Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

100 яшьлек Дарҗа әби сугышта калган солдатка тугры яши

"Кыз-әби" исемен йөртүче карендәшебез Теләче районында гомер итә

Теләче районы Иске Карабаян авылында яшәүче Дарья Арсентьева 100 яшьлек юбилеена әзерләнә. 1920 елның 1 июлендә 8 балалы гаиләдә өченче кыз бала булып туган. Ачлык елларында биш малайның өчесен приютларга биргәннәр. Сугыш башлангач, Дарьяның сөйгән егете фронтка китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Дарҗа әби аңа тугры калып, башкаларга сүз дә катмый.

Күп еллар ул сарык фермасында эшләгән, урман кискән, урак урган. Суслангирда окоп казу эшләрендә дә эшләгән. Ул елларның үзәккә үткән салкыннарын, ачлыкны, җылы киемнәр булмыйча, бозланып ката торган чабаталарны әле дә сөйли Дарҗа әби, ди туганнары.

Дарья әбинең тутасы Ульяна (Миңкә) Казанда яшәгән булган. Ире Илларион сугышта китеп үлгән хәбәре килгәч, төп йортка ике баласы белән Дарья түти һәм ата-анасы янына кайта. Тута белән сеңел ике баланы аякка бастыра. Ике кыз туган озак еллар шушы йортта яши. 2008 елда Миңкә түти (Ульяна) үлеп китә.

“Кыз әби” данын йөртүче Дарҗа түти бүгенге көндә тутасының кызы Анстасия гаиләсе тәрбиясендә яши, дип хәбәр итте Дарҗа әбилрнең күршесе Елизавета Ивачева-Митрофанова.  

 

Кызык тормыш, авыр язмыш, гыйбрәтле хәлләр турында Сез дә безгә хәбәр итә аласыз!

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев