Кукмара ягыннан ретро фото: Анастасия Васильева оныгы Светлана белән
Әлеге фото белән Кукмара районыннан марафончы Светлана Яковлева уртаклашты.
Мин дә фотоальбомнарны кулга алып фотоларны барладым. Берничә фотоны сайлап алдым. Иң кадерлесе —минем беренче тапкыр фотога тошкәне.
Фотода мин әбием Анастасия Ивановна Васильева (1908-1982) белән Чиябаш авылында кунакта. Бу фото 1966нчы елның 23 сентябрендә төшерелгән. Кызганыч, фотоның авторы билгесез. Әбиемә бу фотода 58 яшь, ә мина бары тик 9 ай гына. Әбиемнең йөзеннән нур бөркелә, чөнки аның алдында беренче оныгы утыра бит!
Мин әби тәрбиясендә үскән бала, шуңа күрә мин аны бик яраттым, беренче ярдәмчесе, сердәше идем. Ул бик матур җырлый, әкиятләр, туган авылы, авылдашлары турында сөйләргә ярата иде. Ник шуларны язып алмадым микән дип уйлыйм хәзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев