Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

ТӨЗҮЧЕНЕҢ БӘХЕТЕ – ЯХШЫ ЗАКАЗ

Төзүченең иң зур бәхете нинди? Тәҗрибәле төзүче, "Төзелешне механизацияләштерү һәм ямьләндерү тресты" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Александр Валентинович Высоцкий төзүчегә иң яхшы бүләк - яхшы заказ, дип саный.

14 фермада - 40 мең тавык

12 август - Төзүчеләр көненә Питрәчтә өч яңа тавык фермасын төзеп тапшыралар. "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасында 14 тавык фермасы кергән комплекс корып яталар. Аларын сентябрь аенда тапшырырга җыеналар. Биредә төзелеш эшләрен "Төзелешне механизацияләштерү һәм ямьләндерү тресты" оешмасы алып бара. Төзүчеләр көне алдыннан аның җи-тәкчесе Александр Высоцкий төзелеш объектлары белән танышты. Җитәкче күзеннән бер деталь дә читтә калмый - җылыту аппаратларын да, канализацияне дә, туалетларны да тикшерә. Проблема килеп чыккан урында шунда ук киңәшен дә бирә, эш сүлпән урында шелтәләп тә ала. Объектларны караганнан соң үткәргән җыелышта да Александр Валентиновичның һәр сүзе төзелешне ничек итеп тизрәк төгәлләү, проблемаларны хәл итү турында булды.

Сүзебез Питрәчтә барган төзелеш турында булгач, әлеге район турында да әйтеп китәргә кирәк. Питрәч районы төзелеш буенча республикада алдынгы урында бара. Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин үзе дә Татарстанның атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем йөртә. Районда сафка басачак 14 фермада 40 мең тавык асраячаклар. Димәк, Питрәч республикада кошчылык ягыннан әйдәп баручы район булачак.

Ярты елда 20 миллион табыш

Бүген "Төзелешне механизацияләштерү һәм ямьләндерү тресты" оешмасында 600дән артык хезмәткәр эшли, автопаркында 156 техника бар. Александр Высоцкий җитәкләгән төзелеш оешмасы котлован казудан башлап, кулга ачкыч тоттыруга кадәр булган барлык эшләрне эшли. 2011 елда "Төзелешне механизацияләштерү һәм ямьләндерү тресты" зур нә-тиҗәләр күрсәткән. Мисал өчен, алар төзеп тапшырган орлык заводы сәгатенә 40 тонна бөртек чистарта. Моннан кала, узган елда 45 мең йомыркалык инкубатор, ЗАО "Агросила-Групп" базасында кошчылык комплексы, Чаллы шәһәрен яңарту буенча инвестицион комплекс-лы план нигезендә юллар салынган. Барысы бергә, узган елда "Төзелешне механизацияләштерү һәм ямьләндерү тресты" 22 объект төзүдә катнашкан. Быел да оешманың зур төзелеш эшләре башкарасы бар. Шул ук Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында бройлер тавыклар үстерү цехын тапшыру планлаштырыла. Хәзер анда 75 кеше эшли. Инде төзелешкә 170 миллион сум акча тотылган. - Елның беренче яртыеллыгы планы 155,9 процентка үтәлгән, 680 миллионлап акча тотылган, 20 миллион табыш алынган, - дип, төзелеш эшләре белән уртаклашты Александр Валентинович.

Быел Трест Актаныш районының Әнәк авылында да кошчылык комплексы төзи. Аны салу 1 миллиард сумга төшәчәк.

- Безнең оешма универсиада өчен 45 мең кешелек футбол стадионында төзү-монтаж эшләрен алып бара. Монда төзүчеләргә берничә тапкыр яңа технологияләр кертергә, эш ысулларын яңартырга туры килде, - диде Александр Высоцкий.

Шулай ук Түбән Каманың "ТАНЭКО" нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводында эшчәнлек алып барыла. Түбән Камада инновацион юнәлештә бишьеллык проект алынган, пластик җитештерүнең яңа линиясе карала.

- Яңа олефин комплексы төзелешне халыкара дәрәҗәгә алып чыга. Аның бәясе 3 миллиард долларга җитә. Проект Америка һәм Япония белгечләре белән бергәләп төзеләчәк. Хәзер эшне планлаштыру бара. Безнең оешма анда актив катнаша, - ди генераль директор.

Баш төзүченең хыялы нинди?

