Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Дуслар белән көчле без

"Үстергән дә безне чын дуслык, көч биргән дә безгә чын дуслык..." Совет заманында еш җырланган бу җырның сүзләрен күп­ләр хәтерлидер. Казанның Яңа Савин районы 16 нчы балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирү кысаларында Идел буе һәм Урал арасындагы керәшен, чуаш, мари, удмурт һәм башка халыкларның мәдәниятен, гореф-­гадәтләрен, тарихын барларга...

"Үстергән дә безне чын дуслык, көч биргән дә безгә чын дуслык..." Совет заманында еш җырланган бу җырның сүзләрен күп­ләр хәтерлидер. Казанның Яңа Савин районы 16 нчы балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирү кысаларында Идел буе һәм Урал арасындагы керәшен, чуаш, мари, удмурт һәм башка халыкларның мәдәниятен, гореф-­гадәтләрен, тарихын барларга булды. Бу өлкәдә балалар, тәрбиячеләр, ата-­аналар ярдәме белән бик күп эш башкарылды. Үзебезнең коллектив та күп милләтле. Бигрәк тә бакчабызда бухгалтер булып эшләүче Любовь Кутузова керәшен халкы культурасын балаларга өйрәтүгә зур өлеш кертә.
Бакчабызда уздырыл­ган Питрау, Нардуган бәй­рәмнәре, күргәзмәләр, очра­шу кичәләре - берсе дә Лю­бовь Николаевнадан башка узмый. Менә шундый үз хал­кы, аның киләчәге өчен янып­ көеп яшәүче хезмәттәшебез бар безнең.
"Дуслык купере", "Аңла­ =шабыз дуслык телендә", "Фа­кел дружбы" дигән кичәләр балалар, ата-­аналар, килгән кунаклар күңелендә тирән эз калдырды, халыклар дуслы­ гыннан да кыйммәтрәк нәрсә юк икәненә инанып киттеләр алар. Балалар күңеленә керә­шен кардәшләребезнең моңлы җырлары, "Бас әле станокка", "Түгәрәк" җырлы-­биюле уен­нары, чуаш халкының матур җырлары бигрәк тә хуш килде. Йомгаклап шуны әйтәсе ки­лә: безнең коллективның тәр­бия­-оештыру эше балаларның материалны үзләштерүенә генә кайтып калмый, ә баш­ка халыкларның мәдәниятенә хөрмәт белән карауны, рес­публикабыздагы барлык мил­ләтләрнең дә дус һәм тату яшәүләренә ирешүне күздә тота.
Гөлзада МОСТАФИНА, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев