Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Чаллыда уза торган Нардуган турында керәшеннәр нигә белми калган?

Агапов концертлар белән йөри, бәйрәм оештырырга вакыты юк, ди... Имеш...

Чаллы шәһәрендә ел да оештырыла торган Нардуган бәйрәмен көтеп, Авыз ачу белән Качману арасындагы унөч көн үтте дә китте. Кайчан була, кайда була, гомумән, быел бәйрәм уздырыламы – шул сораулар белән кемгә генә эндәшсәк тә, төгәл генә җавап бирүче табылмады. “Агапов концертлар белән йөри, бәйрәмне үткәрергә вакыты юк икән,” – диде берәүләр. Ә икенчеләре исә, Нардуганга акча бүлеп бирмәгәннәр, ә Агапов бөтен финансларын Чаллыдагы “Неупиваемая Чаша” керәшен чиркәве төзелешенә кертеп бетергән, диделәр. Имеш-мимеш җыеп йөргәнче, тот та үзенә шалтырат, бит инде, югыйса... Шалтыратырга өлгерми калдык – бәйрәмне, бездән башка, гөрләтеп, үткәреп тә куйганнар.
Безнең кебек, белми, бармый калучылар бик күп булган икән. “Елдагыча, билет алырга, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы кассасына килсәк, быел Нардуган монда булмый,” – дип, кире бордылар, ди якын танышыбыз. - Соңыннан гына белдек – “Чишмә” Халыклар Дуслыгы йортында уздырганнар икән”. Күзләрендә шундый үкенеч, әйтерсең, иң-иң кирәк әйберен төшереп югалткан... 
Быелгы Нардуган турында керәшеннәр нигә белми калган? Әлеге сорау белән, Виталий Васильевичның үзенә мөрәҗәгать иттек.  
– Кызыксынган, барырга теләгән кеше бару җаен тапмый калмый ул. Әнә, ел да сәхнәгә менеп, конкурсларда катнаша торган Гәрдәле җегете Әләкси чакыру билетын үземә килеп алды. “Күңел” радиосына белдерү бирдек. Өч төрле телефон номеры күрсәттек. Шалтыратып, Нардуганга чакыру билеты алырга була иде. “Чишмә” Халыклар Дуслыгы йорты Сара Садыйкова исемендәге концертлар залына караганда өч ярым тапкыр кечкенә, килергә теләүчеләр күп. Шуңа күрә, чакыру билетлары вариантына тукталдык. Башка елларда бүтән милләт кешеләре дә байтак була иде. Быел керәшеннәргә өстенлек бирдек. Йөрсеннәр, бәйрәмнәребезне онытмасыннар, активлашсыннар, дидек. “Үзебезнекеләрне” конкурсларга чыгара алмыйча, ах иттек. Башка елларда бәйгедә татар исемлеләр күбрәк булып, сәхнәдә  ду киләләр, ә күпчелек керәшеннәр посып кына утыра иде. Керәшеннәрнең элеккеге җор теллелеге, уйнаклылыгы, тапкырлыгы каядыр, “эреп”, юкка чыга бара. Шул күңелне сыкрата... “Болай пассив булсагыз, бәйрәмне үткәреп тә торасы түгел” - , дип, бераз үпкә дә белдереп алырга туры килде үзләренә. 
– Нардуган бәйрәме күрәзә карау, багу, киләчәкне юрау кебек йола уеннары белән үрелеп бара. Быел да боларны оештырдыгызмы? Гомумән, нинди бәйгеләрне тамашачы аеруча үз итте?
– Әйе, керәшеннәр гомер-гомергә Нардуган көннәрендә киләчәк язмышларын сынаганнар. Сулы чиләккә йөзек салып та, койма башыннан киез итек ыргытып та, “тынга” йөреп тә, “духлар” чакырып та... Быел да багу-юрау уеннарына өстенлек бирдек. Уен гына, дип карасак та, ни хикмәттер, сәхнәдә бөтен зал каршында башкарылган юрау юш килә бит ул. Әллә ничә кешенең үземә килеп әйткәне бар: кем кияүгә чыккан, кем кәләш тапкан, кем акчасын югалткан, кемдер, киресенчә, байлык тапкан! 
Узган ел, эксперимент итеп кенә, пилмән ясау һәм пешереп, тамашачыларны сыйлау бәйгесен керткән идек. Халык бик яратты. Быел да оештырырга булдык. Керәшеннең Нардуган көннәрендә төп сые бит инде ул пилмән. Менә ичмасам, ярышып та куйдылар егетләр-кызлар! Кем җитезлеген күрсәтә, кем сырлап өмәрүен, кем итен мул кертә алуын. Керәшен җегетләренең аш-суга осталыгы менә шушы конкурста аермачык күренә. Гәрдәле Әләксие белән Уладимыр (Мамадыш) авылы Микулаена тиңнәр табылмады. Шулай булмыйни – ел әйләнәсе репетировать итәләр дә, Нардуган сәхнәсендә мастер-класс күрсәтәләр! Шуңа күрә елдан-ел шомаралар. 
Елдагыча, тәбикмәк пешерү осталарын да ачыкладык. Кайсы көебрәк киткән, кайсысының йөзе килгән, кайсы чиерәк булса да, җегетләр пешергән коймаклар авызда эреп торырлык тәмле иде (безгә калмады – шулай диделәр!). 
– Сәхнәнең төп артистлары “Карендәшләр” булгандыр. Кунак җырчылар, ансамбльләр дә бар идеме?
– Әйе, “Карендәшләр”, һәрвакыттагыча, сәхнә түрендә булдылар. Алар белән Сургутка барган идек, шунда булган маҗараларны бәйрәмнең төп сюжетына керттек. Тамашачыны рәхәтләнеп көлдерделәр. Быел кунаклар күп булмады (бюджет шундый иде!). Аның каравы, үзебезнең ансамбль кызларына аерым җырларга мөмкинлек туды. Валентина Корнилова, Надежда Сырышеваларның җырларын тамашачы бик яратты. Читтән чакырылган кунаклардан – Минзәлә районы Кадрәк авылы “Туганайлар” ансамблен әйтергә була. Әле күптән түгел генә оешкан ансамбль, безгә беренче тапкыр килүләре. Тамашачы бик җылы кабул итте үзләрен. Алга таба да элемтәләрне югалтмабыз, дип уйлыйм. Бәйрәм турында кыскача, шулар. Киләчәктә ничек булыр – бары да Ходай кулында! 
– Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт!
Нардуган бәйрәмендә катнашмасак та, Виталий Васильевич сөйләгәннәрне тыңлагач, күпмедер дәрәҗәдә, үзебез дә шунда булдык, тамаша кылдык, кебек тоелып китте. Сезгә дә шулай булгандыр, дип уйлыйм, хөрмәтле “Туганайларым” . Киләсе елларда, Ходай кушып, Сара Садыйкованың иркен залларында җыйналырга, бергәләп, Нардуган уйнарга язсын иде. Финансларын, билетлар сатып алып, халык үзе каплар иде. Моңарчы “югарыдан төшәсе” акчага карап ятылмады, киләчәктә дә бер юлы табылыр. Оештыручылар исән-сау булсын!


Мария МАРТЫНОВА.

 

 

Нардуганнан фоторепортаж тәкъдим итәбез.


Фото авторы: Настена Новикова

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев