Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Мария түти теләге

Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын тораклы итү яисә торак шартларын яхшырту федераль программасы уңышлы эшләп килә. Бер ел эчендә Татарстанда 12886 ветеран яңа фатирлы булды. Алар арасында Мария түти Чукрашева да бар.

Мария түти үзе дә, карты Прокофий Мефодиевич та Зәй районы Сәвәләй авылында туып-үскән кешеләр. 1947 елны өйләнешеп, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Башлы-күзле булып, үз тормышларын коруларына сөенергә дә өлгермиләр, семья башлыгы, Бөек Ватан сугышы ветераны Прокофий дәдәй якты дөнья белән хушлаша.
- Шуннан бирле 41 ел ялгыз яшәдем. Балалар ялларда кайтып йөрделәр. Гел үз яннарына чакырдылар. Ул чакта гомер иткән нигезне ташлап китәсе килмәде, - ди Мария түти.
Бүгенге көндә бөтен уңайлыклары булган квартирада яшәвенә күңеле әле дә булса ышанып җитми.
1929 елгы Мария түтинең язмышы җиңелләрдән булмый. Сабый чагында "кулак" дигән гаеп тагып, әтисе Петр Лукинны кулга алалар, мал-туарларны, йорттагы бар нәрсәне төяп алып китәләр. Хәтта сыңар калак белән урын-җирне дә калдырмыйлар. Күпмедер вакыттан соң, "гаепсез" дип, әтиләрен кире кайтарсалар да, таланган мал-мөлкәтне кайтарып бирүче булмый. Ач-ялангач калып, бер телем икмәккә тилмерүләрен, нужа кичерүләрен бер тында гына язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел.
- Бала чагым да, яшьлегем дә булмады минем, - ди түти, уфтанып. Шуңа күрә сагынып искә алырлык вакыйгалар да булмады шикелле...
Шулай да, елмаеп сөйләрлек бер мизгел хәтерендә сакланган икән: дәдәсе - Гриша, гел аларга килеп, алар белән бергә уралып үскән Прокопий (11 яшьлек кыз бала, шушы егет киләчәктә ирем булыр, дип башына китерә димени инде?) һәм тагын авылның берничә егете акча эшләү нияте белән Донбасска чыгып китәләр. "Юк" чак бит инде - өстә киндер күлмәк, киндер ыштан, аякта чабата. Начтый исемле кызның да абыйсы шахтада. Кызлар икесе генә серләшәләр дә, өйдәгеләргә әйтми генә, пәлтә сорап, абыйларына хат язалар. Күпмедер вакыттан соң, икесенә дә посылка килеп төшә. Ә посылка эчендә, чыннан да, пәлтә. Әле пәлтә янында спецовка белән калын табанлы, зур ирләр ботинкасы да бар (аларын эш урыныннан үзләренә биргән булганнардыр, күрәсең). Әй, эләгә дә соң кызларга әти-әнидән, әйбер сорап язганга орышалар үзләрен. Шулай да, борын югары инде. Я, авылда кемнең өстендә шундый пәлтә бар да, кемнең аягында кирза ботинка!
Инде тернәкләнеп киләбез дигәндә, сугыш башлана. Дәдәләре Гриша да, Җәгүр дә фронт-ка алыналар. Авылга кара пичәтле хатлар килә башлый. Тагын кайгы, тагын күз яшьләре. Яшькә зур булмаса да, гәүдәгә башка кызлардан калкурак булгач, кайда гына эшләсәләр дә, хатын-кызлар Марияне үзләреннән калдырмыйлар. Басуда да, ындырда да эшләргә туры килә, урманга утын кисүгә дә йөри. Әле сугыш беткәч тә, алар белән бергә ат урынына сукага җигелеп, бакча сөргән чаклары күп була.
Ә квартиралы булу тарихын ул болай сөйләде: сугыш ветераннарына, аларның тол хатыннарына квартира бирәләр икән, Сәвәләйнекеләр дә чиратка баскан, дигән сүз ишетелгәч, әллә бәхетемне сынап караргамы соң, дигән өмет чаткысы күңеленә кереп оялый аның. Әмма кече кызы Люба: "Әни, нервларыңны бетереп тә йөрмә. Әнә, квартирабыз биш бүлмәле, кил дә тор" дигәч, бу уеннан кире кайтырга мәҗбүр була.
