Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

“МЕДТЕХНИКА” – СӘЛАМӘТЛЕК САГЫНДА

Түбән Кама шәһәре "Медтехника" ачык акционерлык җәмгыяте сәламәтләндерү учреждениеләрен медицина аппаратлары белән тәэмин итү һәм аларга сервиз хезмәте күрсәтү базарында инде 22 ел лаеклы урын алып тора. "Медтехника" хезмәткәрләре - медицина технологияләре өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр. Аларның күпьеллык тәҗрибәсе һәм өзлексез график буенча эшләүләре һәртөрле техник проблемаларны тиз арада чишә...

- Геннадий Николаевич, узган ел нинди эшләре белән исегездә калды, яңа елга нинди өметләр белән аяк бастыгыз?

- Узган ел, гомумән алганда, начар булмады. Безнең җәмгыять - сә-ламәтләндерү учреж-дениеләрендә төзү, монтажлау, вентиляция, кондиционерлар урнаштыру системасы, медицина аппаратларын комплекслы төзекләндерү буенча хезмәт курсәтүче компанияләр җыелмасы ул. Шулай ук, "Оптика" салон-кибетләр челтәреннән торган компаниябез дә бар. Биредә офтальмолог-лар күзлекләр ясау, контактлы линзалар сайлау буенча халыкка хезмәт курсәтәләр. Моннан тыш, укыту-консультация бирү юнәлешендә дә эш алып барабыз. Түбән Камада үзебезнең стерилизация үзәге бар. Бер ел элек яңа технология булдырдык. Моның нәтиҗәсендә шәһәрдәге барлык медицина инструментларын бер урында стерильләштерү мөмкинлеге туды. Элек стерилизация срогы бары бер тәүлек булса, хәзер - бер ел. Биредә үк группалар җыеп, районнардан килгән медицина хезмәткәрләренә яңа технологияләр буенча укыту оештырдык. Әгәр дә бездән ераграк урнашкан шәһәр һәм район үзәкләрендә, мәсәлән, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакайда уннан артык кеше җыела икән, аларны кузгатып тормас өчен белгечләр үзләре берничә көнгә урыннарга барып, укытып кайталар.

- Башка шәһәрләрдә эшне ничек алып барасыз?

- Кама буе зонасына кергән барлык 25 шәһәрдә дә филиаллар бар. Дочернее учреждениеләрдә лабораторияләр булдырдык. Анда инженерлар, электронщиклар утыра. Болардан тыш, алты-сигез кешедән торган алты күчмә бригадабыз бар. Алар гадәттән тыш хәлләр булганда, яки график буенча урыннарга барып, тикшереп кайталар. Беренче чиратта, әлбәттә, реанимация бүлекләрен контрольдә тотабыз.

- Ялгышмасам, күп кенә сәламәтләндерү учреждениеләре медицина җиһазларын сезнең аша кайтарталар.…

- Әйе. Чаллыда сәламәтләндерү учреждениеләрен, шул исәптән, барлык якын-тирә санаторий, профилакторийларны медицина жиһазлары белән тәэмин итүче һәм аларга тулысынча сервиз хезмәте күрсәтүче компаниябез бар. Бишенче ел инде Түбән Камада "Гармония" медицина үзәге эшләп килә. Анда узкий специалистлар эшли. Биредәге көчле диагностика аппаратлары һәм лаборатория техникасы авыруны вакытында һәм дөрес итеп билгеләү мөмкинлеге бирә. Түбән Кама шәһәре һәм районы халкына Яңа елга яңа бүләк ясап, магнит-резонанс томогра-фиясен сафка бастырдык. Ул бездә юк иде. Авыруларны Казанга яисә Чаллыга җибәрә идек. Бу Япониянең HITACHI фирмасында эшләнгән аппаратны Германиядән килгән белгечләр көйләде.

- Медицина кү-зәтүләре уздырганда, билгеле бер категориядәгеләргә социаль ярдәм күрсәтү, ташламалар ясау каралганмы, мәсәлән - ветераннарга?

- Без дәүләт заказы буенча эшлибез. Анда кайсы төр категориягә нинди льгота каралганлыгы ачык күрсәтелгән. Аларның исемлеген без-гә Сәламәтлек саклау идарәсе, больницалар бирә. Әлеге система бар, эшли. Түбәнкамалылар өчен билгеле бер сумма каралган. Юллама белән килүчеләрнең берсен дә кире бормыйбыз.

- Бу томография "Гармония" медицина үзәгенә куелдымы?

- Без аны шунда ачарга уйлаган идек. Әмма, шәһәр җитәкчелеге авыр хәлдәге авыруларны те-гендә-монда күчереп йөртмәс өчен, Үзәк район больницасында урнашуыбызны сорады. Бу - дөрес тә. Түбән Камада барлык больницаларны бер урынга - Үзәк район больницасына берләштерделәр. Безгә бик тә уңайлы урын бүлеп бирелде. Теләсә кайсы вакытта каталка белән "приемный покой"дан да, реанимациядән дә, урамнан да керергә була.

- Кайбер җирләрдә шушындый заманча аппаратлар кайтаралар, ә аларда эшли белүче юк. Сездә бу проблема юкмы?

- Мондый хәлләр, гадәттә, федераль программаны алмаган һәм әзерләнмәгән бюджет структурасында эшләүчеләрдә очрый. Без үзебезнең белгечләрне алдан укытабыз. Әле менә күптән түгел генә Ижауда укыдылар, хәзер Мәскәүгә җыеналар, аннары Питерга барачаклар. Моннан тыш, бу аппаратларны урнаштырырга килгән белгечләр үзләре дә безнең врачларны өйрәтәләр. Мин, җитәкче буларак, беренче чиратта яшьләрне укытуны максат итеп куйдым.

- Түбән Камада яхшы белгечләр озак тоткарланмый, алар зуррак шәһәрләргә китеп карьера ясауны хуп күрәләр, диләр. Күбрәк яшьләрне укытабыз, дидегез. Димәк, бу сүз чынбарлыкка туры килеп бетми булып чыга?

- Чыннан да, Түбән Камадан күп китәләр. Врачларга кытлык зур. Дәвалау процессында белгечләр җитмәве үзен нык сиздерә. Шунлыктан, теләсә дә, теләмәсә дә компьютер томографы артына илле яшьтән узганнарга утырырга туры килә. Алар бер яклы гына төшерергә, тикшерү уздырырга күнеккән. Ә бит аппаратның мөм-кинлекләре бик зур. Монда үзенә күрә иҗат итү, фантазияне эшкә җигү сорала. Мондый аппаратларда кем заманча технологияләр белән яхшы таныш, компьютер программаларын тиешле дәрәҗәдә аңлый - шулар эшләргә тиеш. Ә яшьләр бик тиз төшенеп, эләктереп ала. Менә шуңа күрә яшь белгечләрне шәһәрдә калдыру өчен, аларның тормыш-көнкүреш шартларын замана биеклегенә җиткерәсе, яхшы хезмәт хаклары түлисе иде. Бу - илкүләм проблема. Яхшы белгеч - яхшы тормышта яшәргә тиеш.

- Түбән Камада медицина өчен кирәкле барлык төр аппаратлар да булдырылды, дип әйтеп буламы?

- Бездә бик күп нәрсә юк әле. Замана алга барган саен, әллә ниләр уйлап табыла тора. Күргәзмәләрдә еш булырга туры килә. Күптән түгел генә Мәскәүдәге Халык-ара күргәзмәдә булып кайттык. Илдә ниләр генә юк икән, дип шаккатып, кызыгып йөрдек. Булдыру бер нәрсә, ләкин бит әле аларның мөмкинлеген тиешле дәрәҗәдә кулланып, һәрбер функциясен аңлап, алга таба алып баручы белгечләр дә кирәк. Бүген безнең төп бурыч - авыруны вакытында ачыклау, дөрес диагноз кую.

- Геннадий Николаевич, эшләрегез кеше сәламәтлеген кайгыртуга юнәлдерелгән. Һәм аларның нәтиҗәләре дә куанычлы. Шулай да, күңелне борчып торган нәрсәләр бармы?

- 2012 елны зур саклык белән генә каршы алдык. Сәламәтләндерү учреждениеләрендә билгесезлекләр җитәрлек, статуслары үзгәртелеп, алар барысы да республика бюджетына күчерелә. Без бер төрле планлаштырабыз, тормыш икенче төрле китереп куя. Үзгәрешләр белән бәйле проблемалар җитәрлек. Һәрберсе тендерлар, конкурслар уздыра. Электр, коммуналь хезмәтләр өчен дә бәяләр артты. Ә безнең хезмәткә түләү шартлары шул килеш калды. Евросоюз таркалып, кабат кризис килү куркынычы да бар. Шулай да күңелне төшерергә ашыкмыйбыз. Моңарчы ничек эшләдек, алга таба да шулай дәвам итәрбез. "Медтехника" һәрвакыт сәламәтлек сагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Кама Медтехника Муллин