Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

БӘХЕТ ӨЧЕН ӘНИ КИРӘК

Татарстанда яшәүче халыкның 19 проценты - балалар. Бу - 723 мең бала дигән сүз. Кечкенәме ул, зурмы, һәрберсенең үз проблемалары, теләк-хыяллары бар аларның. Кемгәдер матур уенчык, тәмле шоколад кирәк булса, кайсынадыр компьютер, велосипед яки... әни кирәк. Әйе, әни. Соңгы вакытта Россиядә бу мәсьәлә дә актуаль була бара. Тудырган сабыен үлем-китем,...

Язмамның герое - 8 бала анасы, югары белемле, тырыш хезмәтләре өчен Россия Федерациясенең Почет грамотасы белән бүләкләнгән хезмәт ветераны, 1 нче категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Чистай районы Югары Кондрата мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары - Валентина Степановна Чалмаева.

Валя Югары Кондрата авылында сугыш һәм тыл ветераннары Степан Константинович һәм Мария Павловна семьясында дөньяга килә. Аның балачагы, яшьлек еллары матур табигать кочагында, ата-анасы янында эшкә өйрәнеп, эшләп үтә.

Әти-әнисе ягыннан нәселләрендә укытучылар була.

- Укытучы туганнарыма карагач, аларга карата ихтирам, соклану, кечкенәдән алар кебек булырга теләү хисе туа иде миндә. Урта мәктәпне тәмамлаганда, мин инде, кая укырга керәчәгемне, кем буласымны белә идем. Әти-әнием укытучы һөнәрен сайлавыма каршы килмәделәр, шатландылар гына, - дип искә ала Валентина Степановна. Ул Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый һәм туган авылы мәктәбендә эшли башлый. Авылда бу вакытта партком секретаре булып эшләүче авылдашы Чалмаев Иван белән бергәләшеп семья корып җибәрәләр. Озак та үтми, Иван Пантелеевичны колхоз председателе итеп куялар. Ул җитәкләгән кыска гына вакыт эчендә авылда терлекчелек биналары, торак йортлар, чиркәү төзелә.

Ләкин семьяга, матур гына яшәп ятканда, күтәрә алмаслык авыр кайгы килә. Гаилә башлыгы йөрәк өянәгеннән кинәт үлә. Валя тол, өч бала ятим кала. Бер ел буе депрессиягә бирелә ул. Әле дә ярый, бәхетенә күрә, шундый авыр чакларында, ярдәм кулын сузарга әзер торган дуслары, туганнары һәрвакыт янәшәсендә була. Әкренләп үзен кулга ала, яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк бит.

Өч баласын - Олег, Алевтина, Светлананы, көчле рухлы, хезмәт сөючән итеп тәрбияләп, югары белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгара. Хәзер инде читтә яшәсәләр дә, балалары ял саен кайтып, хәлен белеп, булышып торалар. Ике оныгы үсеп килә.

Ә күңелендә бушлык. Иренең, авылны ничек тә бетермәскә иде, дигән сүзләре дә колагында чыңлап тора. Валя үзе ятимлектә үсми, семьяда 10 бала булып гөрләп үсәләр. Ә шулай да ятим балаларны күргәч, йөрәге сыкрап китә. Аларның моңсу карашларыннан гаилә җылылыгы җитмәгәнен күңеле белән тоя ул. Һәм инде үсеп җиткән балалары белән киңәшеп, моннан биш ел элек, балалар йортыннан ике баланы тәрбиягә ала. Озак та үтми, тагы өч бала алып кайта. Хәзерге вакытта Вера, Ксения 8 нче, Оксана 6 нчы, Павел 2 нче, ә Михаил 5 нче классны тәмамлады. Михаилның теләге - Казандагы Суворов училищесына кереп уку. Хәзер аңа анда урнашу өчен документлар туплап йөриләр.

Тәҗрибәле педагог һәм психолог Валентина Степановнага балалар бик тиз ияләшәләр. Ул аларның һәрберсенә шәхес итеп карый, үз балаларыдай якын күрә, тәрбияли. Алар да аңа шул ук эчкерсез ярату белән җавап бирәләр. Рус милләтеннән булуларына карамастан, татарча да яхшы сөйләшәләр, чөнки Валентина Степановна беренче көннән үк аларны татарча сөйләшергә өйрәтә башлый. Бишесе дә гел "4"ле, "5"ле билгеләренә генә укый, төрле түгәрәкләргә йөриләр, мәктәптә үткәрелә торган барлык чараларда да актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

Өйләрендә дә яшәү, ял итү, дәресләргә ныклап хәзерләнү өчен барлык уңай шартлар тудырылган, балалар өчен кирәкле заманча техниканың барысы да бар.

Алар яшәгән йорт балалар тавышыннан гөрләп тора. Бар эшкә дә өйрәнеп үсәләр, бергәләп эшлиләр. Кайсы тегә, чигә, бәйли, кайсы гөлләргә, чәчәкләргә су сибә, кайсы аш пешерү серләренә өйрәнә, ә малайлар кулында чүкеч, пычкы.

Валентина Степановна башлап җибәргән игелекле эшне авылдашлары да хуплап каршы алды. Беренчеләрдән булып, аның туганнары, укытучылар - Анна Гурьянова, Елена Гурьянова, Светлана Новикова өчәр бала тәрбиягә алдылар. Хәзерге вакытта Югары Кондрата авылында 19 ятим бала тәрбияләнә, тагы тәрбиягә алырга теләүчеләр дә бар.

Әйе, менә шулай изге эшләр генә кылып, хезмәт сөеп, тырышып-тырмашып көн күрә Югары Кондрата халкы. Ә җирле үзидарәне авылыбызның асыл ир-егете Валентина Степановнаның иренең бертуган энесе - оештыру сәләте нык булган, үзе дә үрнәк гаилә башлыгы Чалмаев Федор Пантелеевич җитәкли.

Югары Кондрата авылы халкы Валентина Степановна белән горурлана. Аңа исәнлек-саулык, озын гомер тели. Ятим балаларга күрсәткән изгелекләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын, диләр алар алтын йөрәкле авылдашларына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия әни ятимлек ятим балалар