Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Моңга багышланган гомер

Табигать якты дөньяга яратканда, кешегә нинди дә булса бер гамь сала. Берәүләрен галимлек, икенчеләрен язучылык, өченчеләрен җырчы сәләте белән бүләкли. Ә менә дустым Роза Тимофеевага музыкаль сәләтне өеп биргән.

Геннар буенча каннан канга, буыннан буынга күчеп килә торган нәсел сыйфатлары да зур роль уйный. Розаның әнисе Тәкыябану апа да, әтисе Иван дәдәй дә халык җырларын оста, моңлы итеп башкаручы танылган җырчылар була. Роза шулай әти-әнисенең матур җырларын тыңлап, үзенә сеңдереп үсә. Үскән саен, ул музыканың серле дөньясына ныграк тартыла бара. Мәктәп елларыннан ук баянда уйнарга өйрәнә. Гади генә түгел, ә үзәкләрне өзәрлек итеп, профессиональ югарылыкта уйныйсы килә кызның. Танылган баянчыларыбыз Фәйзулла Туишев, Мөхтәр Әхмәдиев, Рокыя Ибраһимоваларның уйнауларына кызыгып: "Эх, алар шикелле итеп уйный белсәң иде ул", - дип хыяллана.
Сигез яше тулгач, Чаллы шәһәре-нең беренче санлы музыка мәктәбенә укырга керә. Баян классында урыннар калмаганга күрә, скрипка бүлегендә укый башлый. Беренче музыка белемен Роза педагог Резидә Абдулловадан ала. Скрипка аның җанын тулысы белән били алмый. Буш вакытларында, Ренат абыйсының баянын алып, аның телләрен тибрәтә. Шул чагында ук "Сарман", "Арча", "Шахта" кебек җырларны яратып уйный, рус көйләре белән дә кызыксына.
- Мин бик үк дөрес уйнамасам, әтием шундук минем хаталарымны әйтеп, көйне дөрес итеп җырлап күрсәтә иде, - дип искә ала дустым.
Ике ел укыгач, аны баян классына күчерәләр. Баян дәресләрен талантлы баянчы Илдар Әбдрәшитовтан ала. Шул ук елларда аны республикабызның танылган музыка белгече Рөстәм Мостафин да укыта. Бу елларда ул төрле музыкаль конкурсларда катнаша, уйнавы һаман да шомара, камилләшә бара. Гомуми урта мәктәпнең сигезенче классын тәмамлагач, Роза Әлмәт шәһәре музыка училищесына укырга керә. Башы баяннан әз генә күренеп торган чандыр кыз ике ел педагог Мәхмүт Шәрәфетдинов классында укып, шактый уңышларга ирешә. Алга таба уку мөмкинлеге бетеп, Чаллыга кайтырга туры килгәч, аны беренче номерлы музыка мәктәбенә баян укытучысы итеп алалар. Өченче-дүртенче курсларны Казан музыка училищесында тәмамлый. Монда укыганда, ул республикабызга таныш музыкантлар, виртуоз баянчылар белән таныша һәм, бергәләп, бик күп сәнгать чаралары үткәрәләр. Роза Ивановна 1968 елдан башлап, 15 ел дәвамында, беренче номерлы балалар музыка мәктәбендә эшли. Шул ук вакытта "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы татар халык уен кораллары оркестрында концертмейстер, баянчы була. Шәһәрнең бер генә культура чарасы да бу оркестр катнашыннан башка узмый. Аның язмалары Казан радиосы фондында әлегә кадәр саклана һәм эфирдан тапшырылып килә.
1983 елдан Роза Тимофеева алтынчы музыка мәктәбендә баян классын алып бара.
Бүгенге көндә остазның утыздан артык шәкерте музыка мәктәпләрендә укытучы, җитәкче булып, укыту-чыларының эшен лаеклы дәвам итәләр. Ә бу инде - педагог өчен иң зур куаныч.
Мин үзем дә Роза Тимофееваны остазым дип атыйм. Махсус музыкаль белемем булмаганлыктан, язган көйләремне кәгазьгә төшерергә Роза Ивановна ярдәм итә. Аның ярдәме белән, 400дән артык җырымны, нотага салып, китап итеп бастырдым. Зур рәхмәтләр аңа.
Бер сандык Мактау кәгазьләре, Дипломнары, "КамАЗ төзелеше ударнигы" билгесе булган музыкант әллә кайчан "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемен алырга тиеш, югыйсә. Тик әлегә бу исемнең аңа бирелгәне юк. Гомерен музыкага багышлаган Роза Тимофеева бу исемгә бик лаек дип саныйм мин.
Талантлы педагог Роза Тимофеевага шигъри бәйләмем:
Ходай Сине сөеп яраткан да
Күңелеңә зур байлык биргән.
Музыкага булган сәләтеңне
Кешеләргә бүләк ит, дигән.

Гомерең буе изге юлдан атлап,
Гел саваплы эшләр эшлисең.
Гади генә бер хатын-кыз үзең -
Рухың белән нинди көчле син.

Роза Ивановна! Баяныңда
Җилкетәсең күңел кылларын.
Киләчәккә җиткер, армый-талмый
Уйнап, халкыбызның көйләрен.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы жырчы Роза Тимофеева