыйгалар булмаса, минем өчен андый яшәүнең кызыгы да юктыр, кебек.

Әкиятсез күңелсез...

Казан культура институтын бетергән елны ук, улым Булат туды. Балама бер яшь тулу белән, 1-2 класс укучыларын җыеп, театр түгәрәге оештырып җибәрдем. Атнага биш тапкыр очрашабыз - минем дә, балаларның да әкияттә яшәү теләге көчле. Моңа кадәр кино гына күрсәтелгән клубта тормыш бөтенләй үзгәрде. Көннәр буе йоклап утырган вахтер, завхоз апалар бер дә риза түгел, балалар спектакль куя башлаганнан бирле, тынычлык бетте, дип зарланалар. Бирешмәдек, һәм беренче елны ук Татарстан республикасында узган балалар театрлары смотр-конкурсында җиңеп, икенче урынга чыктык. Әкият җиңде!

Шуннан бирле күп спектакльләр, бәйрәмнәр куярга туры килде. Араларында Питрау - җаныма иң якыны, иң кадерлесе. Табигать белән сихри элемтәне саклап кала алган керәшен халкы өчен Питрау аерата кадерле һәм аларның ничек итеп чын күңелдән бәйрәм итә белүләрен Җөридә ачыктан-ачык күреп була.

Халык бәйрәме гасырларны бәйли

Шулай итеп, Питрау бәйрәмендә иҗат итүнең сигез елы үтеп тә киткән! Бу елларда күңелдә генә йөрткән күп идеяләр тормышка ашты. Питрау учагы кабынды. Фольклор җырлаучылар олы сәхнәгә зур халык җырчылары белән рәттән чыга. Кайбер артистларның табигый җырлау урынына фонограммага авыз ачып тору авыруын да җиңәрбез, дигән өмет бар.

Иң мөһиме - Җөри Пит-рауын чын халык бәйрәме итү, халыкны тамашачы гына итеп күрмичә, актив катнашучыга әйләндерү, бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган халык иҗаты байлыгын, йолаларын күрсәтеп, керәшеннәрнең культурасын бөтендөнья мирасына әйләндерү, җәмгыятькә ачып бирү.

Бәйрәм бит ул кеше тормышының аерым бер чарасы гына түгел. Мәйданга никадәр күп кеше җыелса да, бәйрәм итүчеләр һәрвакыт күбрәк - әби-бабаларның рухлары да, туачак буыннарның җаннары да халык белән бергә бәйрәм итә. Чөнки традицион халык бәйрәмнәре узган һәм киләчәк гасырларны үзара бәйли, аларда халыкның жаны чагыла.

Менә тагын керә-шеннәрнең матур бәй-рәмнәре якынлаша - тиздән Рождество, Нардуган, Качману. Алар да табигать белән бәйле, сихри, әкияти бәйрәмнәр. Яңа ел әкиятләрендә бар изге теләкләр дә тормышка аша. Шуңа күрә шушы тылсымлы Яңа ел кичләрендә "Туганайлар" редакциясенең дә, газетаның югары дәрәҗәдәге профессиональ журналистларының да, спонсорларының, укучыларының бар изге теләкләре тормышка ашсын! Яңа ел безгә яңа, кызыклы иҗади проектлар алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау бәйрәм Әлфия Кәримова режиссер