Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

АСЫЛТАШТА КОЯШ ЧАГЫЛГАНДАЙ

Сарман районы Ләке авылында дөньяга килгән шагыйрь, журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе Ананий Маловны әдәбият сөючеләр Ямаш Игәнәй буларак белә. Ак карлы салкын кышта туса да, аның күңеле сабый күңеледәй җылы, беркатлы булып кала алган. Кайчандыр аны белгән, аның белән бергә эшләгән теләсә кемнән сорасаң да, Ямаш Игәнәйне әнә шундый чиста...

10 январь менә шушы олы затыбызның туган көне. Киләсе елга аның тууына 75 ел була. Әлбәттә, керәшен җәмәгатьчелеге дә, Татарстан Язучылар берлеге дә шагыйрь Ямаш Игәнәйнең юбилеен зурлап уздырыр. Ул моңа бик лаек. Һәм бу бәйрәмгә бүләк булып аның үзе исән чакта иҗат иткән шигырьләрен, публицистик язмаларын туплап, күләмле генә китабы да дөнья күрер, дип ышанасы килә.

Җир - Кешегә

Үстер җимеш һәм ик иген,

Анысына юк бер сүзем.

Бише белән кайтарам ич,

Кылган бөтен игелегең...

Шулай да син нигә мине

Имгәтергә җай эзлисең?

Нинди генә корал агу

Ясамадың бит инде син...

Акылсызлык, әшәкелек

Дими моны нәрсә дисең?

Ахырысы яхшылыкның

Кадерен белмисеңдер син...

Нигә тереклек гомерен

Өзәр өчен җай эзлисең?

Әллә акылыңа зыян

Килдеме соң, синең, Кешем?..

Әй, Игәнә буе (җыр)

Күңелемдә уйның әй асылы -

Читлекләрдә тоткан Тутый кош.

Ачык булса да әй, ишекләре -

Берләр киткәч, кайтып булмый еш...

Әй Игәнә буе, әйләр Ләке,

Берләр киткәч, кайтып булмый еш.

Искә төшсә, өзә әй үзәкне,

Зиһенемнең бетә рәте.

Үзе булмаса да әй, янымда,

Күз алдымнан китми сурәте...

Әй Игәнә буе, әйләр Ләке,

Күз алдымнан китми сурәте...

Читлеккәен ачып, әй Тутый кош

Очырдым ла сезнең тарафка.

Асыл җаннарының тәрәзәсен

Ачып куяр әле яратса.

Әй Игәнә буе, әйләр Ләке,

Җан тәрәзен ачар яратса...

Киләчәккә илтик

Җыр ургыла ишек, тәрәзәләрдән.

Нәни кыйтга - авыл ызбасы.

Керәшен туе бүген бу кыйтгада -

Борынгы җыр, болгар йоласы:

"Тәрәзә төбендә ай, тутый кош,

Ак мамыклар белән тотыгыз.

Безнең бәбекәебез сезгә килә,

Какмый гына, сукмый тотыгыз".

Кода-кодагыйларның җор телләре -

Чакма белән гүя чакматаш.

Җыр бәрелеп җырга очкын чәчри,

Тапкырлык һәм акыл башма-баш!

"Урманнарга кердем атым бәйләп,

Кисепкәйләр алдым киртәлек.

Хезмәтләрен килен аямаса,

Шунда булыр аңа иркәлек.

Ничек бөреләнгән яңа дәвам -

Үткәннәргә яле күз салыйк.

Асылташта кояш чагылгандай

Һәр йолага сыйган бер тарих.

Болгар учагыннан бүгенгегә

Төшкән чаткы чорлар аркылы.

Авыл ызбасында керәшен туе -

Чал тарихның нәни ярчыгы.

Шул ярчыкның бөтен ышанычы

Һәм өмете балкый ил-көннең.

Йөрәкләргә төреп, киләчәккә

Илтиекче аны, и энем!

Чын әкият

Бирде дөнья кирәкне

Х.Туфан

Каргышына, белмим, тарыдыммы,

Әллә болай сынап карады -

Яңаклады дөнья яңаклады

Җаннарыма кадәр канады...

Тик барыбер берни кылалмады...

Һәм аннары актан караны

Аералмаган кара эчле, явыз

Куштаннарны яллап карады.

Ычкыналдым алар кулыннан да,

Борылмадым кире юлымнан,

Исән-имин үттем бу язмышның

Давылыннан, карлы-бозыннан.

Язмыш атлы карурманда шулай

Юлдан язгач озак йөреп мин,

Алан уртасында учак ягып

Утырган бер картка юлыктым.

Ак сакаллы ап-ак карт иде ул...

Төнге серле учак янында

Баштан кичкәннәрне сөйләп бирдем,

Шул "сый" булды анда табында...

Илаһи бер якты караш белән

Озак сынап карап торды ул.

Күзләремә, аннан көлемсерәп

Иңнәремә кулын куйды ул.

- Язмыш - диде синнән ачы көлгән

Кирәгеңне шәпләп кенә биргән,

Тик җаныңа ...әфсен укып өргән,

Күкрәгеңә шигырь уты иңгән...

Күрсәтте дә юлны алдагы -

Үзе юкка чыкты аннары...

Ул күрсәткән якка китеп бардым,

Һәм билгеле сезгә калганы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев