Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

КЕМ НӘРСӘ ДИП АШЫГА?

Игелекле эшләр, хәйриячелек буенча әллә нинди конкурс-бәйгеләр үткәрелә, җиңүчеләргә "Алтын йөрәкле кеше" медальләре, дипломнар, бүләкләр тапшырыла, фамилияләре матбугатта яктыртыла. Бернинди дипломнар, бүләкләр өмет итмичә, исемнәрен беркемгә ишеттермичә, игелекләр кылып яшәүче гап-гади кешеләребез дә байтак. Шундыйларның берсе - Әлмәт районы Кәләй авылы кешесе - Михаил Аппаков.

Бирде дөнья кирәкне...

Михаил Николае-вичның тормышы турында китап язарлык. Әтиләрен сугышка алганда, ул әнисенең карынында кала. Әниләре Марҗа түти, бер баласын күкрәгенә кысып, икенчесен җитәкләп, күрше-тирә авылларда соранып йөри. Ахырда, чарасызлыктан нишләргә белмәгәч, берсе генә булса да исән калсын, дип, бер яше дә тулмаган Мишасын төргәк белән урманда калдыра. Юлаучылар төргәкне актарып караганда, елый-елый хәле бетеп тынган бала, исәнлеген белгертеп, яңадан аваз сала. Райком аша эзләтеп, ташландык баланың әнисен табалар. Райкомда кеше хәлен аңларлык җитәкчеләр эшләгән булса кирәк: ни өе, ни ярдәм итәр кешесе булмаган, болай да бәхетсез ананы төрмәгә утыртмыйлар. Алай гына да түгел, балаларга сугыштагы әтиләренең пособиесен бирә башлыйлар. Торыр урының, эшләр җирең юк икән, пособие акчасына гына яшәп булмый шул. Әлмәттә өйдән-өйгә кереп, кундыруларын сорап йөргәндә, Фаһирә исемле хатын аларны үзләрендә калдыра. Тик тынычлап яшәргә бирмиләр - Фаһирә апаны райкомга чакыртып, квартирантларын чыгармаса, төрмәгә ябу белән куркыталар. Янәсе, ике бала белән соранып йөргән ул хатын - шпион булмагае... Фаһирә апа аларга Әлмәт районы Кәләй авылына барырга киңәш бирә, ни дисәң дә, үз керәшеннәре, ачтан үләргә ирек бирмәсләр. Кәләй авылында бу семьяны Үгәпи әби үз өенә сыендыра: булганы белән бүлешеп, җитмәгәнендә сабыр итеп, ана белән кыз күк яши башлыйлар. Марҗа түти күрше-тирә авылларда тамак хакына күрәзәлек итеп йөри, балалар Үгәпи әби тәрбиясендә үсә. Ачлык белән нужа - янәшәдә генә сагалап тора үзләрен. Малайларның укулары әйбәт, укытучылары мактап кына тора. Тик әтиләре өчен пособие түләү тукталгач, алга таба укый алмыйлар - эшкә урнашалар.

Нефтьтә хезмәт хакын әйбәт түлиләр, квартир да бирәләр - сөенә-сөенә эшлисе дә бит... Кеше өстендә үскәч, булганы белән уртаклашырга өйрәнгән юмарт Миша дәдәй тирәсенә шешә белән дус кешеләр ияләшә. Аларны сыйлый-сыйлый, үзе дә аракыга бәйләнә бара. "Тукта, Миша, нишлисең?" дияргә нәрсә сәбәп булгандыр, тик көннәрдән бер көнне ул үз алдына шул сорауны куя. Хатыны белән яңа туган улын алып, Ташкент шәһәренә чыгып китә. Аракысыз да яшәп булганын, башкалардан бигрәк, үз-үзенә исбатлыйсы килә аның. Ташкентта ул төзелеш эшенә урнаша, йортлар сала башлый. Бик тиз хөрмәт казана. Аңа заказ бирергә чират торалар. Чит җир чит җир инде - монда нихәтле генә олыламасыннар - күңел туган як дип саргая... 20 ел яшәгән Ташкент шәһәрен калдырып, яңадан Кәләй авылына кузгалалар. Бу инде - акыл утыртып, тәҗрибә туплап, авыл өчен кирәкле булып кайту була.

Сәгатебез суккач, һәрберебез китәсе

Авыр чакта ярдәм кулы сузып, үз өенә сыендырган Үгәпи әбисенә ниндидер яхшылык эшлисе килә Михаил Николаевичның. Әбисе, аның ниятен белгәч: "Беребез дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән, сәгатебез суккач, һәрберебез китәсе. Үлеләрне соңгы юлга озатканда кереп ышык-ланырга, кирәк-ярак куеп торырга зират өебез юк. Шул эшне оештырсаң, мин дә шат булыр, авылдашлар да куаныр, үлеләрнең җаны да сөенер иде", - ди. Төзелеш бригадасын җитәкләгән Миша дәдәй егетләре белән шунда ук эшкә тотына. Фундаментын салудан башлап, түбәсен япканчыга хәтле, барлык эшләрне үзләре башкарып чыгалар. Зират капкасын да яңарталар.

Көннәрдән бер көнне ул чактагы совхоз директоры Зөфәр Шәйдуллин, аны кабинетына чакырып:

- Кулларың алтын икәнне күрсәттең. Инде чиркәү төзелешенә алынуыңны сорасам, ни диярсең? - дип сорый.

Шундый саваплы эшне йөкләргә телиләр икән, ни дисең инде?! Билгеле, рәхәтләнеп риза була. Шулай эшкә тотыналар. Кызганычка каршы, Зөфәр Галиевич үзе үлеп китә, вәгъдә ителгән акчалар да кайдадыр "адашып" кала. Барысына да яңабаштан тотынырга туры килә. Эш барышында нахак сүзләр ишеттерүчеләр дә табыла. Янәсе, чиркәү төзелешенә дигән акчаны читкә җибәрәләр... Мондый чакларда кәеф төшә, бөтенесен ташлап, каядыр китәсе килә.

"Башка берәү сораса, бирмәс идем, син килгәч бирәм инде," - дигән сүзләрне тыңлый-тыңлый, зур начальниклардан чиркәү өчен акча җыя. Үзеннән чыккан акчаларны чутлап та тормый, югыйсә, алай да кешегә ярап булмый. Чиркәүнең чаңныгына гына да 300 мең сум акча китә. Шулай итеп, бу зур эшне дә җиңеп чыгалар.

Макар елгасы буенда

Пенсиягә чыккач, өйдә тыныч кына утыра алмый Миша дәдәй. Үзе исән чакта авылдашларына тагын бер игелекле эш эшләп калдырасы килә. Ташкентта яшәгәндә, андагы чишмәләрнең матурлыгына сокланып йөри ул. Эх, Кәләйдә дә шундый бер чишмә ясасаң иде, дип хыяллана. Бәләкәй чакта Үгәпи әбисе белән чачауникка төшүләрен, аның янында Изге Салкын чишмә агып ятуын исенә төшерә. Авылдан бер чакрымнар ераклыктагы шул чишмәне эзләп китә. Тапканнан соң - түзми, сабый бала кебек үксеп елый. Чишмә үзе бака ефәге белән капланып, күмелеп беткән. Аның янындагы чачауникларның берсе ләмнән яртылаш кына күренеп тора, икенчесе череп ауган. Тирә-якны камыш басып киткән. Чишмәне чистарту, аның янын рәтләү бер кешенең генә кулыннан килерлек эш түгел. Дуслары белән киңәшә, авыл советына, район администрациясенә кадәр барып җитә - бер җирдә дә хуплау, күтәреп алу сүзен ишетми. Инде нишләргә?

35 градуслы эсседә 20 көн буена берүзе Макар елгасының камышын чаба. Республикада "Чишмәләр айлыгы" дигән исем астында су чыганакларын тәртипкә китерү программасы барса да, авыл советы да, район җитәкчелеге дә булышырга атлыгып тормый. Михаил Николаевич йортларын төзешкән начальниклар белән булган "связьләрен" эшкә җигә. Диаметры ике метр, тирәнлеге өч метрлы емкостьны казып урнаштыру өчен кирәкле техниканы күрше авылдагы бай дусты биреп тора. Чишмәдән юлга кадәрге 80 метр җирнең балчыгын ташырга районнан КамАЗлар килә. Шулай итеп, Изге Салкын чишмә өчен яңа тормыш башлана. 2008 елның унберенче августында чишмәне тантаналы төстә ачалар. Район администрациясеннән дә вәкилләр катнаша, читтә яшәгән Кәләй кешеләре дә күп кайта.

Хәзер чишмә яныннан транспорт өзелеп тормый. Суын алырга әллә кайлардан киләләр. "Бакирово суы" дигән язу белән ашханәләргә озаталар, кибетләрдә саталар. Кач-ману көннәрендә монда тезелгән автомобильләр рәте берәр километрга сузыла.

"Токарликов" ачык акционерлык хуҗалыгы чишмә белән олы юл арасына таш юл салган. Юл буена ике яклап агачлар утырту, аллея ясау уе белән йөри тынгысыз йөрәкле Миша дәдәй. Агачларын кайдан кайтартуны да сөйләшеп куйган. Җирләр кардан арчылгач ук, шушы эшне башлап җибәрергә исәбе.

Адәм балалары бу дөньяга вакытлыча гына килә. Кемдер, ашап калыйм, ди, кемдер, эчеп калыйм, ди. Ә Михаил Аппаков кебекләр, күбрәк игелекле эш башкарып калыйм, дип ашыга. Кызык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев