Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Эх, бәрәңге...

Авыл кешесен иң борчыганы - бәрәңге. Шуны ничә кат чүбен утап, агулап, җәйнең үткәнен сизми дә каласың. Колорадо кортлары ашап шәрәләнгән, җитәрлек яңгыр яумаганга, яфраклары көя башлаган бәрәңге сабакларына карап - булганы җитәр, дип үз-үзеңне тынычландыргандай итәсең.

Элекке елларда без бәрәңгене бик мулдан утырта идек, чөнки арт-канын сатып, бераз акча юнәтергә була иде. Хәзер дә сатып була анысы, тик бик арзан бәядән. Бәрәңге үстерүнең бер файдасы да юк бүгенге көндә. Элек авыл кешесе ташландык күрше бакчаларга да бәрәңге утыртты, хәзер үз бакчасының яртысына печән чәчә. Ә базарларга үзең алып барып сату турында уйлыйсы да юк, беренчедән, урын өчен әллә күпме түләргә кирәк, икенчедән, шәһәргә алып барып җиткерер өчен бензинын, машинасын табасы (җиңел машинага ике-өч капчыктан артык төяп булмый) һәм башка мәшәкатьләр. Саткан бәрәңгеңнән кергән табыш шуларны капларга гына китә. Әле ул базарларны, ярминкәләрне дә "кара" халыклар басты. Алар бәрәңгене каян аладыр.
Элек бәрәңге сатып, һәр көздә бер яңа әйбер сатып ала торган идек. Балаларга мотоцикл, велосипед дисеңме, өйгә тузан суырткыч, телевизор, суыткыч ише әйберләр дә алган булды.
Авылларда мөгезле эре терлек бетеп бара. Сыер түгел, сарык асрау-чы да юк дәрәҗәсендә. Малы булмаганга күрә дә, бәрәңгене үзенә ашарга җитәрлек кенә утырта кеше. Бакчамдагы бәрәңге, кәбестә, помидор түтәлләренә карыйм да, үз җире булмаган шәһәр кешесенә Ходай үзе ярдәм итсен, дип телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл тормышы