Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Өметләре өзелмәсен

Моннан ике ел элек Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылына Тройсын бәйрәменә барып, күңелебез төшеп кайттык. Бу уңайдан, "Керәшен Казысында керәшеннәр юк" дигән язма да бастырдык.

Әлеге бәйрәмдә Тройсын белән бәйләнешле бер йола да күрмәдек. Ич югы, мәйдан уртасына борынгы керәшен күлмәкләре кигән берничә җырчыны чыгарып, түгәрәк уены уйнамадылар. Авыл йолаларының бетә баруын җитәкчеләрнең читтән килгән булуына бәйләдек. Янәсе, алар бу авылның электән килгән бәйрәмнәрен, йолаларын белмиләр. Ул чакта Керәшен Казысы авылы җирләрен "Фаворит" ачык акционерлык җәмгыяте эшкәртә иде. Аның җитәкчесе Фәрит Галәветдинов, эссе, бер тамчы яңгыр яумаган җәй булуга карамастан, халыкның күңелен күрү өчен, бәйрәмне үткәрергә матди мөмкинлек тапкан, ә эчтәлеген ничек оештыру - анысы җирле идарәнең, клуб хезмәткәрләренең эше булгандыр.

Бу авылдан Казанга "Туым җондызы" фестиваленә килгән егермеләп кешене күргәч, "авылда керәшен җанлы кеше юк", дигән сүзләремне кире алырга туры килә. Авыллары өчен дә, керәшен йолаларының бетә баруы өчен дә борчылалар, тик, җиң сызганып эшли башлыйм, дигәндә, каршылыклар чыгып тора икән. "Фаворит" хуҗалыгы банкротлыкка чыгу алдында, барлык хезмәткәрләрне дә түләүсез ялга җибәрделәр," - ди завсклад булып эшләүче Надежда Харитонова.

Моннан ике ел элек хуҗалыкта мең ярым дуңгыз асраган булсалар, хәзер егермеләп баш кына калган. Барысы да бурычларны түләргә, кредитларны капларга китеп беткән. "Фаворит"ның үз эшчеләренә хезмәт хакы түләү буенча бурычы да зур, ди.

- Үз җиремдә үзем хуҗа булып эшләргә, фермерлык эшенә керешергә уйлаган идем. Пай җирләрен оформить итә алмыйм. Межевание кәгазьләрен югалтканнар, - дип, борчылуы белән бүлеште Анатолий Харитонов. - Ә авылны ничек тә бетермәскә исәп. Бу авырлыклар - вакытлыча гына, дип уйлыйбыз. Минем кебек эш башлау уе белән йөрүчеләр авылыбызда байтак, - ди ул.

Хөкүмәт тә соңгы вакытта авыл кешесенә йөз белән борылырга азаплана, төрле грантлар чыгара. Тик, нигәдер, алар җиң сызганып эшләргә теләгән кешегә килеп кенә җитми. Райондагылар да мондый егетләргә ярдәм кулын сузсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылы Харитоновлар