Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Җегәр генә бетмәсен

- "Коткару таягы" инде ул безнең өчен. Язгы чәчү башланыр алдыннан, апрель азакларында ук, ярдәм сорап барабыз үзенә. Тамара түти беркайчан да каршы килми. Барлык эшләрен ташлап, көнгә ике мәртәбә, унбишләп эшчегә кайнар ризык әзерләп ашата, икешәр смена эшләгән көннәрдә өчәр тапкыр да туры килә, - ди Тукай районы Җәйләү...

Җитәкченең теленнән төшмәгән Тамара түти Попованың үзен күрәсе килеп, йортына кагылдык. Без кергәндә ул орчык белән җеп эрләп утыра иде.

- Артыгын мактыйлар инде, - дип көлеп җавап бирде ул, кайдан булуыбызны аңлаткач. - Шундый карусыз инде мин, кеше сүзен аяк астына сала белмим. Аннары, ничек тыңламыйсың үзләрен? Ни йомыш төшсә дә, шуларга йөгереп барабыз бит. Вакытында бәрәңге бакчаларын сөреп торалар, юлларны чистарталар. Транспорт сорап барсаң да, борып җибәргәннәре юк. Әле шушы арада гына морҗа суырмый башлагач, кирпечкә барырга туры килде. Управляющий Зөфәр кирпечне үзе төяп, үзе алып кайтып ук бирде.

- Сезне бик тәмле пешерә, диләр. Эшчеләрне кайда ашатасыз?

- Өстән яңгыр явып торса, өйгә чакырам, ә болай табынны ишек алдына көйлибез.

- Пенсиядә, дип кул кушырып утырмыйсыз. 35 ел фермада эшләгәнсез. Ул вакытларны ничек искә аласыз, уфтаныпмы, әллә сагыныпмы?

- Авыр булса да, күңелле, рәхәт итеп эшли идек. Сагындыра. Яңадан барып эшләр идем әле…

Тумышы белән Зәй районы Кабан-Бастрык авылыннан ул. Монда килен булып төшкәненә 46 ел. Ире Прокопий белән биш бала - дүрт кыз, бер ул үстергәннәр. Алары үз семьяларын корып, тирә-як шәһәрләрдә таралышып гомер итәләр. Тамара түти бүген инде сигез онык әбисе. Алар җыйнаулашып кайткан чакларда, эх, Прокопий да күрсә иде бу көннәрне, дип, авариягә очрап үлгән ирен сагынып, күңеле тулган чаклары еш була.

- Көннәрегезне күбрәк кул эшләре белән уздырам, дисез. Күршеләр белән кич утырулар, җәен капка төпләрендә җыелышып "гәп кору"лар бармы хәзер? - дип сораштырам.

- Авыл кешесе бит хәзер кичтән үк капкасын бикләп куя. Бу урам очында хатыннардан без икәү генә. Кышын өйдән әллә ни чыгып йөрмәсәк тә, күрше-күләннең хәлен белешеп торабыз. Капка төпләрендә утырулар сагынып сөйләргә генә калды. Шулай да, җәен бакча эшләре, кош-корт белән әвәрә килеп көннең узганын да сизми каласың. Балалар эшчеләргә ризык әзерләвемне күреп, ни җитми сиңа, ял ит рәхәтләнеп, диләр. Картаерга ашыкмыйм әле, җегәр генә бетмәсен.

"Туганайлар" гәҗите турында да бик җылы сүзләр әйтте Тамара түти. Язганнарыгыз кызык-лы, һәр санын көтеп алып, бер битен дә калдырмый укып барам. Армый эшләгез, дип җылы теләкләрен җиткерде. Апрель аенда Тамара түти 64 яшен тутыра. Без дә аңа сәламәтлек, бәхетле картлык, үзенең башкаларга кирәкле булуын тоеп яшәвен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Анатолий Касакин повар Тамара түти Тукай районы Җәйләү авылы