Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

50 ел бергә

1 май көнне Субаш авылы клубында, шушы авылда туып үскән һәм гомер итүче Подъячева Анна һәм Николай гаиләсенең 50 ел бергә яшәүләре хөрмәтенә "Алтын туегыз белән" дигән кичә үткәрелде. Әлеге күркәм, үрнәк гаилә хәзерге көндә дә бер-берсен хөрмәт итеп, күзгә-күз карашып кына яшәүче ике гүзәл зат турында тирә-юньдә белмәгән, аларны...

1 май көнне Субаш авылы клубында, шушы авылда туып үскән һәм гомер итүче Подъячева Анна һәм Николай гаиләсенең 50 ел бергә яшәүләре хөрмәтенә "Алтын туегыз белән" дигән кичә үткәрелде.

Әлеге күркәм, үрнәк гаилә хәзерге көндә дә бер-берсен хөрмәт итеп, күзгә-күз карашып кына яшәүче ике гүзәл зат турында тирә-юньдә белмәгән, аларны хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Шундый кешеләрнең булуы безнең өчен дә куаныч. Матур булып кала белгән шундый парларга карыйсың да, яшәүнең мәгънәсен тоясың.

Аннук түти дә, Николай дәдәй дә авыр елларда - сугыш чорында туган балалар. 1939 елның 25 январенда Пауал дәдәй белән Татый түти гаиләсендә түп-түгәрәк, сау-сәламәт бер малай аваз сала. Нәселебез кимемәсен, нык булсын дип аңа Микуш дигән исем кушалар. Тик сабыйга "әти" сүзен әйтеп үсәргә насыйп булмый. Ике яше дә тулмаган малайның әтисен фронтка озаталар. Ул шуннан әйләнеп кайтмый.

Аннук түти исә 1942 елның 12 июлендә, Питрау көнне, икенче бала булып дөньяга килә. Аннук түти үзенең бала чагын, үсмер вакытын әле дә әрнеп искә ала. Гомерендә бер генә тапкыр да "әти" сүзен әйтә алмый ул. Әтисе яуга киткәндә көмәндә калган сугыш еллары баласы бит ул.

Яшьлек еллары да авыр вакытка, сугыштан соң илне торгызу чорына туры килгән Аннук белән Микуш 6 классны тәмамлауга ук фермага эшкә киләләр. Мәктәптә яхшы укучылардан саналсалар да, укуларын дәвам итәргә мөмкинлекләре булмый аларның - тормыш йөген тартасы бар.

Микуш дәдәй солдат хезмәтеннән соң Субаш бүлекчәсенә, терлекчелек фермасына урнаша. Җәй көннәре көтү көтсә, кышын зоопарникта эшли. Көчле була егет, бар эшне дә кул көче белән башкара. Ике ел эшләгәннән соң шоферлар әзерли торган курсларга җибәрәләр үзен. Шоферлыкка укып кайткач, комбайнга утырталар. Эшләгән кешене бар җирдә дә таныйлар: урагын да ура ул, көтүен дә көтә, каравылда да тора, мәктәп тә җылыта. Ипи пешерү пекарнясында кочегар эшен да башкара...

Анна түти кул белән көненә өчәр фляга сөт сава. "Сөт әчемәсен дип авыр-авыр бедоннарны салкын бассейнга ташулар, малларга барда ташу, иртәнге сәгать 3 тә торып, чиләк-көянтә белән зоопарниктан кайнар су ташулар, ферма мөдире күрмәгәндә, ферма түбәсенә өелгән печәнне йолкып, яшереп сыерларга ашатулар дисеңме, без эшләгәннәр үзе бер тарих итеп язарлык,- ди Анна түти. - Кай арада кайтканыбыз да, кай арада эшкә киткәнбез. Балаларны тәрбияләргә каян вакыт тапканбыз",- дип әле дә шакката ул.

Киңәш-табышка йөгерергә, оныкларын карашып үстерешергә әнисе була шул. Гомер буе сугыштан кайтмаган ирен көтә-көтә, 68 яшенә җитеп гүр иясе булган Үкчи түтине бүген дә юксынып, рәхмәт хисләре белән искә ала Анна түти.

Гел алдынгы булып, исеме мактау тактасыннан төшмәгән, сыер савучы Аннаны районда да бик хөрмәтлиләр. Әле хәзердә йомыш белән барып чыкса, танып алып, әллә каян эндәшәләр үзенә.

Анна түти белән Николай дәдәй бергәләп үзләренә охшаган акыллы, тәүфыйклы, итагатьле 6 бала: 5 кыз, бер малай үстерделәр. Инде һәрбересенең үз гаиләсе бар. Балаларының татлы җимешләре - 8 оныклары үсеп килә.

Кичә барышында Алтын туй ияләре Анна һәм Николай Подъячевлар хөрмәтенә күп җылы сүзләр әйтелде. Алтын туй ияләренә Айдар авылы җирлегеннән, район мәдәният бүлегеннән, дусларыннан бүләкләр тапшырылды. Аларны котлап авыл үзешчәннәре матур җырларын башкарды.

Светлана РОМАНОВА,

Теләче районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев