Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Бәрәкәтле ел булсын

Хөрмәтле укучыларыбыз! Яңа 2015 ел илебез, халкыбыз өчен катлаулы шартларда башланып китте. Украинада, Сириядә һәм кайбер мөселман илләрендә барган болганышлар Россияне дә гаять катлаулы хәлгә куйды. Кырым утравының Россиягә кушылуыннан соң Америка Кушма Штатлары, Көнбатыш Европа илләре тарафыннан кертелгән санкцияләр илебез экономикасына тискәре йогынты ясады. Без хәзер каешларыбызны буарга, җиңнәребезне...


Хөрмәтле укучыларыбыз!

Яңа 2015 ел илебез, халкыбыз өчен катлаулы шартларда башланып китте. Украинада, Сириядә һәм кайбер мөселман илләрендә барган болганышлар Россияне дә гаять катлаулы хәлгә куйды. Кырым утравының Россиягә кушылуыннан соң Америка Кушма Штатлары, Көнбатыш Европа илләре тарафыннан кертелгән санкцияләр илебез экономикасына тискәре йогынты ясады. Без хәзер каешларыбызны буарга, җиңнәребезне сызганырга һәм бары үз илебезгә, үз көчебезгә ышанып, ныклап үз аягыбызга басарга тиеш.

Тезләндерергә теләүчеләр белән дөнья тулган. Нәкъ шул исәп белән, дөньяда информацион сугыш бара. Һәм без, журналистлар, шул аяусыз сугышның нәкъ уртасында калдык. Сүз белән егып та, торгызып та була. Сүз белән хәтта үтереп тә була. Һәм бүгенге көндә иң көчле корал саналган СҮЗ - журналистлар кулында. Сүзне урынлы, дөрес куллану да, информация белән спекуляция ясау да, акны кара, караны ак итеп күрсәтү дә, ак эт бәласен кара эткә сылтау да - журналистның намуслы, белемле, объектив, я булмаса провокация методлары белән эшләүдән чиркану-чирканмавыннан тора.

Узган 2014 елда Украинада, Сириядә, Ливиядә барган сугышларда дистәләгән коллегаларыбыз һәлак булды, тоткынлыкка алынды. Дөреслекнең, объектив информациянең бәясе никадәр кыйммәт икәнен ачык күрдек. "Сүз ирегенә" сылтап, халыкларның дини, рухи кыйммәтләрен мыскыл итүнең дә эзсез генә узмаганына шаһит булдык. Яңа ел Франциянең "Шарли Эбдо" журналы редакциясе хезмәткәрләренең вәхшиләрчә үтерелүе белән башланып китте. Журналистларның кем өчендер изге саналган нәрсәләрне мыскыл итүе аларны үтерү өчен сәбәп була алмый, билгеле, һәм террорчылыкны берничек тә аклап булмый. Шулай да, бу фаҗигале хәлләр Европа җитәкчеләренең күзен ачсын, дини һәм этник кыйммәтләргә сак карарга өйрәтсен, татулыкның тиз уалучан әйбер икәнен искәртсен, рухи һәм дини кыйммәтләрне яклау турындагы документлар кабул итәргә этәрсен иде. Журналның тиражын өч миллионга җиткерделәр, ислам динен тотучыларны мыскыллаган карикатураларны башка матбугат битләрендә дә бастырып чыгару турында сүзләр бара. Бу күңелләргә шом сала. Ничек кенә булмасын, европалыларның аек акылына өметләник, һәм үз илебездә мондый баш-баштаклыкка юл куймау өчен барысын да эшлик. "Сөйдергән дә сүз, биздергән дә сүз" диләр безнең халыкта. Елны бер-беребезне биздерми, какмый-сукмый, бер йодрык булып тупланып башларга һәм исән-имин, татулыкта яшәргә язсын.

Быелгысы елны, хөрмәтле укучыларыбыз, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Хәзерге болгавыр заманда Җиңүнең роле дөнья күләмендә арта гына бара. Тарихны кире язарга, безнең Бөек Җиңүне үзләштерергә теләүчеләр дә юк түгел. Күптән түгел генә Германиягә официаль визит белән барган Украина премьеры Арсений Яценюкның СССРның Германия белән Украинага һөҗүм итүе турындагы сүзләре генә дә ни тора! Сугышны үз башларыннан кичергән, тылда хезмәт куйган әби-бабаларыбыз, бармак белән санарлык булса да, исән-саулар әле. Аларның истәлекләрен яңартыйк, уртаклашыйк, балаларыбызга, оныкларыбызга җиткерик. Сездән, хөрмәтле укучыларыбыз, истәлек-хәтирәләр көтәбез.

Һәм, әлбәттә инде, быелгысы елны да безнең белән калган укучыларыбызга, авторларыбызга, спонсорларыбызга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәсе, бу катлаулы заманаларда дәүләт тә безне ташламас, дип ышанасы килә. Украинада һәм башка "кайнар нокталарда" тынычлык урнашсын, Яңа ел барчабызга иминлек, бәрәкәт алып килсен!

Людмила БЕЛОУСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев