Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Зәй төбәге аны хәтерли

Безнең Зәй төбәгендә Колчериннар фамилиясе алай еш очрамый. Колчериннар Тукай районының Гәрдәле авылында бар һәм безнең Әхмәт авылы Колчериннары Гәрдәледән күчеп килгәннәр дигән версия яшәп килә. Әхмәт авылына килеп төпләнгән Колчериннар җиргә ябышып ятучы урта хәлле крестьяннардан.

Колчерин Демьян дәдәй белән Мария түти семьясы ишле булып, бу гаиләдә унбер бала дөньяга килә. Кызганычка каршы, аларның алтысы туганда ук, яки туып азрак яшәгәч, үлеп китәләр. Шуларның бишесе: беренче икесе - Яков 1901 елда, Дмитрий 1903 елда һәм соңгы өчесе - Александр - 1921, Сергей - 1923, Марина 1926 елларда туганнар. Алга таба сүз дүрт ир баланың иң өлкәне Яков һәм иң кечесе Сергей турында барыр. Чөнки алар икесе дә белем эстәргә бик чырыш булганнар. Калган балалар бөтенләй дә белем алмаганнар.
Яков 1901 елның 5 октябрендә туа. 1914 елда ул Борды авылындагы икееллык училищены уңышлы тәмамлый.
Революциядән соң, Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Аннан соң Сарманда милиция хезмәтендә эшли. Алга таба Совет органнарында, ә шактый еллар, Икенче бөтендөнья сугышына кадәр, Чирмешәндә Беренче Май районы башкарма комитеты председателе була. Ул вакыт өчен сирәк очрый торган күренеш - ул еш кына туган авылы Әхмәткә өч ат җигелгән тарантас яки автомобильдә кайта торган була.
Запастагы офицер (политрук) булу сәбәпле, сугыш башлану белән, 1941 елның август аенда хәрәкәттәге армиягә хезмәткә чакырыла. 1943 елда Дон елгасы буендагы Ростов шәһәре өчен барган бәрелешләрдә хәбәрсез югала.
Сергей 1923 елның икенче августында унынчы бала булып дөньяга килә. Башлангыч белемне Әхмәт авылында ала. Беренче класска укырга 1931/32 нче уку елында, бер ел алдан керә. Ул, әнисе кушуы буенча, басуга барырга чыккач, чиркәүдә урнашкан мәктәпне узып барганда, укучыларга ияреп, анда керә һәм шуннан укуын дәвам итеп китә. Ике атна узгач, әнисе Мария түти укытучы Тарасова Валентинаны күреп:
- Сергейга мәктәпкә йөрү кирәкме? - дип сорый. Укытучы:
- Берүк йөрсен, аннан инженер чыгачак, - дип җавап кайтара.
Әнисенең соравы да урынлы булгандыр күрәмсең, чөнки Сергей ябык, буйга кечкенә, ач, җитмәсә, бер яшькә кече дә. Шулай итеп, белемгә омтылышы зур булган Сергей укуны башлап җибәрә.
Беренче укытучысы Валентина Тарасова әйткән зирәк сүзләр дә дөрескә чыга. Сергей һөнәре буенча инженер була (полковник-инженер, техник фәннәр кандидаты).
1934 елда Сергей җидееллык мәктәпнең бишенче классына Кадер авылына укырга китә. Тик бу мәктәптә озак укырга туры килми аңа. Яков дәдәсе аны үз янына Чирмешәнгә алдыра.
Кадердә бишенче сыйныфны ях-шы гына укый башлаган булса да, Чир-мешәннең рус мәктәбендә бишенче сый-ныфны тәмамлый алмый һәм яңадан бишенчедә укырга калдырыла.
Инде 1941 елда рус мәктәбендә укучы татар балалары арасында унынчы сыйныфны "бик яхшыга" тәмамлый һәм алтын каймалы урта белем аттестаты ала. Бу аттестат теләсә кайсы югары уку йортына имтиханнар бирмичә генә керергә хокук бирә.
1941 елда Сергей Валерий Чкалов исемендәге Зенит артиллериясе югары училищесына укырга керә. Кыскартылган программа белән 1942 елның апрель аена "бик яхшы" билгеләренә генә бу училищены да тәмамлый һәм Мәскәү күген саклау өчен хезмәткә җибәрелә. Сугыш тәмамланганчыга кадәр ул лейтенант, аннан өлкән лейтенант дәрәҗәсендә Мәскәү күген саклауда була.
1948 елда Сергей Феликс Дзержинский исемендәге Мәскәү тупчылар хәрби академиясенә укырга керә. Бу академияне дә 1953 елда "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлый.
1953 елда Ленинград Тупчылар хәрби академиясенең адъюнктурасына укырга керә. Аны шулай ук уңышлы тәмамлавы Сергей Демьяновичның соң-гы утызъеллык тормышын тамырдан үзгәртә. Ул хәрби хезмәтне фәнни-педагогик эшчәнлеккә алыштыра.
Менә аның фәнни-педагогик эш-чәнлегенең төп баскычлары:
1953-1960 елларда - адъюнкт, укытучы, өлкән укытучы, доцент.
Ленинград академиясендә майор, аннан подполковник.
1960-1972 елларда - Киевның Сергей Киров исемендәге Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденлы Югары зенит-ракета инженерлык училищесында радиотехника кафедрасы начальнигы.
1972-1974 елларда - шул ук училищеның радиотехника факультеты начальнигы.
1974-1983 елларда шул ук училищеда укыту һәм фәнни эш буенча начальник урынбасары. Шушы вакыт эчендә зур фәнни күмәклекне җитәкли.
Сергей Демьянович 86 фәнни хезмәтләр авторы.
Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы хәрби, фәнни-педагогик эшчәнлек чорында дәүләт тарафыннан түбәндәге орден һәм медальләр белән бүләкләнгән:
- I дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены;
- ике "Кызыл Йолдыз" ордены;
- "Ватанга СССРның Хәрби көчләрендә хезмәт иткән өчен" ордены;
- ике "Хәрби хезмәте өчен" медале;
- унөч СССРның юбилей ме-дальләре;
- Польша Халык Республикасы һәм Германия Демократик Республикасы юбилей медальләре;
- Югары һәм урта махсус белем министрлыгы тарафыннан "СССРның югары мәктәбе. Хезмәттәге уңышлары өчен" мактаулы һәм сирәк билге белән бүләкләнгән.
43 ел бертоташ, алтмыш яшькә кадәр Ватанга хезмәт иткәннән соң, ул 1983 елдан лаеклы ялда (отставкада).
Сергей Демьян улы 2002 елның 23 мартында 79 яшендә үлә. Мәскәү шәһәренең Бутовка зиратында җирләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зәй Колчерин Тукай районы Гәрдәле авылы Зәй районы Әхмәт авылы