Шагыйрә Луиза Янсуар карт бабасы турында: «Ул — безнең нәселнең йөрәк ярасы»
Шагыйрә Луиза Янсуар Микаш карт бабасы турында истәлекләре белән уртаклашты.
Микаш карт бабам турында Янсуар әбием күп сөйли иде. Бик сагына. Аның образына мин язган әсәремдә дә таянам.
Өйдә карт бабайның Германиядән алып кайткан Singer машинасы зур түгәрәк тартмада саклана. Аны ачып, аяк белән эшләтеп җибәреп тегәргә утыру — әби өчен үзе бер ритуал. Сервантта карт бабам әбигә бүләк итеп алып кайткан зәңгәр фарфор тәкә саклана. Ул бик фырт.
Янсуар Микаш бабай гомере буе рус теле белән әдәбияты укыткан, алар — укытучылар нәселе. Өйгә «Роман-газета» һәм бик күп русча периодика яздыртып алдыра торган булган. Ул бездә гомер-гомергә гадәт булып калды.
Русча яхшы белгәнгә, карт бабайны документлар тәрҗемә итәргә еш кына районга, Теләчегә дә чакырып ала торган булганнар. Бабай, Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, берара хатлары булмыйча, югалып торган, инде өйдәгеләр исән икәнлегенә бөтенләй өмет өзә башлаган. Берничә елдан соң гына, әлеге дә баягы Singer машинасын күтәреп, бүләкләр төяп кайтып төшкән. Писарь булып, «штаб документларын тәртипкә китерер өчен» калган, «бик хөрмәтләп, бүләкләр биреп озаттылар» дигән. (Фотода уңнан беренче)
Ә аның әтисе — аны мин кечкенә чакта «Микаш карт карт бабам» йә «землянкадагы бабай» дип атый идем — репрессияләнгән, әмма үләргә барыбер авылга — Янсуарга кайтып егылган. «Шушы туфракны кочаклап үләсем килде», — дигән. Ул — безнең нәселнең йөрәк ярасы. Янсуар әбием Singer ны куеп, тегәргә утырса, аны искә алып гел елый... һәм җырлый иде.
Бу шигырем дә аларны искә алу, рухларына дога булып барсын. Аны язганнан соң безнең хәсрәтләр дә инде тамырдан үзгәрде, алар моны күз алдына китергән булдымы икән ут эченнән чыгып кайткан чагында…
ГАП-ГАДИ
Безнең хәсрәт хәтта хәсрәт түгел,
Хисләр хәрабәсе — гап-гади.
Үлем сызыгында йөргәннәрнең
Исе китмәс иде әллә ни...
Алар бушлат кесәсеннән алып,
Махоркасын җилдә төрер дә,
Һәм саргайган теше белән кысып,
Ютәленә буылып көлерләр.
Көләр алар... Артларында — Әфган,
Артларында — кырыс кырык бер...
Безнең сугыш хәтта сугыш түгел,
Азагы юк хирыс... коллык гел.
Без, җан өчен көрәшәбез, диеп,
Алданабыз, яки алдыйбыз.
Ә чынлыкта бары... очын җуйган
Чынбарлыкны төшкә ялгыйбыз.
Шулай ярый. Пошынмаска артык.
Бу йөрәктә, имеш, җөйләр күп...
Һәр кайтканы — Булат безгә... бүләк...
Һәр тапканы — яңа Зиләйлүк.
Биле нәзек Зиләйлүкләр өчен
Кергәннәрен утка күрмәдем...
Минем буын башка: һәр яңа көн
Алыштырып кия күлмәген.
Юк, янамый аңа һичбер афәт,
Ул кизәнә үзе-үзенә:
Фил кадәрле булып күренә дә
Очып барган чебен күзенә.
Күкрәк кесәсендә хатлар йөртеп,
Исән кайтканнарның әллә ни
Үзгә түгелдер дә сөюләре...
Бераз тугры бары.
Һәм гади.
Луиза Янсуарның ВКонтактедагы битеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев