Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Казан керәшен приходына - 25 ел

Керәшеннәрнең Казандагы приходы 8 июль көнне үзенең чирек гасырлык юбилеен билгеләп узачак. Бу - керәшен приходының "яңа тарихы". Ник дисәң, аңа кадәр Казанда керәшен приходы юк иде. Дөресрәге, Казандагы керәшен җыены таралган, республикадагы 2 керәшен монастыре, 50 чиркәү ябылган иде. Ниһаять, 1989 елда Казанның Петропавел чиркәвендә керәшеннәр яңадан үз приходларын...

Керәшеннәрнең Казандагы приходы 8 июль көнне үзенең чирек гасырлык юбилеен билгеләп узачак. Бу - керәшен приходының "яңа тарихы".
Ник дисәң, аңа кадәр Казанда керәшен приходы юк иде. Дөресрәге, Казандагы керәшен җыены таралган, республикадагы 2 керәшен монастыре, 50 чиркәү ябылган иде. Ниһаять, 1989 елда Казанның Петропавел чиркәвендә керәшеннәр яңадан үз приходларын оештырдылар. 1995 елда аларга 70 процент җимерек хәлендәге Тихвин чиркәве бирелде.
Бүген керәшен приходы Казанның иң матур җирендә, алтын гөмбәзләре белән балкып, матурлыгы белән шәһәрнең тарихи үзәген бизәп торган Тихвин чиркәвендә урнашкан. Чиркәүнең кайчандыр җимерек хәлдә булганын бүген күз алдына да китерүе кыен. 1645 елда төзелеп, 1938 елга кадәр эшләп торган чиркәү күпне күргән. Ябылганнан соң таланган, пожар кичергән чиркәү бинасы төрле елларда төрле социаль объектлар да, склад та булып торган, асфальт убылып, бер метр җиргә дә иңгән. Керәшеннәргә бирелгәннән соң, Ходайны зурлаучылар һәм прихожаннар ярдәме белән ул кабат торгызылды. Бу изге эшләрдә приходның җитәкчесе - протоиерей отец Павел Павловның һәм аның семьясының роле бәяләп бетергесез.
Бу көнне Тихвин чиркәвендә зур бәйрәм келәве булачак. Аны Татарстан һәм Казан Владыкасы Анастасий уздырачак. Службада Татарстанның бөтен керәшен чиркәүләреннән священниклар катнашачак. Отец Павел һәм Тихвин чиркәве прихожаннары барча туганнарны иртәнге сәгать сигездә башланачак бәйрәм келәвенә көтеп кала.
Людмила БЕЛОУСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Казан керәшен приходына - 25 ел

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев