Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Чиркәүләр төзелер, иман гына китмәсен

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, янып беткән чиркәүләрне яңабаштан салып чыгуны Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы үз өстенә алды. Белгечләр фикеренчә, бер чиркәү салып чыгу өчен 5-6 миллион сум күләмендә акча һәм ай ярым вакыт кирәк. Билгеле булганча, православие динен тотучылар гына түгел, республика җитәкчелеге, Татарстан мөселманнары, Чувашстан һәм Мәскәү...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, янып беткән чиркәүләрне яңабаштан салып чыгуны Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы үз өстенә алды. Белгечләр фикеренчә, бер чиркәү салып чыгу өчен 5-6 миллион сум күләмендә акча һәм ай ярым вакыт кирәк.

Билгеле булганча, православие динен тотучылар гына түгел, республика җитәкчелеге, Татарстан мөселманнары, Чувашстан һәм Мәскәү шәһәре мөфтияте, җирле үзидарә органнары, эшмәкәрләр, гади авыл халкы белән берләшеп, ут төртелгән чиркәүләрне яңадан торгызырга алынды. Без бүгенге көндә бу эшнең ничек баруы белән кызыксынырга булдык.

"Чиркәү булмау сәбәпле, быелгы Рождествоны телевизордан карап уздырдык. Иман йорты безгә бик тә кирәк", - дип авылдашларының теләген белдерде Мамадыш районының Албай авылында яшәүче Клара Николаева. Аның сүзләренә караганда, авылда янгын сүндерелгән көннән башлап яңа чиркәүне төзү өчен конкрет гамәлләр эшләнелә. Икенче көнне үк янгын урыны чистартылган, озак та үтми, урман хуҗалыгыннан такталар кайтартылган. "Ә бүген мәктәпкә эшкә барышлый, чиркәү территориясен кардан чистартып яткан тракторны күреп сөендем. Мондый темплар белән эш барганда, авылыбызның яңа иман йортын Питрауга ачарлар дип ышанабыз, - дип өметләнә Клара Алексеевна. - Бүгенге көндә салынасы чиркәүнең фундаменты бар, такталары әзер, Балык Бистәсендә дә уклау кебек бура әзерләнеп ятуын телевизордан күрсәттеләр". Мәктәптә укытучы булып эшләүче Клара Николаева сүзләреннән аңлашылганча, авыл халкы 1873 елда төзелгән, әби-бабалары яшь чагында йөр-ән чиркәү белән бергә аның эчендә калган байлыкларның янып көлгә әйләнүенә бик борчыла.

Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылының иман йорты да, Албай авылындагы чиркәү кебек, бер төндә янып көлгә әйләнгән. Дөрес, 140 еллык тарихы булмаса да, үзенә күрә үзенчәлекле иман йорты булган бу бина. Чыгышы белән әлеге авылдан булган эшмәкәр акчасына 2001-2006 нчы елларда салына башланган чиркәү җиде ел ташландык хәлдә торган. Эчке ремонт эшләрен тәмамлап, әзер куполларны кайтартып куйдырасы гына калган булган. Ачылырга өлгермәгән "өр-яңа" диварлар ноябрьнең бер төнендә утлы күмергә әйләнер дип кем уйлаган?

Шунысы кызык, Керәшен Казысы авылында узган ел гына чәчәүник ачканнар. Авылда эшләп килүче иман йорты булса да, җитәкчеләрнең яндырылган чиркәүне янәдән торгызырга сүз биргәнлекләре турында шул авылда туып үскән Алена Харитонова сөйләде. "Салынасы чиркәүнең фундаменты әзер, Теләче районы Әбди авылында бура ясыйлар", - дип авылдашларының чиркәү торгызу эшендә һәрнәрсәдән хәбәрдар икәнлеген әйтте Алена. Аның сүзләренә караганда, халыкка иман йортын быел сафка бастырырга вәгъдә иткәннәр.

Янгын зыян салган тагын бер чиркәү Яңа Чишмә районының Ленино авылында урнашкан. Алдагы икесе бөтенләй янып бетсә, мондагы чиркәүне өлешчә коткарып калырга өлгергәннәр. Бер өлеше рус, бер өлеше керәшен булган авыл халкы Рождество бәйрәмен әлеге чиркәүдә каршылаган. Янгын чыкканчы өч ел элек халык көче белән иске ашханә бинасын ремонтлап сафка бастырылган бу бинаны, янәдән төзекләндереп, ишекләрен ачканнар. Казан митрополиясе протоиерие Александр Павлов сүзләренә караганда, бинаның мондый халәте вакытлыча күренеш. Республика җитәкчелеге бу чиркәү янында яңасын төзи, дип ассызыклады протоиерий. Чистай шәһәрендә янган чиркәү югарыда сөйләгәннәр белән чагыштырганда иң аз зыян күргән бина. Төнге өчтә урамнан узып баручы яшьләр һәм уяу каравылчы саклап калган аны. Бүгенге көндә чиркәүгә Екатеринбур өлкәсендә ясалган 5 чиркәү чаңы кайтартылган. Биш чаңның иң зурысы 90 килограммлы булса, яңадан 164 һәм 325 килограмм авырлыктагы ике чаң алырга исәплиләр.

Алёна НИЗАМОВА

("Intertat.ru" сайтыннан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев