Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Җире булса, җыры була

Инде хәбәр итүебезчә, "Туым җондозы" фестивале алдыннан, регионнарда сайлап алу турлары үтте. Сокланырлык әйберләр дә, тетмәсен тетәрлекләре дә байтак булды. Мине куандырганы шул иде: моңарчы ишетелмәгән-күренмәгән, профессиональ сәхнәгә чыгып карамаган яңа җырчылар күренде. "Туым җондозы" фестивале инде дүртенче тапкыр үткәрелсә дә, кайберәүләрнең аның таләпләре, положениесе турында шушы ярышка килгәч кенә...

Конкурска Кукмарадан Виталий Андреев дигән егет тә килгән иде. Сүзем - аның турында. Керәшен киемнәре буенча белгечебез Валентина Максимова Виталий кигән киемне "урысныкы" дип тәнкыйтьләсә дә, кыңгыр салган кепкасы белән чигү төшкән зәңгәр күлмәге егеткә бик килешә иде. "Безнең ил" җырын ишеткәч, жюри члены, җырчы Виталий Агапов та, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен ансамбле директоры Артур Поляков та, егетне үз коллективларына алырга "кармак салып карадылар". Тик Виталийның төпле эше дә, хатыны Гөлназ белән кечкенә кызчыгы да бар, Кукмарада ныклап төпләнгән ир-ат булып чыкты. Кызганыч, билгеле, үзенчәлекле тавышы белән күп тамашачыны кинәндерә алыр иде. Хәер, Виталий бүгенге эшендә дә кешеләрне кинәндереп, алар турында кайгыртып яши. Ул - Кукмара агропромышленность комплексының профсоюз җитәкчесе. Иген игүче җир хуҗасының кадере югалган заманда, югалткан кадерне кайтарырга йөрүче игелекле кеше, дип атасаң да була аны. Колхозлар яшәгән чакта, профсоюз эше гөрләп бара иде, колхозлары таралганда, профсоюз да юкка чыкты. Бездә шулай бит: дистә еллар буена тупланган тәҗрибә бер көндә юк ителә. Хәзер инде бу эшне нульдән башларга кирәк.

- Белгечлегең буенча юрист икәнсең, профсоюз эше - башка профиль - кыенга туры киләдер? Эшең авырмы соң? - дип кызыксынам.

- Нәкъ менә юрист булуым профсоюз эшенә булыша да инде. Законнар нигезендә эшлибез, шуларга таянып, авыл хуҗалыгы эшчәннәренең хокукларын яклыйбыз да, саклыйбыз да, - ди ул.

Вокал буенча мондый данныйларың була торып, җырчы булып китмәгәнсең, дигән сүземә каршы: "Ә нигә җырчы булып каядыр китәргә? Җыр һәрвакыт минем белән ул. Үземә дә, халык алдында да, кечкенә кызчыгыма да җырлыйм. Менә бу конкурста да җырладым әле. Тамак туйдыру өчен җырлауга караганда, "тамак туйгач" җырлау - минем өчен артыграк", - дип, елмаеп җавап бирде Виталий. Ул хаклыдыр да әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев