Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

БАЛАЛЫ ӨЙДӘН НУР КИТМӘС

Хатын-кыз өчен яңа туган сабыен күкрәгенә алудан, аның нәни кулларының йомшаклыгын тоюдан да рәхәтрәк, татлырак нәрсә бар микән?.. Кемгәдер үз гомерендә бары бер тапкыр гына ана булырга язган булса, кайберәүләр язмышында мондый бәхет берничә кат кабатлана. Зәй районы Урта Пәнәче авылында яшәүче Светлана Маракина исә нәкъ менә шундый бәхетлеләр рәтендә.

Тукай районы Калинин авылы кызы Светлана үзе дә биш балалы семьяда үсә. Арада иң кечкенәсе ул. Мама белән папаның иркәләп, "үчтекиләп" утырырга вакытлары да булмагандыр инде, шуңа да бик иртә кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үстем, дип искә ала ул балачак елларын. Шунысы кызык: ире Альберт та биш бала арасында соңгысы - төпчек бала. Бүгенге көндә бу ике төпчек үзләре дүрт балага әти һәм әни.

Балалы өйдән нур китмәс, диләр бит. Аларга килеп керүгә йортларының якты, зур булуына игътибар итәсең. Альбертның әти-әнисе салган йорт икән. Светлана шушында килен булып төшкән. Кабат үзләре "пристрой" ясап, тагы да зурайтканнар, котельня ясаганнар. Ишегалдына гараж җиткереп куйганнар. Йортыбыз, чыннан да, иркен, семьяда барлыгы сигез кеше булсак та, барыбызга да урын җитәрлек, ди хуҗабикә. Ял көннәрендә, каникул вакытларында кеше саны тагы да арта бу йортта - туганнар килә, балаларын кайтаралар. Берәү дә кайтмаса, ял көннәре ял көне күк тоелмый, ди ул.

Бәхетле килен дип саный үзен Светлана. Чөнки яннарында һәр эштә терәк, киңәшче булып яшәүче 76 яшьлек кайнанасы Наталья һәм сигезенче дистәне ваклаучы кайнатасы Алексей бар.

- Үземнең папа да, мама да үлеп киттеләр. Әле дә ярый кайнатам, кайнанам бар, аларның мине үз кызларыдай якын итүләре өчен рәхмәтем чиксез. Кайнанам үзе дә 38 ел кайнана белән яшәгән. 19 ел элек мин бирегә килен булып төшкәндә олы кайнанам да исән иде әле. Ходайга шөкер, бер кыек сүз дә ишеткәнем юк. Алар булгач, балалар өчен дә җаным тыныч. Каядыр барасы, чыгып китәсе булса - өйдә тәртип, балалар карау-лы икәнен белеп, тынычлап йөрим, - ди Светлана. - Мин үзем дә әби тәрбиясе күреп үстем. Хәтерлим, яшь чагымда "Мама, минем дә синең кебек кайнана белән яшәп карыйсым килә", дия торган идем. Күрәсең, пәрештәләрнең "Амин" дигән чагына туры килгән. Хәзер менә үземә уртанчы кызым шулай дип әйтә, - ди ул.

- Балаларның тигез тормышын күрүдән дә куанычлырак нәрсә юктыр. Алар өчен сөенеп яшибез. Балаңның баласы - балдан татлы, дип дөрес әйтәләр. Үзебез, балалар үстергәндә, эштән кайтып кермәдек, әби-бабай булгач, оныкларның рәхәтен, тәмен белеп кенә үстерешәсе килә, - дип сүзгә кушыла Натук түти.

Без килгәндә, өлкәннәр белән кечкенә Аркадий гына өйдә иде. Өч тутасы да мәктәптә укуда. Киләсе айда ике яшен тутыручы энеләрен алар башкаларга караганда да ныграк яраталардыр әле. Шулай булмаса, бусагадан керүгә, берсен-берсе бүлдереп, әниләреннән аның турында сорашырга тотынырлар идемени?

- Берәр яңа сүз әйтмәдеме, нәрсә эшләде, кайсыбызны сорады, ашадымы-йокладымы? - дип аптыратып бетерәләр. - Олы кызыбыз Наташа аерата кайгырта энесен. Үзе баш бала булгангамы икән, ничектер аңлап, аналарча җаваплылык тоеп карый, - ди мамалары.

- Әби-бабай, кызлар булгач, бала үстерүнең авырлыгын күрмим, дисез. Булгач-булгач, бишенчесен дә алып кайтырга исәпләмисезме? - дип кызыксынам үзеннән.

- Өч кыздан соң кабат бала алып кайтырмын, дип башыма да китермәгән идем, Альберт "Кызлар очар да китәр, үзебезгә генә күңелсез булыр. Әйдә, дүртенчесен алып кайтыйк, дип күндерде. Өч Пәнәчегә беренчеләрдән булып без дүртенче бала алып кайттык. Боларын сау-сәламәт үстерергә язсын!

- Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Икегез дә хезмәт сөючән, тырыш кеше. Балаларыгызның һәрберсе турында аерым-аерым ни әйтә аласыз?

- Беләсезме, дүртесе дүрт төрле алар, берсенең характеры икенчесенә охшамаган. Наташабыз - баш бала, зурысы. Аңа Натук әбисе хөрмәтенә шушы исемне бирдек. Быел 11нче классны бетерә. Теләге - медсестра булу. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнеп йөри. Бик сабыр, олыларча фикерли, төптән уйлап эш итүчән, беркайчан да ашыгып нәтиҗә ясамас. Алена - уртанчы кызыбыз. 10нчы класста укый. Аркадий белән икесенең дә туган көннәре бер - 18 декабрьдә. Алена - чисталыкны ярата, һәр нәрсәдә җитез, өлгер, игътибарлы ул. Аптырап, югалып кала торганнардан түгел. Марина - алтынчы класс укучысы. Йомшак күңелле, тиз ышанучан, кешеләрне бары яхшы яктан гына күрергә теләве белән аерылып тора. Ә инде кечкенәбез - "исключение". Ул - тәртип ярата. Аның өчен һәр нәрсә үз урынында торырга тиеш - ачык ишекләрне ябып куя, җиңел машинабызның капка төбендә торуын күрсә - папасын җитәкләп алып чыгып, гаражга куйдыртмый тынычланмый. Почтальон гәҗитләр китерсә, бабасына күзлеген китереп бирә, укып бетергәч кабат савытына салып куя. Менә шулай, дүртесендә дүрт холык. Кызларым, әлбәттә инде - зур булышчыларыбыз. Ир-ат эше, хатын-кызныкы, дип тормыйлар. Әтиләре белән печәнгә дә баралар, утын да кисәләр. Савыт-саба юу, җыештыру кебек өй эшләрен чиратка салдылар - бер көнне берсе, икенче көнне икенчесе дежур. Күмәк эшләр булганда, бергәләшеп башкарып чыгабыз.

- Хәзер бер бала үстерүне дә олы эшкә саный торган заман. Ә зур семьяның мәшәкате тагы да күбрәк - юасы, киендерәсе, ашарга пешерәсе, дигәндәй… Күп балалы семья буларак дәүләттән берәр ярдәм бармы?

- Якын кешеләреңне кайгырту, алар өчен ашарга пешерү, озатып калу-каршы алулар - үзе бер рәхәтлек! Безнекеләргә беренче чиратта шулпа булсын. Шуңа һәр көнне 10 литрлы кәстрүл белән аш пешерәм. Пич ризыклары әзерләгәндә, камырны мамадан куйдырам, аныкы яхшырак та уңа, тәмлерәк тә була. Ипине, онны исәпкә алмаганда, һәр нәрсә, Ходайга шөкер, үзебезнеке бит. Сыер, сарык, дуңгыз асрыйбыз. Тавыклар да бар. Сөтне хөкүмәткә тапшырган юк - май язабыз, каймагын аертабыз. Бакча да хәйран зур. Анда үстергән яшелчәләрне тозлыйсын тозлап, салатлар ясап, кышкылыкка күп итеп әзерлибез. Булды, бүтән ясамыйм, дигән чакларымда Альберт, "Матурым, бусы бигрәк тә тәмле килеп чыккан, тагын берничә банка яп инде" дип, "салпы якка салам кыстыруына" - ризалашканымны сизми дә калам, - дип елмая Светлана. - Балаларның һәрберсенә 194 сум юл хакы бирелә. Коммуналь хезмәтләргә 30 процент скидка белән түлибез. Йорт әти-әни исемендә. Торак алырга сораган идек тә, биш бала булу кирәк, диделәр. Һич югы, җир алырга иде, чиратка куярга тиешләр.

- Авылда эш юк. Семьяны туендырып торучы ирегез ничек акча таба? Ата буларак балаларга карата кырыс, таләпчәнме, әллә инде, киресенчә, артык иркәлиме?

- Альберт башта авылда тракторда да, "КамАЗ" машинасында да да эшләде. Колхоз таралгач, үз эшен булдырды. Бүгенге көндә ике "КамАЗ"ы бар. Заказ буенча запас частьлар, төзелеш материаллары ташый. Ерак юлларга да чыгып киткән чаклары күп. Бик бала җанлыклы, тәмле телле ул. Төн урталарында кайтып керсә дә, беренче итеп кызларны карап чыга, аннары кечкенәбезне уятып сөя. Ата кеше буларак, кирәк чакта кырыс та, кирәк чакта сабыйларча да була белә. Балалар, дигәндә, барысына да әзер ул.

Менә шулай гаилә-сендәгеләрнең һәрберсе турында да яратып, җылы итеп сөйли Светлана. Ире Альберт белән бер-берсенә булган мәхәбббәтне олылап яшәүләре күренеп тора. Бүгенге көндә аларның төп максаты - балаларына яхшы тәрбия бирү, олы тормыш юлына чыгару. Янәшәсендә тормыш авырлыкларыннан саклап, ышыклап торучы кыя-таш кебек ире булганда гына, хатын-кыз үзен бәхетле, көчле итеп тоя ала. Ә ана кеше бәхетле икән, димәк, аның балалары да бәхетле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайлар Керәшеннәр әниләр көне Урта Пәнәче Маракиннар