- Шулай бер көнне гәҗитләр китерә килгән почтальон Лена Смирнова: "Әллә балаларыма файда булыр, дип куркасыңмы? Ятып калганчы, атып кал" дип сүгеп, үгетләп, кайда барырга, нинди документлар тапшырырга кирәклеген аңлатып чыгып китте. Иртәгесе көнне иртүк районга барырга дип, юлга чыгып бастым. Күршем Соня Маскова тәрәзәдән күреп, йөгереп чыккан. "Кая барасың, кемне көтәсең?" ди. Ул да булмады, ире Вася белән машиналарын кабызып, мине утыртып, район администрациясе ишеге төбенә китереп тә җиткерделәр. Юлым уң булып чыкты. Документларымны кабул итеп, чиратка куйдылар. Ходай ярдәм иткәндер инде, юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап торды. Борчылмагыз, булыр, дип өметләндереп тордылар. Бер елдан федераль бюджеттан акча килде, квартира эзләгез, дип хәбәр иттеләр. Авылда бер туганым да калмады, картлык көнемдә балаларым янәшәсендә булыйм дип, квартираны Чаллыдан эзләргә булдым. Бу эшне олы кызым Тамарага һәм аның улы белән кызына йөкләдем...
Шушы урынга җиткәч, түтинең тавышы калтырап китте, күзләрен яшь пәрдәләре каплады. Яңаклары буйлап агып төшкән күз яшьләрен яулык почмагы белән сөртеп алды. Шатлык белән кайгы шулай янәшә йөридер дип кем уйлаган?.. Ни аяныч, Мария түтинең яңа куышын олы кызына күрергә язмаган. Моңа кадәр дә берничә тапкыр операцияләр кичергән кызы, көтмәгәндә-уйламаганда, аларны калдырып, бакый дөньяга күчкән. Алты ел элек аның ирен җирләгән булганнар. Дүрт ел элек кенә, 28 яшендә, икенче кызының улы Максимны югалту кайгысын кичергәннәр. Бер-бер артлы югалтулар, зур хәсрәтләр күргән карт ананың йөрәге ничек боларга чыдаган, диген... Аны авыр уйларыннан арындырырга теләп:
- Гомер буе авылда яшәгәч, шәһәр тормышы ят түгелме соң, ияләшеп буламы? - дип, сүзне башкага борам.
- Йортны сатып килдем. Иске булса да, җиренә кызыгып, бик тиз алдылар. Сагынмыйм, бер нәрсә дә уйламыйм, кызымны гына сагынам... Люба да, оныклар да көн дә хәл белеп китәләр, шалтыратып торалар. Әз-рәк аяклар язылсын, дип үзем якындагы кибеткә чыгып керәм.
Әйе, сагышланган чаклары күбрәк булса да, кайгыларга үзе дә бирешергә теләми Мария түти. Шигырьләр яза, башыннан кичкәннәрне, нәсел-нәсәпкә кагылышлы вакыйгаларны кәгазь битләренә төшерә. Һәр чорның үз дәфтәре - үз истәлекләре. Әнисе, әтисе ягыннан да нәсел агачларын төзегән. Сугышка кадәр булган Сәвәләй авылының картасын да ясаган ул. Бу картада авылның ничек урнашуы, күперләр, тыкрыклар, фермалар, йортлар - барысы да күрсәтелгән. Хәтта, бу йортларда кемнәр яшәгән, аларның исемнәре, кушаматлары язылган аерым дәфтәр дә булдырган.
Менә шулай һәр туар көнгә куанып яши ул. Квартира мәсьәләсендә ярдәм кулы сузган авылдашларына, район администрациясендәгеләргә, шушы программаны булдыручы дәүләт җитәкчеләренә рәхмәте чиксез. Дөньялар тыныч булсын, ил белән кайгылар күрергә язмасын, дип тели ул.
Әйе, сугышның иң авыр елларында төптән җигелеп, тормышны алып барган, төнне көнгә ялгап хезмәт куйган түтиләр, мондый бүләккә бик тә лаек. Шушы йортта кабат бала хәсрәтләре күрми, куанып яшәргә язсын сиңа, Мария түти.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеран вдова ВОВ жилье ветеранам ветераннарга фатир