Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Укытучым

Укытучының нинди олы хезмәт башкарганы безнең күз алдыбызда. Бүгенге укытучы дәрес бирүче һәм тәрбияче генә дә түгел. Ул заманнан калышмыйча, көннән-көн камилләшә баручы информацион технологияләрне үзләштерүче дә, дөнья хәлләрен дә яхшы белә, әдәбият-сәнгать белән дә кызыксына, әллә нинди класстан тыш чаралар уйлап таба, дәрестә төрледән-төрле технологияләрдән файдалана, иҗат итә...

Безнең класс җитәкчебез Лидия Семёновна Константиновада алда санап кителгән сыйфатларның барысы да бар. Шуңадамы, безнең класс мәктәптә узган һәр ярышта, һәр бәйгедә беренче. Сәнгать ярышымы ул, физкультура-спорт, газета чыгару, предмет бәйгеләре дисеңме, безнең "Ватан" укучылар группасы һәрвакыт алдынгы.

Нинди генә чарага әзерләнә башласак, ул безне сәнгатьле укырга да, дөрес җырларга да, матур итеп биергә дә өйрәтә.

Без ул оештырган "Мәктәп театры" түгәрәгенә дә бик яратып һәм теләп йөрдек. Районкүләм бәйгеләрдә бер дә алдынгылыкны бирмәдек.

Тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән дәрес бирүче Лидия Семёновна безне төрле эзләнү эшләренә тарта, конкурслар белән кызыктыра, туган як тарихы белән кызыксындыра. Фәнни җитәкчебез ул булса, без шикләнмибез: призлы урыннар безнеке булачак.

Укытучының тавык чүпләп бетерә алмаслык эше өстенә, Лидия Семёновна төрле темаларга мәкаләләр яза, матбугат битләрендә чыгышлар ясый. Классыбыз белән уздырган чараларның эшкәртмәләрен "Мәгариф" журналында бастыра. Аның кыз фамилиясе Пасыева исеме астында "Туганайлар", "Нократ", "Шәһри Казан" газеталарында басылган мәкаләләрен еш күрәбез, яратып укыйбыз.

Аның укытучылык сәләте әти-әнисеннән - Роза һәм Семен Пасыевлардан күчкәндер, дип уйлыйм мин. Алар да гомерләрен мин укый торган Усали урта мәктәбенә хезмәт итүгә багышлаган.

Яраткан укытучыбыз - класс җитәкчебезне Укытучылар көне белән котлыйбыз. Барлык яхшы теләкләребезнең кабул булуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы укытучылар көне