Фермалар, комплекслар, заводлар салу - болар төзелеш җитәкчесенең еллык, айлык, көнлек эше. Шулай да, һәрбер төзүченең үз хыялы була. Ул Александр Валентиновичта да бар. Аның берәр ташландык чиркәүне төзекләндерәсе килә. Мисалга, Питрәч районында төзекләндерәсе храмнар шактый. Үзенең күңеле тарткан объектны ул әлегә сайламаган. Шулай да күңелендәге уен кайчан да булса бер тормышка ашырыр ул.

Әйткәнемчә, Александр Валентинович төзүченең иң зур бәхете дип яхшы заказларны саный. Шуңа төзелеш оешмалары һәр-вакыт яхшы заказчы табарга тырыша. Яхшы заказларны, бигрәк тә, Түбән Каманың Нефтехимия за-воды бирә икән. "Төзелешне механизацияләштерү һәм ямьләндерү тресты" оешмасы алар белән инде 10 еллап хезмәттәшлек итә. Шулай да бүген шәхси инвесторлар белән эшләү авыррак. Төзелеш өчен бәяне төшерү очраклары килеп чыккалый икән. Ә бит төзелеш оешмасына эшчеләренә хезмәт хакы, дәүләт органнарына салымны түләп барырга, оешмадагы 600 кешене ашатырга да кирәк.

Генераль директор булу җиңелме?

Александр Валентинович әлеге төзелеш оешмасында җитәкче булып барлыгы 16 ел - 1996 елдан бирле эшли. Авылда туып-үскән Александрның артында югарыга этәрлек терәге булмый, ул астан өскә үзе менгән кеше. Тырыш, инициативалы кешене һәрвакыт күреп алалар. Аның фикеренчә, хезмәткә намус белән караган кеше зур уңышларга ирешә ала. Унҗиде ел КамАЗ заводы системасында эшләгән. Анда да төзелеш буенча директор урынбасары булган.

- Төзүченең графигы шундый инде: иртән китәсең, төнлә кайтасың. Минем көннәрем юлда уза. Атнаның өч көнен Казанда булырга тиешмен. Объектлар бик күп төзелә. Директорның эше - контроль, эшне вакытында тапшыру. Шуңа күрә мин бүген Питрәчтә, иртәгә Чаллыда, аннан Түбән Камада, я Татарстан чигендәге Актанышта, - ди Александр Высоцкий.

Һәрбер җитәкче үзенең командасын булдыра, укучылар үстерә. Александр Высоцкий укучыларын һәрвакыт эшкә намус белән карарга, алынган эшен сыйфатлы итеп башкарырга чакыра. Бөтен кеше эшне җиренә җиткереп эшләргә, объект вакытында төзелеп бетәргә тиеш! Бу - Александр Валентиновичның төзелештәге төп девизы.

Чыршылыда беренче таш өйне Высоцкийлар салган

Александр Валентинович зур үрләр яулавын әти-әнисе тәрбиясеннән күрә. Кеше оясында ни күрә - очканында шул була, ди ул. Аны кечкенәдән яхшы укырга, тәртипле булырга, сүз тыңларга өйрәткәннәр. Хәзер өч ир туган, бер сеңелләре "Төзелешне механизацияләштерү һәм ямьләндерү тресты"нда тырышып эшлиләр. Александр Высоцкий үз балаларын да хезмәтне яратучан итеп үстерергә тырыша. Хәзер улы шулай ук төзелеш эшендә эшли. Әтисе кебек, югары үрләргә менеп барган чагы.

Авылда үскәндә Александрның беренче "төзелеше" - койма тотканда багана тотып тору була. Алар, беренчеләрдән булып, таш өй салалар. Чын төзелеш чирканчыгын шулай итеп авылда ала. Малай чактан бу эшләрне күреп үскән егет ничек танылган төзүче булмасын инде?

Әле тагын бер әйбер бар. Төзүченең иң зур шатлыгы - ул салган корылмаларның нык, ышанычлы, сыйфатлы булуы. Бу яктан Александр Валентинович һәрвакыт тыныч. Төзүчеләр көне уңаеннан, ул барлык төзүчеләрне бәйрәм белән котлый һәм яхшы заказлар теләп кала.

Без исә, үз чиратыбызда, "Төзелешне ме-ханизацияләштерү һәм ямьләндерү тресты"ның генераль директоры Александр Валентинович Высоцкийны, төзелеш оешмасының барлык хезмәткәрләрен төзүчеләр көне белән тәбрик итәбез! Сез төзегән объектлар халкыбызга озак еллар хезмәт итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрәч төзүчеләр көне